«Эфир» телеканалы «Белем дөньясы»программасының яңа сезонын ача
Һәр чәршәмбе көнне 18:30 сәгатьтә «Эфир» телеканалында тамашачыларны «Белем дөньясы» программасының яңартылган чыгарылышы көтә. Проект ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча гамәлгә ашырыла.
“Белем дөньясы " – уку процессы турында сөйләүче телевизион мәйданчык. Шулай ук тапшыру мәктәпләрнең дәрестән тыш тормышын да яктыртачак. Яңа сезонда проект авторлары профориентациягә басым ясыйчак. Республиканың колледж һәм югары уку йортлары турында репортажлар каралган, бу үз чиратында укучыларга һөнәрләр дөньясында ориентлашырга ярдәм итәчәк.
Тапшырулар – татар телендә барачак, рус телле тамашачылар өчен субтитрлар каралган. Программаның кабатлануын пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә көндезге эфирда күрергә мөмкин.
Проект Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар