Логотип Магариф уку
Цитата:

Чирмешәннең кадетлар мәктәп-интернатында хәрби ант бирделәр

Чирмешәннең Советлар Союзы Герое Иван Конев исемендәге кадетлар мәктәп-интернатында хәрби ант кабул итүгә багышланган тантаналы бәйрәм үткәрделәр. Әлеге чара матур традициягә кергән. Биредә 5–11 нче с...

Чирмешәннең Советлар Союзы Герое Иван Конев исемендәге кадетлар мәктәп-интернатында хәрби ант кабул итүгә багышланган тантаналы бәйрәм үткәрделәр. Әлеге чара матур традициягә кергән. Биредә 5–11 нче сыйныфларда 150 бала укый, аларга 24 педагог белем һәм тәрбия бирә. Әлеге мәгариф учреждениесендә белем алырга теләүчеләр елдан-ел арта. Бу турыда «Безнең Чирмешән» газетасы хәбәр итә.
«Быел 5  нче сыйныфка укырга керергә теләүчеләрдән алтмыштан күбрәк гариза тапшырылган иде, – ди мәктәп-интернаты директоры Рафаэль Сөләйманов. – Комиссия 30 кешене сайлап алды. Ул – безнең иң зур сыйныф. Мәктәптә республиканың 11 районыннан, хәтта Удмуртиядән һәм Самара өлкәсеннән дә килеп укыйлар. Интернатта читтән килгән 135 бала яши».
14 ел элек ачылган мәктәпне йөздән күбрәк кадет тәмамлады. Алар арасында Рязань, Пермь, Сызрань, Казан шәһәрләрендәге хәрби уку йортларында һөнәр үзләштерүчеләр дә бар. Быел мәктәпне тәмамлаган укучы Данил Чеснаков Петербургтагы хәрби-диңгез академиясенә кергән.
«Бүген кадетлар өчен бик истәлекле, мөһим вакыйга. Сез киләчәктә әти-әниләрегезнең, укытучыларыгызның, Ватанның өметләрен акларсыз, дип уйлыйм. Иң мөһиме: кадет мәктәбенең үрнәк, лаеклы вәкилләре булып калуыгызны телим. Дөньялар тыныч булсын, сезгә сугышлар күрергә язмасын», – диде тантанада катнашкан район җитәкчесе Рамил Айбатов.

Укучыларны мәктәп директоры Рафаэль Сөләйманов, 5 нче сыйныф җитәкчесе Надежда Кириллова, офицер-тәрбияче Пётр Захаров та котлады, укучыларның сәламәт, нык холыклы, батыр, үз максатына ирешә алучы, сәләтле яшьләр булуларын теләделәр.
Шунысы да кызыклы: 5 нче сыйныф укучылары арасында быел кызлар күп. Шуларның берсе – Җәлил бистәсеннән килгән Аделина Дещеня-Стриж – кечкенәдән үк хәрби булырга хыялланган.

Фото:  «Безнең Чирмешән» газетасы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ