Булачак инженерлар һәм пилотсыз очу аппаратлары операторлары олимпиадада катнашачак
13 һәм 16 февральдә Идел буе федераль округы интеллектуаль олимпиадасының төбәк этабы ярышлары узачак. Биредә яшь техниклар һәм уйлап табучылар көч сынашачак.
13 февральдә Яр Чаллы «Кванториум»ы «Робототехника» һәм «Проект мәсьәләләрен чишү» юнәлешләре катнашучыларын кабул итәчәк. Мәктәп укучыларына һәм студентларга алгоритмнарны төзү белән беррәттән, инженерлык фикерләүне дә расларга кирәк булачак.
Ә 16 февраль олимпиаданың икенче өлеше Лаеш техник-икътисади техникумы базасында узачак. Әлеге этап пилотсыз оча торган аппаратларга багышлана. Катнашучылар «Пилотлаштыру» һәм программалау юнәлешендә белемнәрен күрсәтәчәк.





Комментарийлар