Логотип Магариф уку
Цитата:

Белгечләр укучыларның гаджетлар куллану вакытын чикләргә киңәш итте

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) укучыларның гаджетларны куллану вакытын чикләргә киңәш итте...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүе буенча, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) укучыларның гаджетларны куллану вакытын чикләргә киңәш итте.

Бүгенге белем бирү процессы интерактив төс ала бара. Шуңа күрә, мәсәлән, 1–3 нче сыйныф укучылары өчен дәрестә интерактив тактаны куллану 20 минуттан, ә 4–11 нче  сыйныфлар өчен  30 минуттан артмаска тиеш. Укыту фильмнарын һәм программаларын күрсәткәндә, биш-җиде яшьлек балаларга – 5–7 минут, 1–4 нче сыйныф укучылары өчен – 10 минут, 5–9 нчы  сыйныфлар өчен  15 минуттан артмаска тиеш, диелә хәбәрдә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ