Логотип Магариф уку
Цитата:

Фаяз Хуҗин: "Язмыш миннән археолог ясады" 

Август ае – Татарстаныбыз, археология белән тыгыз бәйләнештә булган ай: әйтик, 30 август – Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көннәре булса, 15 август – археологларның һөнәри бәйрәме. Өченчедән,...

Август ае – Татарстаныбыз, археология белән тыгыз бәйләнештә булган ай: әйтик, 30 август – Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көннәре булса, 15 август – археологларның һөнәри бәйрәме. Өченчедән, күренекле татар археологы, Идел Болгарстаны тарихын өйрәнүче олуг галимебез Фаяз ага Хуҗин өчен дә август – истәлекле ай:   ел да шушы айның берендә ул үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә, һәм быел исә Фаяз аганың археология дөньясына аяк басуына да төп-төгәл илле ел икән. Тагын бер сөенечле яңалык: «Мәгариф» журналының август санының төп герое да – Фаяз ага. Тышлыгында ук – аның фотосы. Археолог галимебез белән булган әңгәмәне дә журнал укучылары игътибарсыз калдырмас дип уйлыйм.

– Фаяз әфәнде, Сез Зәй районының Бигеш урта мәктәбен тәмамлагансыз. Ялгышмасам, заманында ул республикабызның иң алдынгы мәктәпләренең берсе иде.
– Дөрес әйтәсез. Монан дүрт-биш ел элек мин аның 125 еллык юбилеена багышлап «Бигешем – яшел бишегем, мәктәбем – яшьлегем тугае» дигән саллы гына бер китап та язып чыгарган идем. Бай тарихлы мәктәп! Мин укыган чорда мәктәбебездә өч тарих укытучысы бар иде. Югары сыйныфларда безне Фәхразый абый Ситдыйков укытты, киләчәктә миннән тарих укытучысы чыгачагына ышанып йөрде. Безнең мәктәпне тәмамлаган укучыларның бик күбесе укытучы һөнәрен сайлады. Әлбәттә, юктан гына түгел. Фән юлыннан китүчеләр дә күп. Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты академик Мансур Хәсән улы Хәсәнов безнең мәктәп укучысы иде. Фән докторларын һәм кандидатларын санап та тормыйм. Профессор Равил Афзал улы Низамов 1980 – 1990 елларда Татарстан мәгариф министры булып эшләде. Алар – мәктәбебезнең горурлыгы.
– Үзегез сайлаган укытучы һөнәрен калдырып, галим булып китүегезне ничек аңларга?
–1968 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетына укырга кергәч, башым күккә тиде – биредә археология фәнен дә укыталар икән. Укытучыбыз – профессиональ археолог Елена Александровна Халикова! Соңыннан, җәй көне, Биләргә практикага киттек. Җитәкчебез – профессор Халиков! Менә шул чакта инде мин бу фәнгә чынлап торып гашыйк булдым. Ел саен җәйге каникулда экспедицияләргә йөрдем, күп нәрсәләргә өйрәндем. Археология белән җитди кызыксынуымны сизеп, Альфред Хәсән улы мине 1974 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының археология һәм этнография бүлегенә эшкә чакырды. Мәктәптән китәргә туры килде. Эшләдем һәм шул ук вакытта аспирантурада да укыдым. Быел менә минем археолог булып эшли башлавыма ярты гасыр була. Үзенә күрә бер юбилей! Күрәсез, мин педагогика институтына тарих укытучысы булам дип кергән идем, язмыш миннән археолог ясады.

– Фаяз абый, матбугатта басылган язмаларыгыз, саллы тарихи китапларыгыз аша журнал укучыларыбыз фәнни-педагогик эшчәнлегегез, археологларыбызның эзләнү-тикшеренүләре барышы белән шактый хәбәрдар. Гаиләгез белән дә беркадәр таныштырсагыз иде.    
– Хатыным Гөлнур – белгечлеге буенча тарихчы, кырык елдан артык мәктәптә эшләде. Без аның белән Биләр экспедициясендә танышкан идек. Ул үзенең укучыларын ел саен казу эшләренә алып килә иде. Гаилә коруыбызга быел 45 ел тула. Бер-беребезне аңлап, тату яшәдек. Сүз уңаеннан әйтеп үтәсем килә: урта мәктәп укучылары өчен «Татарстан тарихыннан хикәяләр» дигән беренче дәреслекне язганда Гөлнурның ярдәме күп булды. Кызыбыз Айшә исә, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлап, дизайнер һөнәрен үзләштерде. Төрек егетенә кияүгә чыкты. Бүгенге көндә Америкада яшиләр. Татарча да, төрекчә дә, инглизчә дә ярыйсы гына сөйләшергә өйрәнеп килә торган Идел исемле кызыбыз-оныгыбыз бар.

Фаяз абый, тел мәсьәләсендә артык тирәнгә төшеп китәсем килми, шулай да милләтебезне, телебезне саклау белән бәйле бер сорау биреп куясым килә. Сезнең археология фәне бу гаять катлаулы проблеманы уңай хәл итүдә нинди роль уйный?
– Ничә еллар инде телебез бетә дип офтанабыз. Тел бит – милләтнең төп билгесе. Моңыбыз да, халкыбызның борынгыдан килгән милли традицияләре югала бара. Хәлләребез мөшкел – моны танырга кирәк! Моңа кадәр телебезне саклап калуда төп роль гаиләгә бирелә иде. Әмма гаиләдә бала аралашу теленә генә өйрәнә ала. Әдәби телгә мәктәптә өйрәнә. Күреп торасыз, республикабызда татар мәктәпләренең саны да кими. Нишләргә? Минемчә, безгә шушы хәлдән чыгу өчен югарыда утыручы җитәкчеләребезгә катгый таләпләр куя башларга вакыт. Күп нәрсәләр аларга бәйле. Милли-төбәк компонентын бит мәктәп программаларыннан укытучыларыбыз түгел, депутатларыбыз чыгарып ташлады. Бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик рус телендә генә тапшыру мөмкинлеге дә югарыдагы җитәкчеләребезнең карары белән эшләнде. Алардан бу мәсьәләләргә яңадан кайтуны таләп итәргә кирәк. Конституция кысаларында!
Археологиягә килгәндә шуны әйтә алам: без халкыбызның борынгы һәм урта гасырлар тарихын, дәүләтчелеген өйрәнәбез. Борынгы бабаларыбыз үзләренең дәүләтләрен русларга кадәр үк төзегән, аларда язмачылык та, шул язмачылыкка нигезләнгән поэзия дә элегрәк барлыкка килгән. Балаларыбызга шушы фактларны гел исләренә төшереп торырга кирәк. Моның өчен, әлбәттә, татар халкы һәм Татарстан тарихы мәктәпләрдә укытылырга тиеш. Болгар цивилизациясе музеена экскурсияләр оештырсыннар. Менә шул вакытта балаларыбызда үз тарихыбызга, телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт уяныр.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ