Фән көнендә Татарстан Фәннәр академиясендә дәүләт бүләкләре тапшырачаклар
Һәр елны 8 февральдә илнең фәнни җәмәгатьчелеге һөнәри бәйрәмен – 1999 елда Россия Президенты указы нигезендә булдырылган Россия фәне көнен билгеләп үтә. Татарстан да әлеге бәйрәмгә кушыла. Аерым...
Һәр елны 8 февральдә илнең фәнни җәмәгатьчелеге һөнәри бәйрәмен – 1999 елда Россия Президенты указы нигезендә булдырылган Россия фәне көнен билгеләп үтә.
Татарстан да әлеге бәйрәмгә кушыла. Аерым алганда, Татарстан Фәннәр академиясендә чаралар үтә. Биредә XXI гасырда кардиология өлкәсендәге казанышлар һәм перспективалар турында Татарстан Фәннәр академиясенең гамәли әгъзасы Альберт Галявич лекция укыячак.
Яңадан сайланган Татарстан Фәннәр академиясе әгъзаларына дипломнар, шулай ук дәүләт бүләкләре һәм академиянең исемле премияләре тапшырылачак. Яшь белгечләрне яшьләр премиясе һәм республика грантлары белән бүләкләячәкләр.
Комментарийлар