Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәрит Мөхәммәтшин укытучылар арасында волейбол ярышларын үткәрү тәкъдимен хуплады

Укытучылар арасында волейбол ярышларын оештыру турындагы тәкъдимне Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасының Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин хуплады.Берничә мәктәпн...

Укытучылар арасында волейбол ярышларын оештыру турындагы тәкъдимне Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасының Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин хуплады.
Берничә мәктәпнең инициативасы федерация президиумы утырышында яңгырады, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.
«Бу кызыклы инициатива игътибарга һәм ярдәмгә лаек. Һичшиксез, безнең федерация массакүләм волейболны үстерү белән кызыксына. Укытучыларның волейбол хәрәкәтендә катнашуы да әлеге спорт төрен популярлаштыруга ярдәм итәчәк. Шуңа күрә, киләчәккә калдырмыйча, федерациягә яңа проектны оештыру мәсьәләләрен өйрәнергә кирәк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент башлыгы волейболның халык арасында популярлаша баруын, яңа дисциплиналар үсүен, яңа проектлар эшли башлавын әйтте. Ул федерациянең төп максаты булып республикада массакүләм волейболны профессиональ спорт белән беррәттән үстерү торганын искәртеп үтте.  
«Татар-информ»

Фото: Pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ