Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтендөнья «Туган тел» җыены – 2026

15–17 апрель көннәрендә Казанда Бөтендөнья «Туган тел» җыены узачак. Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларыннан 800 дән артык катнашучы килүе көтелә.

«Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр. Әлеге гыйбарә җыенның буеннан- буена кызыл җеп булып сузылачак. Туган телне саклыйбыз дибез икән, моны татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гына йөкләү дөрес түгел. Тулы канлы милли балалар тәрбияләү нигезендә фәннәрне туган телдә өйрәнү турында сүз бара. Әлеге җыенда бу максатка ирешүнең заманча ысулларына, фәнни-методик аспектларга басым ясалачак. Шулай ук традицияләр, гореф-гадәт, йолаларны саклау – тәрбиянең асылы. Йолаларны саклау, милли тәрбия юнәлешен «Ак калфак» төбәкара хатын-кызлар оешмасы яктыртачак», – дип ассызыклады Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Делегатлар бөек татар шагыйрьләре Г.Тукай һәм М.Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салачаклар, шулай ук әлеге бөек шәхесләрнең музейлары, «Белем» мәгариф музейлары буенча экскурсия планлаштырыла.

Җыен Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Миили мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Шәрипова җыен кысаларында уздырылачак дискуссион-методик мәйданчыклар эшчәнлегенең үзенчәлекләре белән таныштырды.

«Мәркәзебезгә төрле төбәкләрдән җыелган мәгариф оешмасы вәкилләрен Татарстан Республикасының милли мәгариф өлкәсендәге уңай тәҗрибәсе белән таныштырачакбыз. Уникаль булган 2 нче гимназия, 12 нче кызлар гимназиясе, 18 нче «Галәм» гимназиясе эшчәнлеге – татар телен укыту, милли тәрбия, фәннәрне татарча укыту ягыннан ил күләмендә үрнәк алырлык. Һәр мәйданчыкның эшчәнлеге осталык дәресләре, дәрес фрагментлары, фәнни-методик түгәрәк өстәл форматларын берләштерәчәк».

Программаның тагын бер кызыклы өлеше – катнашучылар 15 апрель көнне «Татарча диктант» язачак.

Чара 17 апрель көнне пленар утырыш белән тәмамланачак. Утырыш алдыннан кунаклар «Татар телен өйрәнүдә инновацион проектлар һәм алымнар» күргәзмәсе белән таныша алачаклар.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ