Логотип Магариф уку
Цитата:

Фатирыңда салкын – нишләргә?

Шәһәр халкы кышкы сезонга кергән саен, фатирларында салкын булудан зарлана...

Шәһәр халкы кышкы сезонга кергән саен, фатирларында салкын булудан зарлана. Икенчеләре исә краннан кайнар урынына җылымса су агуына аптырап  идарәче компанияләргә шикаять яза. Урамнарның үз вакытында чүпләрдән, кардан  тиешенчә чистартылмаса да, фатир хуҗаларыннан зур түләүләр алыну да күпләрне борчый. Торак-коммуналь хуҗалыгы  өлкәсендә җәмәгать контроле  региональ үзәге  күзәтүләреннән күренгәнчә, иң күп шикаятьләр көнкүреш калдыклары өчен түләүләргә бәйле. Аннан соңгылары  су, җылылык, электр белән тәэмин итүгә кагылышлы хезмәт күрсәтүләргә һәм түләүләргә бәйле. 


Бу тармакны ничек итеп тәртипкә салырга соң? Бу мәсьәләне хәл итүне югары даирәләрдә утыручы түрәләр дә, сайлаулар алдыннан  депутатлар  да вәгъдә итеп килә. Әмма проблема кала, ЖКХ өлкәсендәге    җәмәгать контроле региональ үзәк ассоциациясе башкарма директоры  Дмитрий Романов фикеренчә, күп  фатирлы йортларда яшәүчеләр килеп туган мәсьәләләрне бергәләп хәл итү юлларын карарга тиеш. Бу уңайдан идарәче компанияләргә һәм башка оешмаларга мөрәҗәгать иткән очракта да, һәр  шикаятьтә бер генә проблеманы күтәрү,  уңай нәтиҗәләр бирә,  ди җитәкче.


Үзәк бу өлкәдә халыкка эшлекле ярдәм күрсәтеп килә, бу эш аерым очрашулар вакытында да, онлаен-форматта да башкарыла. Фатир хуҗалары үзләре кызыксындырган  сорауларга җавапны әлеге оешманың сайты аша да таба ала.


Альберт САБИР
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ