Логотип Магариф уку
Цитата:

Фатих Әмирханның милләт үсешендә роле

Татар дөньясы быел күренекле татар язучысы, драматург, публицист, әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның 140 еллыгын билгеләп уза. Бу уңайдан башкалабызда төрлеләрдән төрле чаралар оештырыла. Иң куанычлысы: олуг юбилейга әдипнең алты томлыгы дөнья күрде.

Бүген ТР Фәннәр академиясендә “ХХ гасыр иҗтимагый-мәдәни контекстында Фатих Әмирхан дигән халыкара фәнни конференция уза. 19–20 февральдә үтә торган фәнни җыенга  Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркиядән, шулай ук Мәскәү, Махачкала, Чебоксар, Уфа, Саранск һ.б. шәһәрләрдән дә галимнәр килде. Фәнни конференцияне Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештыра. 

Бүген шулай ук киң җәмәгатьчелеккә Фатих Әмирхан әсәрләренең алты томлы академик басмасы тәкъдим ителде. Фәннәр академиясенең фойесында күргәзмә эшләде.

Биредә классик әдипнең үз куллары белән язылган кайбер әсәрләреннән өзекләрне саклаучы дәфтәрләр, хатлар һәм язучының дуслары белән төшкән үзенчәлекле фотоларының төп нөсхәләрен, күпсанлы китапларын күрергә мөмкин.

Пленар утырышта чыгыш ясаган галимнәр ХХ гасыр башындагы татар милләтенең лидерлары һәм Ф.Әмирхан, ХХ гасыр татар мәдәнияте контекстында Әмирханның әдәби һәм публицистик иҗаты: проблематика, поэтика, рецепция; ХХ гасыр башындагы иҗтимагый-мәдәни процессларда татар интеллигенциясе  һ.б. темаларны кузгатты. 

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкат Миңнеханов фәнни форум кунакларын сәламләде, үз чыгышында татарның күренекле шәхесләрен популярлаштыруда галимнәрнең ролен билгеләп узды. 

«2026 ел Татарстанда чын мәгънәсендә юбилейлар елы», – ди Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков.

– Юбилейлар елына стартны Ф.Әмирхан бирде. Татар әдәбият тарихында, аның иҗтимагый тормышында гаять тирән эз калдырган Ф. Әмирхан үзенең күпкырлы иҗаты белән аерым урын алып тора. Әдипнең үткен сатирик тел белән иҗат ителгән әдәби публицистик әсәрләрендә милләт язмышы өчен борчылу, аны югары мәдәниятле, алдынгы карашлы итеп күрергә теләве беренче планда тора”.

Әмирханның алты томлыгын әзерләүдә шактый көч куйган филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина Тукайның дусты, татар тарихында тирән эз калдырган шәхесне җентекләп өйрәнгән олпат галимнәребездән санала. Бүген дә ул башкалардан аермалы буларак чыгышын фәкать татар телендә генә ясады.

– Ул үзен милләтпәрвәр  фикер иясе, сәясәтче, дөнья һәм рус җәмгыятендәге хәлләрдән хәбәрдар, күп укый торган шәхес итеп таныта. Аның иҗтимагый-сәяси язмалары белән танышканда, бер нәтиҗә тынгы бирми: әгәр авыруы булмаса, Әмирхан татар халкының иң кыю сәясәтчеләреннән берсе, Дума депутаты, сәяси әйдаман булыр иде, дип үз фикерен белдерде Дания ханым. 

Татарстанның халык шагыйре Газинур Моратов, Казандагы Әмирхан проспектына күпкырлы шәхеснең һәйкәлен урнаштырырга кирәк, дигән фикерен яңгыратты.  Моннан тыш, фәнни конференциянең пленар утырышында Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстаннан килгән галимнәр дә чыгыш ясады. 

Исегезгә төшереп узабыз: Фатих Әмирхан 1886 елның 1 гыйнварында Казанда мулла гаиләсендә туа. ХХ гасырның үзенчәлекле шәхесе.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ