Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск районының химия-технология лицее белән танышты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Менделеевск районында булды. Ул район Советының хисап сессиясендә катнашты. Утырышка кадәр «Менделеев токымнары» 3нче химия-технология лицеенда педагоглар һәм укучылар белән очрашты, белем бирү программалары белән танышты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике ел элек лицейда капиталь ремонт үткәрелгән, өч ел элек «Аммоний» предприятиесе ярдәмендә интерьер тулысынча яңартылган, уку кабинетлары модернизацияләнгән, биология, химия, физика, информатика, робот техникасы буенча профильле предмет кабинетлары җиһазландырылган, тирә-як территория төзекләндерелгән һәм яшелләндерелгән.

Мәктәп директоры Евгений Ямщиков ассызыклап үткәнчә, лицейда биологик микролаборатория, химия һәм физика буенча цифрлы лабораторияләр эшли.

2024 елдан лицей ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ һәм «Аммоний» җәмгыяте оештырган химия һәм химия технологиясе буенча «Менделеев токымнары» Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын үткәрү мәйданчыгы булып тора. Узган ел бәйгедә Россиянең 52 төбәгеннән, Беларусь һәм Казахстаннан 732 укучы катнашты, шуларның 72 се финалга чыкты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ