Логотип Магариф уку
Цитата:

Цифрлар министрлыгы: 70 меңнән артык ата-ана яңа «ТР Электрон мәгариф»кә кушылды

Системага керү өчен ул ике ысул бар.

Татарстан Цифрлар министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин телеграм-каналында белдергәнчә, бүгенге көндә республикада яшәүче 70 меңнән артык ата-ана «Татарстан Республикасы Электрон мәгариф» системасына мөстәкыйль рәвештә кушылган.

«Әлеге вакытта уку-тәрбия процессы штат режимында бара. 22 гыйнвардан соң республиканың мәгариф учреждениеләрендә расланган даими расписание барлыкка киләчәк һәм барлык оештыру мәсьәләләре хәл ителәчәк», — дип белдерде министр.

Системага керү өчен ул ике ысулны атады: Россия дәүләт хезмәтләре порталындагы Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы (ЕСИА) аша яки баланың логин һәм пароле ярдәмендә — аны 22 гыйнвардан соң мәктәпләрдә алырга мөмкин.

Исегезгә төшереп китик, 2024 елның 1 гыйнварында 17:00 сәгатьтә бу мәсьәлә буенча ата-аналар җыелышы узачак. Фикер алышуның темасы: "Мәгълүмати технологияләрдә киләчәкне сайлау". Очрашу Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин рәислегендә онлайн-режимда узачак.

Җыелыш эшендә ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрлыгы, ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсе, шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге буенча дәүләт инспекциясе идарәсе вәкилләре катнашачак.

Тоташу өчен сылтама: https://sferum.ru/?broadcast=-212028704_456239039

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ