Логотип Магариф уку
Цитата:

Эчке туризмны үстерү кирәк

Татарстанның эчке туризмны үстерү өчен бөтен шартлар бар...

Татарстанның эчке туризмны үстерү өчен бөтен шартлар бар.  Аның бай тарихлы калалары, кабатланмас тарихи, мәдәни һәм гүзәл табигать объектлары туристларны  үзенә тартып тора. Борынгы Казан, Алабуга, Чистай, Болгар, Биләр, Тәтеш  калалары, Идел, Кама елга буйларындагы табигый тыюлыклар  шундыйлардан.

Болардан тыш Татарстанның көньяк-көнчыгышы төбәкләрендә, Кама Тамагы, Арча, Саба, Кукмара районнарында туристларны кабул итәргә әзер булган табигый, тарихи, мәдәни объектлар урнашкан,  киләчәктә аларның  потенциалын ачасы бар. 

Республикабызда туристлык тармагын үстерүгә зур игътибар бирелә. Узган ел сәфәр кылучылар 3,7 млн булса,  2023 тә аларның саны 4 миллионнан артып киткән. Киләчәктә бу санны арттыру өчен «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектында каралган  мөмкинлекләрдән  файдаланырга кирәк. Шул җирлектә республиканың туристлык үзәкләрендә яңа кунакханәләр төзергә, туристлык инфраструктурасын үстерергә, шәһәр читендә ял объектлары  төзергә мөмкин булачак.

Шуны да өстик: федераль дәрәҗәдә «Лаеш» дип аталган яңа туристлык территориясен булдыру проекты хупланды, бу Кама ярында ел әйләнәсе эшләүче курорт биналары  төзергә мөмкинлек бирәчәк.

«Бөек Идел юлы»  маршрутлары буенча Татарстан, Марий Эл, Чувашиянең су  юллары аша сәяхәтләр оештырылачак.

 Альберт САБИР
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ