БДИда өстәмә баллар
Пилотсыз очкыч аппаратлары белән идарә иткән өчен БДИга баллар өстәлергә мөмкин.
Чөнки ГТО нормалары комплексы исемлегенә пилотсыз очкыч аппаратлары белән идарә итү буенча сынау керә. Үзгәрешләр быел ук тест рәвешендә кертеләчәк. Киләсе елдан бөтен ил буйлап кертергә җыеналар. Бу хакта 19 майда Тула өлкәсендә узган Россиякүләм физкультура укытучылары съездында Россия спорт министры Михаил Дегтярев хәбәр итте.





Комментарийлар