Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәресләрдә кәрәзле телефоннар куллану тыелды

Чәршәмбе Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов Гомумроссия ата-аналар җыелышында  «Кәрәзле телефоннар куллану балалар сәламәтлегенә йогынты ясый, Россия мәктәпләрендә бу уку елыннан алып яңа...

Чәршәмбе Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов Гомумроссия ата-аналар җыелышында  «Кәрәзле телефоннар куллану балалар сәламәтлегенә йогынты ясый, Россия мәктәпләрендә бу уку елыннан алып яңа санитар кагыйдәләр нигезендә дәресләрдә кәрәзле телефоннар куллану рөхсәт ителми» дип хәбәр итте.
"Дәресләргә килгәндә, яңа санитар кагыйдәләр нигезендә, бездә бу уку елыннан бирле кесә телефоннары дәресләрдә файдаланырга ярамый, дип ассызыклыйм. Дәресләрдә кәрәзле телефоннар укучыларны дәресләрдән читкә алып китмәсен иде", – дигән ул.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте искәртеп узганча, сүз кесә телефоннарыннан гына файдалану турында бара. Ягъни аларны дәрес вакытында компьютер яки планшет урынына кулланып булмый.Чөнки мондый гаджетларның экраны кечкенә, ә бу күзләрнең бозылуына китерергә мөмкин.
Шулай да министр, тәнәфес вакытында ата-аналар балалары белән телефон аша элемтәгә керә алалар, дип белдергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ