БРИКС саммиты: Казан Кирмәне диварларында ут тамашасы күрсәтеләчәк
Казан Кирмәне диварларында БРИКС саммитына багышланган ут тамашасы күрсәтеләчәк. Аның нигезенә чарада катнашучы илләрнең тарихи вакыйгалары, мәдәни элементлары, орнаментлары, силуэтлары һәм төрле телләрдә сәламләүләр салынган.
Видеопроекцияне Кирмән диварларында Спас манарасыннан Тайницкая манарасына кадәр 22, 23 һәм 24 октябрьдә күрергә мөмкин булачак. Ут шоуы 17:00 дән төн уртасына кадәр күрсәтеләчәк. Расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр музей матбугат хезмәтендә.
P.S. Соңгы мәгълүматләр буенча әлеге ут шоуын 25 октябрь көнне дә күрергә мөмкин булачак.
Расиха Фаизова фотосы
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Мәскәүдә Тинчурин театры гастрольләре
Башкала тамашачыларына ике спектакль күрсәтеләчәк дип хәбәр итә Тинчурин театры матбугат хезмәте.
11–12 декабрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Мәскәү шәһәрендә гастрольләре узачак.
Тинчуринлылар Россия башкаласында «Театр мимики и жеста» бинасында 11 декабрь 19.00 сәгатьтә «Чулпан» мелодрамасын (автор – Ш.Хөсәенов, режиссер – Р.Гарипова), 12 декабрь 19.00 сәгатьтә «Мәхәббәт баскычы» комедиясен (автор – Ш.Фәрхетдинов, режиссер – Р.Заһидуллин) күрсәтәчәк. Әйтергә кирәк, «Чулпан» спектакле Мәскәү тамашачыларына тәүге тапкыр тәкъдим ителәчәк.
Театр матбугат хезмәте фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар