Логотип Магариф уку
Цитата:

Буа театры җиңү яулаган

Буа театры Тамбов өлкәсенең Мичуринск шәһәрендә «Владимир Зельдин ватанында» дип аталган халыкара фестивальдә ике номинациядә җиңү яулады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. «Без бу фестивальгә Т...

Буа театры Тамбов өлкәсенең Мичуринск шәһәрендә «Владимир Зельдин ватанында» дип аталган халыкара фестивальдә ике номинациядә җиңү яулады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 
«Без бу фестивальгә Тимур Кулов куйган «Шобага» спектакле белән катнаштык»,– дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Театр «Иң яхшы спектакль» һәм «Тамашачы мәхәббәте» номинацияләрендә җиңү яулаган.
 
«Владимир Зельдин ватанында» халыкара фестиваль Мичуринск драмтеатры базасында икенче тапкыр уза. Темасы быел «Галиҗанәп хатын-кыз» дип билгеләнгән. Программага классик һәм заманча спектакльләр, шулай ук СССРның халык артисты Владимир Зельдин репертуарыннан спектакльләр кергән.

17–23 октябрь көннәрендә Минск, Мәскәү, Санкт-Петербург, Буа (Татарстан), Ирбит, Таганрог, Орел, Ельц, Вольск театрлары үз спектакльләрен күрсәткән.
«Шобага» – Буа дәүләт драма театрының фестивальләрдә иң актив катнашкан спектакле.

Фото: Буа театрының матбугат үзәге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ