Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген Казанда Рамил Курамшинны искә алалар

Бүген Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Рамил Курамшинсыз бер ел» дигән музыкаль хатирә кичәсе узачак.

Татарстанның халык артисты, атаклы баянчы Рамил Курамшин – татар музыка сәнгатендә зур урын биләгән шәхес. Оста баянчы булудан тыш,  ул күпкырлы сәләт иясе иде. Көйләр авторы һәм  матур тавышлы җырчы булуын тамашачы яхшы хәтерли. «Иске кара урман» җыры  аның  иң яратып башкарган җырларының берсе булды. Р. Курамшин атаклы җырчы Илһам Шакировның музыканты буларак та тарихка кереп калды.

Бүген узачак кичәдә баянчының замандашлары, сәхнәдәшләре һәм якташлары  чыгыш ясаячак. 

Былтыр гыйнвар аенда баянчының кырыгын уздырганда, аның мирасын барлау системага салу, истәлекләр китабы чыгару зарурлыгы турында да әйтелгән иде. Якташлары әлеге юнәлештә дә эш алып барадыр, дип уйлыйбыз.
 

Мөршидә Кыямова


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ