Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөгелмәдә малайлар «Сәлам» рухи тәрбия курсларында Коръән сүрәләре өйрәнде

Каникул вакытында малайлар Коръән сүрәләре һәм һәрбер мөселман белергә тиешле догалар ятлады.

Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә мәктәп яшендәге малайлар өчен «Сәлам» рухи тәрбия курсларының кышкы сменасы төгәлләнде. Аны Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте оештырды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Каникул вакытында малайлар Коръән сүрәләре һәм һәрбер мөселман белергә тиешле догалар ятлады. Курс мөгаллимнәре алар өчен әхлак дәресләре үткәрде. Шулай ук саф һавада актив уеннар уздырылды, көненә ике тапкыр туклану оештырылды.

Курслар вакытында балалар шәһәрнең Үзәк мәйданындагы шугалакка барды. Алар хоккей уйнады һәм тимераякта шуды.

Курслар төгәлләнгән көнне барлык балалар бүләкләр алды. Аларга дәресләр бик ошады, киләсе каникулларда янәдән очрашырга теләк белдерделәр, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

«Мәктәп бәйрәмнәре» бәйгесендә катнашырга чакырабыз

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» редакцияләре «Мәктәп бәйрәмнәре» дигән өр-яңа бәйге игълан итә.

Быелның башыннан «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» редакцияләре «Мәктәп бәйрәмнәре» дигән өр-яңа бәйге игълан итә. Анда мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, студентлар катнаша ала.

 

Бәйге мәктәп һәм балалар бакчаларында, гомумән, балалар катнашында уза торган һәртөрле кичәләргә яңа сулыш өрү максатыннан үткәрелә.

 

20 майга кадәр төрле гаилә һәм милли бәйрәмнәребезнең: «Каз өмәсе», «Нәүрүз», «Сөмбелә», «Карга боткасы», «Сабан туе», «Сөлге җыю», «Туй йоласы», «Исем кушу», «Бәби чәе»  сценарийлары, киләсе уку елында юбилейлары билгеләп үтеләчәк күренекле шәхесләрнең иҗат кичәләре, сыйныфтан тыш чаралар өчен яңа сценарийлар, төрле котлау, уен, викториналар кабул ителә. 

 

Сыйныфтан тыш чара үрнәкләре заман балаларын кызыксындырырлык булырга тиеш. Балаларның күңел ачуы белән бергә, гореф-гадәтләр, мәдәни традицияләр, әхлакый кыйммәтләр, үзегез яшәгән төбәк үзенчәлекләре дә искә алынсын. Эшләр татар һәм рус телләрендә генә кабул ителә, аларның саны, күләме чикләнми, авторларына кире кайтарылмый. Бәйге шартлары буенча, конкурс эшләре белән бергә, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының уртак комплектына язылу турындагы квитанция күчермәсен дә теркәү сорала.

 

Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә! Беренче урынны алучыга - ипи пешерү җайланмасы (хлебопечка), икенче, өченче урынга электровафельницалар тапшырылачак.

 

Иң яхшы эшләр «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары әзерләгән «Мәктәп бәйрәмнәре» электрон җыентыгында урын алачак.

 

Эшләрне 20 майга кадәр magarif@bk.ru электрон адресына юллагыз.

Катнашыгыз! Мәктәп бәйрәмнәрен бергәләп күңелле һәм файдалы итик! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ