Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан вакытыннан алда китүе турында игълан итте
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында рәсми рәвештә игълан итте.
Аның сүзләренчә, әлеге карар алдан уйлап, төптән анализлап кабул ителгән.
«Минем тарафтан вәкаләтләремне вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде. Гаризаны имзалап, секретариатка тапшырдым», – дип белдерде ул.
Шулай ук ул утырыш барышында бу көннең үзе өчен аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады:
«Кадерле дуслар! Минем өчен бүген мөһим көн. Бүгенге утырыш аерым бер үзенчәлеккә ия. Рәсми вәкаләтләремне туктату турында игълан итәм. Бу уйланган, төптән кабул ителгән карар», – диде Мөхәммәтшин.
Әлеге утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Чыгышы вакытында Фәрит Мөхәммәтшин аерым рәвештә Минтимер Шәймиевкә рәхмәт сүзләрен җиткерде, аның республика үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте.
Фото: Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Комментарийлар