Логотип Магариф уку
Цитата:

Чаллыда ачык педагогик форум узды

«Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» XII халыкара ачык педагогик форумы Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уза.

Катнаш форматтагы форум Россиянең 33 төбәгеннән һәм 8 чит илдән, шул исәптән Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Алжир, Тунис, Кытай һәм Һиндстаннан меңнән артык катнашучыны җыйды. Бу хакта Чаллы университеты матбугат үзәге хәбәр итә. 

Университет ректоры Әлфинур Галиәкбәрова билгеләп үткәнчә, “Гадәттәгечә, безнең форум мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен ачык мәйданчык булып тора. Форумның мөһим үзенчәлекләренең берсе – аның эшенә  яшь белгечләрне актив җәлеп итү. Чараның максаты – мәгариф өлкәсендә алдынгы галимнәр һәм педагогик хезмәткәрләрнең тәҗрибәләре белән уртаклашу, укытучыларның һөнәри компетенцияләрен камилләштерү, уку процессына заманча технологияләрне кертү мәсьәләләре буенча фикер алышу". 

16 майда Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театрында форумның пленар утырышы узды. Биредә шулай ук интерактив күргәзмә мәйданчыклары эшләде, катнашучылар инновацион эшләнмәләр һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлар белән таныша алды . 

Көннең икенче яртысында форум эше университет мәйданчыгында дәвам итте. Катнашучылар сигез тематик юнәлеш буенча секцияләрдә катнашты. Секция утырышлары кысаларында суверен мәгариф системасына, инклюзив практикаларга, югары уку йортында һәм мәктәптә тарихи белем бирү перспективаларына кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды. 

Моннан тыш, университетның белем бирү процессын цифрлаштыру өлкәсендәге казанышлары «Педагогик эшчәнлекнең цифрлы симуляторын булдыру һәм белем бирү процессына кертү технологиясе» Бөтенроссия семинар-практикумы эше кысаларында тәкъдим ителде. 

"Без семинарда катнашучыларга проект төркеменең соңгы 4 елдагы эш нәтиҗәләрен тәкъдим иттек. Цифрлы стимулятор аша студент үзен виртуаль сыйныфта, виртуаль укучылар белән дәреснең барлык этапларын уза ала. Бу  – студентларны практикага кертеп җибәрү өчен нәтиҗәле ысул”, – дип ассызыклады семинар-практикум модераторы, башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире Ирина Захарова. 

17 майда форум кысаларында Бөтенроссия ата-аналар җыелышын уздыру планлаштырыла. Анда балаларның цифрлы куркынычсызлыгы һәм башлангыч мәктәп яшендәге баланы тәрбияләү үзенчәлекләре турында фикер алышачаклар.

Фото: Чаллы университеты матбугат үзәге 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ