Балтач балалары сокландыра
Балтачтагы 5 нче балалар бакчасында «Балтач малае. Балтач кызчыгы – 2024» бәйгесе узды.
Әлеге чарада балалар белән бергә аларның гаиләләре дә чыгыш ясады.
Алар республикабызда яшәгән төрле халыкларның мирасын, гореф-гадәтләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтте. Йолалардан: халкыбызның орчык өмәсе, солдатка озату, талбишек үрү, май канаты ясау, шәҗәрәләр өйрәнү, боз китүне карау, ипи пешерү, утын өю, чабата үрү, удмуртларның – кунак каршы алу, рус халкының кыз баланың чәчен үрү кебек күренешләр күпләр күңеленә хуш килде. Бәйгедә әти-әниләр һәм әби-бабайлар да катнашты.
«Мондый чаралар халкыбызның мәдәни-рухи кыйммәтләрен саклауда, аларны киләсе буыннарга җиткерүдә бик тә мөһим», – дип саный «Ел тәрбиячесе – 2022» республика конкурсы җиңүчесе Гөлназ Закирова.
Чарада район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов та катнашты.
Фотолар Г.Закированың шәхси архивыннан
Комментарийлар