Энгель Фәттахов: "БДИ нәтиҗәләре – мәктәпләрдәге укыту-методик эшнең сыйфат күрсәткече"
"Быел БДИ вакытында тәртип бозулар чагыштырмача азрак булды, имтиханнар гадел һәм объектив үтте. Барлыгы 11 протокол төзелде (2013 елда - 65). 3 укучы шпаргалка һәм кесә телефоны кулланган өчен имтиха...
"Быел БДИ вакытында тәртип бозулар чагыштырмача азрак булды, имтиханнар гадел һәм объектив үтте. Барлыгы 11 протокол төзелде (2013 елда - 65). 3 укучы шпаргалка һәм кесә телефоны кулланган өчен имтиханнан чыгарылды (2013 елда - 33)", - диде Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгендә 2014 елдагы бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә барышында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.
Министр сүзләренә караганда, Татарстан укучылары 4 нче сыйныфтан башлап гадәти режимда БДИга охшаган аттестация үтә башлар дип планлаштырыла. Әлеге формат балаларга контроль бәяләү материаллары биремнәрен чишәргә ияләшә торырга һәм артык дулкынланмыйча, бердәм дәүләт имтиханын гадәти хәл буларак кабул итәргә ярдәм итәчәк.
БДИ системасы елдан-ел объективрак була бара һәм укытучыларны тагын да сыйфатлырак эшчәнлек алып барырга өнди. “Биредә без методик үзәкләр алдына гаять зур бурычлар куябыз. Укыту-методик эшчәнлекне тагын да активлаштыру кирәк. Без илебездәге иң алдынгы ысулларны кулланабыз, акрынлап Сингапур технологияләрен кертәбез. Укытучыларыбызның квалификациясен арттыру юнәлешендә бик зур эш алып барыла. Яхшы нәтиҗәләр күренә, тик бездә зур борчу уята торган предметлар да бар. Мәсәлән, физика – бүген безнең иң көчсез ягыбыз. Быел 5930 укучы физикадан БДИ тапшырды, алар җыйган уртача балл – 47,7. 2013 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, ул 11,3 баллга түбәнрәк. Физикадан имтихан тапшыручыларның 16 проценты минималь баллны да җыя алмаган. Эшләрне анализлау укучыларыбызның электродинамика һәм динамика буенча биремнәрне чишү осталыгы булмавын күрсәтә”, - диде ТР мәгариф һәм фән министры.
Министр сүзләренә караганда, бүген сыйфатлы белем бирү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Авыл мәктәпләренең материаль-техник базасы шәһәрләрнекеннән бик азга гына калыша. Укытучыларның хезмәт хакы да сизелерлек күләмдә артты. Ул аена уртача 30 мең сум тәшкил итә.
“Мәгариф белән идарә итүче муниципаль органнарга үзләренең методик хезмәтләре белән берлектә тапшыру өчен мәҗбүри булган предметлар буенча гына түгел, калганнары буенча да БДИ нәтиҗәләрен игътибар белән анализлау мөһим. Без әлеге нәтиҗәләр белән килешә алмыйбыз. Балалар кайда да бер, тик Бөгелмә районында - ел саен БДИ нәтиҗәләре югары, Буа, Әгерҗе, Югары Ослан районнарында ел саен түбән”, - дип ассызыклады Энгель Фәттахов.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкләргә мәктәп, район яки укытучы эшчәнлеген бәяләгәндә, бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре күрсәткечләрен кулланмаска тәкъдим итте. Тик шулай да, узган елгы белән чагыштырганда, быел бердәм дәүләт имтиханы объективрак үтте һәм конкрет районнарның мәгариф системасының чынбарлыктагы торышын күрсәтте. “Татарстанда уртача күрсәткечләр, рус әдәбиятыннан тыш, бөтен предметлардан да Россия буенча уртача баллардан югары. Тик бу тынычланыр өчен сәбәп түгел. Без хәзер бөтен проблемалы өлкәләрне күрәбез һәм алар өстендә җентекләп эшләргә кирәк”, - дип искәртте министр.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова быел БДИның төп этабында 19 мең тирәсе укучы катнашканлыгы турында әйтте. Татарстанда чыгарылыш укучылары сайлап алырга мөмкин булган предметлардан җәмгыять белеме, физика һәм биология предметлары беренче урында тора. 2013 ел белән чагыштырганда, быел аппеляцияләр күбрәк бирелгән. Ул шулай ук мөрәҗәгатьләрнең 14 проценты гына уңай нәтиҗә биргәнлеген, гаризаларның күпчелеге С өлешендәге биремнәр эшләнелмәгән булу сәбәпле каралмаганлыгын әйтте.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайты материаллары буенча.
Комментарийлар