Фирая Сабирова: «Яшь буында җенси культура җитми»
Бүген баласызлыкка караш үзгәрде. Бала табарга хыялланучы хатын-кызларда ана булу хисе табигый тоелса, ир-атларга карата ул тойгы азрак кулланыла. Ләкин бу хәзерге шартларда гадел түгел. Бүген ир-атлар арасында бала теләүчеләр хатын-кыз белән чагыштырганда кимрәк түгел. Татарстанда баласызлык проблемасы җитдиме? «Гаилә һәм мәктәп» редакциясен борчыган сорауларга Татарстанның атказанган табибы, репродуктолог Фирая Марат кызы Сабирова җавап бирде.
Бүген баласызлыкка караш үзгәрде. Бала табарга хыялланучы хатын-кызларда ана булу хисе табигый тоелса, ир-атларга карата ул тойгы азрак кулланыла. Ләкин бу хәзерге шартларда гадел түгел. Бүген ир-атлар арасында бала теләүчеләр хатын-кыз белән чагыштырганда кимрәк түгел. Татарстанда баласызлык проблемасы җитдиме? «Гаилә һәм мәктәп» редакциясен борчыган сорауларга Татарстанның атказанган табибы, репродуктолог Фирая Марат кызы Сабирова җавап бирде.
–Фирая Мәхмүтовна, әңгәмәбезне иң элек баласызлыкның сәбәпләреннән башлыйсы килә. Ни өчен хатын-кызлар бүген балага уза алмый?
– Кызганыч, Россиядә һәм дөньядагы кебек үк, Татарстанда баласызлык проблемасы кимеми. Бүгенге көндә 15–17 процент ирле-хатынлы парларның бала таба алмавы хөкүмәтне өстәмә карарлар кабул итәргә этәрә. Медицина алга китүгә карамастан, ир-атларда баласызлык күренеше, хатын-кызларга караганда да, күбрәк күзәтелә. Әгәр унбиш ел элек бу хакта сөйләшкән булсак, хатын-кызларның балага уза алмау cәбәбен аборт һәм инфекция дип атар идем. Хәзер бу сәбәпнең йогынтысы кимеде. Дөрес, инфекция очрагы әле саклана. Ләкин ул аборт ясатканнан гына хасил булмый. Җенси мөнәсәбәтләргә керү яше яшәрүе, беренче очракның 15–17 яшьләрдә башлануы (хәтта иртәрәк тә), җенси партнёрлар алмашынуы ир-атлар һәм хатын-кызларда да хроник инфекцияләр барлыкка китерә. Эндокрин авырулар сәбәпле барлыкка килгән баласызлык шулай ук арта. Ул овуляция процессының бозылуы белән бәйле. Тән авырлыгының чамадан тыш артуы да овуляциянең бозылуына, эндокрин баласызлыкка китерә.
– Экологиянең баласызлык проблемасына йогынтысы турында да сөйләшик әле.
– Хәзер бала таба алмауга әйләнә-тирә мохитнең, яшәү рәвешенең йогынтысы буенча төрле тикшеренүләр уздырыла башлады. Әгәр ир-атлар турында сөйләшсәк, спермограмманы яхшырта торган билгеле бер препарат буенча тикшеренүләр үткәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча ир-атларны ике төркемгә бүләләр: бер төркемдәгеләрнең яшәү рәвешен үзгәртеп, аларга махсус препарат бирелә, ә икенчесендә яшәү рәвешен үзгәрткән ир-атларга бу препарат бирелми. Әлбәттә, препарат кулланылган төркемдә спермограмма күрсәткечләре шактый яхшырган. Ә менә препарат кулланылмаган, ләкин яшәү рәвеше генә үзгәргән төркемдә ир-атларның спермограммасының сыйфаты да яхшырган. Бу – тормыш рәвешенең баласызлыкка туры тәэсирен тулысынча исбатлый. Тукланудагы тайпылышлар, физик күнегүләр булмау, хәрәкәтсезлек, тәмәке, сыра белән мавыгуның баласызлыкка йогынтысын әйтеп торасы да юк. Без егерме ел элек тукланган ризык белән хәзерге азык-төлекне чагыштырып булмый. Дөрес, бүгенге көндә үзенең сәламәтлеген спорт, дөрес туклану аша кайгыртучылар арта бара. Әйтик, бүген ир-ат исерткеч эчемлекләр эчми, әмма сыраны еш куллана. Ә сыра организмда май катламы хасил итә. Химик продуктлар ана карынында булганда яралгыга бик нык йогынты ясый. Зарарлы факторлар нәкъ менә бу бала туып һәм үсеп җиткәннән соң, аларда авырга узу проблемалары китереп чыгарырга мөмкин. Баласызлык проблемасы, репродуктологларның эше, кызганыч, кимеми.
– Ата-аналарда булган баласызлык проблемасы балаларында кабатланырга мөмкинме?
– Пациентларым арасында баласызлыктан дәваланган гаиләләрнең балалары да хәзер шул ук мәсьәлә белән миңа мөрәҗәгать иткән очраклар бар. Ул икенче буында да кабатлана ала. Алда шундый хәл күзәтелергә мөмкин булган парлар, иң беренче булып, баланы табигый рәвештә табарга җентекләп әзерләнергә тиешләр. Мөстәкыйль авырга узарга теләүме, ЭКОмы ул – һәрберсенә җаваплылык белән карарга кирәк. Авырга узганчы, кимендә өч ай алдан ныклап тикшеренү, яшәү рәвешен үзгәртү, организмны кирәкле витаминнар, минераллар белән баету мөһим. Хәтерлисезме, шундый фильм бар иде: йөкле хатын гинекологка килгәч, күкрәк бизләрендә яман шеш барлыгы ачыклана. Җитмәсә, көмәне дә шактый зур сроклы булып чыга. Ананы коткарыр, химиотерапия үткәрер өчен йөклелекне өзәргә мәҗбүр булалар. Бу – ана булырга җыенган хатын-кыз өчен бик олы фаҗига. Мондый хәлләр тормышта еш булмаса да, аны күз алдында тоту комачау итми: авырга узганчы, сөт бизләрен тикшертергә, онкоцитологиягә мазок тапшырырга, эндометриядә, күкәйлекләрдә төрле кыенлыклар булдырмас өчен, кече таз органнарына УЗИ ясатырга кирәк. Тулы тикшеренү, кан анализы ясау, инфекцияләрне ачыклау – болар барысы да авырга узганчы башкарылырга тиеш. Йөкле хатыннар арасында да инфекция буенча мөрәҗәгать итүче хатын-кызлар аз да түгел. Балага узган хатындагы инфекцияне ничек дәвалый алабыз соң, аеруча өч айлык көмәне булган хатын-кызны? Моның өчен тиеш булган антибиотиклар куллана алмыйбыз. Шуңа күрә инфекцияне авырга узганчы дәвалау – беренче шарт. Тикшеренергә ир-ат белән хатын-кызның бергә килүе мәҗбүри. Кайвакыт аның белән булмас кебек тоелган хәлләр дә алга килеп баса. «Үтәр әле, яхшы булыр бар да», русчалап әйтсәк, «Авось пройдёт» дигән нәрсә Россиядә, кызганыч, генетика белән салынган. Безгә бу хәлне үзгәртергә кирәк. Казандагы «Скандинавия АВА-ПЕТЕР» репродуктология клиникасы, иң беренче чиратта, менә шуны максат итеп куя. Ул тәкъдим иткән «Яңа өйләнешүче парлар сертификаты» проекты нәкъ менә аңны, кешенең психологиясен үзгәртүгә юнәлдерелгән.
– Шушы бушлай сертификат ярдәмендә тикшеренү узарга теләүче парлар күпме?
– Чынлап та, бу сертификатны бушлай бирәбез. Шуңа да карамастан, бар кеше дә тикшеренергә ашкынып тормый. Парларның 30 проценты гына сертификат аша тикшеренү узарга теләк белдерә. Үзләре әлеге мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итүчеләр күп түгел. Яшь буынны культурага өйрәтергә кирәк әле.
– Ата-аналар ягыннан җенси мөнәсәбәтләр буенча балаларына тәрбия бирә алмау да әлеге хәлгә сукмак яра кебек...
– Монысы да дөрес. Яшүсмерләр хәзер диспансеризация уза ала. Ләкин гинеколог мәктәпкә килгәч, шактый әниләр, минем баланы карарга кирәкми, үзебез барачакбыз, дип тикшеренү уздырудан баш тарта. Ни өчен әти-әниләр каршы килә? Чөнки аларда мондый культура юк. Ярый, әти-әни мәктәптә кызларын тикшертергә теләмиләр икән, аларны шәхси клиникалардагы гинекологка мәҗбүри алып барырга тиешләр. Мин моны «күбәләк эффекты» белән чагыштырам, ягъни зур булмаган көч куйсаң, зуррак фаҗигаләрдән котылып каласың. Табибка барырга, бар да яхшы икәненә инанырга һәм тыныч күңел белән яшәргә! Яшүсмерләр турында сүз алып барсак, алар өчен профосмотрлар үткәрелә. Кызганыч, әти-әниләрнең аңлап җиткермәве сәбәпле, ул тиешле дәрәҗәдә сыйфатлы узмый. Табиблар гына бар нәрсәне дә колачлый алмый. Җенси тәрбия, иң беренче чиратта, гаиләдән килә. Ә җенси агарту ул – гигиена. Җенси якынлыкка керү, инфекцияләр турында бала белән ничек сөйләшергә кирәклеген башта ата-ананың үзе белүе мөһим. Әниләр кызлары, әтиләр уллары белән әңгәмә алып барса, әлеге кыенлык җиңелрәк хәл ителер иде. Ләкин без сөйләшә белмибез. Безгә ялган оялу комачаулый.
–Бүген белем йортларында яшүсмерләргә җенси темага сөйләшүләр, аңлату эшләре алып барыламы?
– Кайбер мәктәпләрнең алдынгы караштагы директорлары безнең гинекологларга үзләренә килергә һәм чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә. Ә кайдадыр бу юк. Ул системага салынмаган. Димәк, безгә шушы системаны төзергә кирәк әле. Бу мәсьәлә Мәгариф министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы дәрәҗәсендә күтәрелергә һәм оештырылырга тиеш. Моны бүгеннән башларга кирәк. Чөнки бүгенге яшүсмерләр 7–10 ел эчендә репродуктив яшькә керәчәк һәм алар демографик сәясәтебезне билгеләячәк. 90 нчы елларда Гаиләне планлаштыру хезмәте бар иде. Анда контрацепция, җенси дебют һәм аның мөмкин кадәр соңрак булырга тиешлеге турында сөйләделәр. Кызганыч, депутатлар бу системаны якламады, ә киресенчә, контрацепция турында сөйләшүләр яшүсмерләрдә җенси тормышка иртә кызыксыну уята башлар дип, медикларны гаепләделәр.
Мәктәпләрдә «Гаилә нигезләре» дәресе кысаларында җенси агарту турында сөйләшүләр алып барырга мөмкин. Без бит 15 яшьтә куркынычсыз җенси мөнәсәбәтләргә керү турында сөйләмәячәкбез, ә аның иртә булуын аңлатачакбыз. Ә кисәтелгән – куркынычтан котылган, диләр. Ул яшьтә репродуктив система формалашмаган була әле. Балаларга мәгълүматны җиткерү гинеколог, психолог, уролог, балалар андрологы белән бергәлектә башкарылырга тиеш. Ә андрологлар бездә бик аз. Җенси агарту, гигиена яшүсмерләрнең репродуктив сәламәтлеген саклау өчен кирәк. Авырга узучы яшүсмер кызларның да саны кимүгә бармый. Шунлыктан безгә, Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, яшүсмерләрне җенси агарту программасы булдыру бик мөһим.
– Авырга уза алмау замана чиреме, әллә гаиләдәге мөнәсәбәтләргә дә бәйлеме?
– Соңгы елларда репродуктив психология актив үсеш ала. Психологик проблемалар балага уза алмауның шулай ук бер сәбәбе булып тора. Бездә шундый диагноз бар: аңлашу булмаган баласызлык генезы. Бер караганда, хатын-кызның сәламәтлегендә барысы да әйбәт, овуляцияләр бар, спермалар яхшы, аналык көпшәлеге үтәргә сәләтле, ә ни өчендер хатын-кыз авырга уза алмый. Сораштыра башлагач, ир-ат белән хатын-кыз арасында психологик проблемалар барлыгы ачыклана. Билгеле, безгә, нигездә, икесе дә балалы булырга теләгән парлар килә. Ләкин шундый очраклар да була: хатыны бала табарга тели, ә ире «үзең хәл ит» дияргә мөмкин. Ир-ат терәк була алмавы хатын-кызның психологиясенә тискәре тәэсир итә. Безнең тәҗрибәдә хәтта шундый очрак булды: эконопункция – күкәй күзәнәкләрен алу билгеләнгән көнне ир, килмим, дип хәбәр итте. Әйе, ЭКО ясаткач, аерылышкан парлар да була. Еш кына бала табу кебек ир белән хатынга гына кагылган мәсьәләгә туганнары, якын кешеләре, коллегалары тыкшына, хәтта басым ясый башлый. «Кайчан бала алып кайтасың инде?» дигән сүзләр дә парларның мөнәсәбәтләрен какшатуга китерә.
– Баласызлык проблемасы кимер, дип өмет итәргә урын бармы?
– Бу уңайдан яңа өйләнешүчеләр сертификатына әйләнеп кайтасым килә. Сертификатның максаты – баласызлыкка янаган куркыныч факторларны ачыклау. Баласызлык һәм күп кенә проблемалар ир белән хатын гаилә буларак бергә яши башлагач ачыклана. Менструаль циклның бозылуы да куркыныч факторларның берсе булып тора.
Ир-атларда, мәсәлән, варикоцеле кебек авыру бар. Әгәр аны вакытында дәваламасаң, ул сперматогенезның бозылуына китерергә мөмкин. Әгәр дә без моны вакытында күрсәк, авыруны дәвалый алачакбыз. Кабатлап әйтәм: парларның вакытында тикшеренү узмаулары артканда проблема кимемәячәк.
– Бүген ЭКО юлы белән балага узарга теләүче хатын-кызлар күпме?
– ЭКО ясатырга теләүче хатын-кызларның саны арта. 2013 елдан мәҗбүри медицина страховкасы ярдәмендә ЭКОны шәһәрнең төрле клиникаларында түләүсез узарга мөмкин. Биредә төрле яшьтәге хатын-кызлар ЭКО ясата ала. Моннан тыш, республикада 2019 елдан өстәмә финанслау программасы эшләп килә. Мондый уникаль программа бер регионда да юк. Татарстанда мәҗбүри медицина страховкасына баласызлыктан дәвалану өчен өстәмә акча түләнелә. Элек ЭКО ясар өчен, еллар буе көтәргә кирәк иде. Ә хәзер әлеге уникаль программа 6–7 айдан ЭКО ясату мөмкинлеген бирә. Бүген ЭКО ясатучы хатын-кызларның уртача яше 37 яшь һәм аннан олырак. Безнең клиника тарихында 52 яшьтә ЭКО ясатучы ханымнар да булды. Ләкин андыйларның әни булырга теләвен аңларга тырышсак та, табиблар аның сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куя алмый. Шуңа барлык хатын-кызларга, төрле сәбәпләр аркасында, авырга узу вакытын кичектермәскә киңәш итәр идем.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Наилә Бәширова :«Кешегә кеше кирәк»
Бала тапканнан соң, депрессия чоры хасил була, дигән фикер җәмгыятебезгә тирәнрәк үтеп керә башлады. Бу нәрсә белән бәйле һәм дәвамлы күңел төшенкелеге барлык хатын-кызларга да кагыламы? Юкса бала тапкан әнидә шатлыктан башка хисләргә урын булырга тиеш тә түгел кебек. Әмма, кызганыч, һәр хатын-кыз диярлек бу проблема белән очраша. «Ясмин» психологик ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе, психолог Наилә Бәширова белән проблеманың тамыры кайдан шытканын, чишелеш юлларын ачыкладык.
Бала туганнан соң депрессиягә бирелү нәрсә ул? Психолог фикеренчә, күпчелек хатын-кызларда шундый күзаллау, беркатлылык бар: бала тапкан хатын-кызлар, яшәеш аллы-гөлле төсләргә күмеләчәк, телевизорда, журналда яктыртылган бәхетле гаиләләрдәге кебек, өр-яңа тормыш башланыр, дип уйлыйлар. Ләкин әлеге өмет чынбарлыкка туры килми. Чөнки фильмда без күргән һәм сокланган күренешләр мизгелләр генә, анда гаиләнең бөтен кухнясы күрсәтелеп бетми. Хыялланып көтүләре чынга ашмагач, кешенең күңеле төшә. Икенчедән, депрессия барлыкка килүе хатын-кыздагы гормональ үзгәрешләр, физиология белән дә бәйле. Өченчедән, аның нәселдән булуы да бик мөмкин. Әгәр дә сезнең гаиләдә стресска бирешмиләр, эмоцияләрне күрсәтмиләр икән, ул очракта депрессияне читләтеп үтәчәкләр, ди белгеч.
Хатын-кыз баласын карынында тугыз ай йөртә, шул вакытта аның төс-кыяфәте үзгәрә. Бала тапкач, башка кимчелекләр хасил була башлый, арыганлык, чәч коелу, агарыну, тәндә таплар барлыкка килү – барысы да хатын-кызны депрессиягә кертеп җибәрергә мөмкин. Алар арасында да төрлесе була: кайбер хатын-кызга төс-кыяфәт бик мөһим, ә кайберләре моңа алай ук әһәмият бирми. Беренчеләр тиз депрессиягә биреләчәк. Хатын-кыз кияүгә чыкканчы, бала тапканчы бер рольдә була, әни булгач, эшләре дә күбәя, җаваплылык та арта. Шунлыктан яңа роль алдында югалып кала яшь әниләр. Бала төннәрен йоклатмый, хатын-кыз физик яктан талчыга, хәлсезләнә. Бу вакытта ир кешегә хатынына йорт эшләрендә булышырга, ризык пешерергә, өй җыештырырга ярдәм итәргә кирәк. Андый ярдәм әнигә вакытын баласы белән үткәрергә мөмкинлек бирер иде. Әниләр балалары белән икәүдән-икәү күбрәк калган саен, депрессия җиңелрәк кичереләчәк.
Наилә Маннуровна сүзләренчә, бала табу процессының ничек узуы да ананың киләчәк эмоциональ халәтенә йогынты ясый.
- Үземнән чыгып әйтәм, беренче баланы тапканда бик авыр булды, канымны алыштырдылар. Баланы кулыма бирмәделәр. Утыз ел элек булды бу хәл. Ул вакытта нәниләрне күкрәккә салмыйлар иде. Әгәр дә баланы тапкач та әнигә бирмәсәләр, организм баланы югалткан дәрәҗәдә борчыла башлый. Бала гиперҗаваплылык, күп энергия сорый. Дөрес эшлимме, дөрес ашатаммы икән, дип борчыласың. Тәҗрибәң юк, ничек үстерергә икәнлеген белмисең. Күңел төшенкелегенә, күп очракта, беренче баласын табучылар бирешә. Табиблар, депрессияне дәваламасаң, гомерлеккә кала, диләр. Соңарган саен, аны хәл итүе авырлаша. Катлам булып, өсте-өсте башка проблемалар да өелгәч, бу психологик чирне чишәргә авыр булачак, дип, үз тормышыннан алып мисал китерде белгеч.
Анага ябышкан депрессиянең беренче билгеләре нинди? Әлеге сорауга белгечтән – психологтан мондыйрак җавап ишеттек:
– Бала тапкач, хафалану, арыганлык норма булып санала. Табигый ки, күп эшләргә, яңа әйберләрне өйрәнергә туры килә. Ләкин бер-ике атна эчендә бу хәлгә яраклаша алмасаң (адаптация), аруың туктаусыз балавыз сыгуга әйләнсә, сабыеңны күрә алмый башласаң, аны борчылуларыңның сәбәпчесе итеп күрсәң, бу инде депрессиянең җитдилеген аңлата. Тәҗрибә булмау аркасында, моны яшь әниләрнең кайберләре аңламый һәм ул тагын да катлаулырак хәлләргә сәбәпче булырга мөмкин. Бала анасының яратмавын, читләшүен, салкынлыгын тоеп тора икән, ул аның психикасына тискәре йогынты ясаячак. Тиз арада әлеге күренештән котылу юлларын эзләргә кирәк. Психолог депрессияне ачыклый торган тест барлыгына, аны үтәргә кирәклегенә аерым басым ясады. Әгәр сине бу сорау борчый һәм үзеңдә нормаль булмаган хис-кичерешләр сизәсең икән, һичшиксез ул тесттан баш тартмагыз. Тест авыруның дәрәҗәсен ачыкларга мөмкинлек бирә.
– Минем кайбер хатын-кызларның баласын карында чакта ук күрә алмаулары турында ишеткәнем бар, – дим, психологны уйга калдырып.
– Әйе, депрессия корсак күтәрү этабында да башланырга мөмкин, – диде Наилә ханым. – Аш талымлау, күңел болгану, үңәч «яну» кебек күренешләр кайберәүләрне бала карында вакытта ук күңел төшенкелегенә китерә. Моңа юлыкканда хатын-кызның әйләнә-тирәсе – ире, әти-әнисе, каенана-каенатасы, туганнарының психологик ярдәме бик әһәмиятле. Ә инде депрессия бала тапканнан соң башланса, аны яшь ана өстенә яңа мәшәкатьләр ябырылу белән бәйләргә була. Әйләнә-тирәдәгеләр: «Менә ул бала тапты, әни булды», – дип, бу гадәти, ләкин авыр хезмәтне югары бәяләсә, мөмкин кадәр физик булышлык оештырылса, күңел төшенкелеге тиз үтеп китә. Юкка гына безнең халыкта: «Кырык көнгә кадәр яшь баланы чит кешегә күрсәтмәскә кирәк, күз тия» дигән сүз яшәми бит. Монда хикмәт күз тиюдән бигрәк, кунак-фәлән килеп, бала тапкан хатынга өстәмә мәшәкать тудырмасын дип теләүдә. Ә менә яһүд халкында бала тапкан анага аерым ярдәм оештырыла. Аларда һәр көнне бер туганнары бала чүпрәкләре юу, үтүкләү, ашарга әзерләү белән шөгыльләнеп, анага баласы янында озаграк юану, ял итү мөмкинлеге тудыра.
Депрессия хакында сүз алып барганда, ни өчен хатын-кызлар турында гына сөйләшәбез соң? Әтиләр өчен беренче бала шулай ук яңалык бит, аларга депрессиягә бирелү хас түгелмени? Күп хатын-кызларны бимазалаган әлеге сорауларга Наилә Бәширова мондыйрак аңлатма бирде.
– Ирләребез бар игътибарны үзенә алырга гадәтләнгән. Ә бала тапканнан соң, хатын-кыз күп вакытын сабыена бирергә мәҗбүр була. Игътибар азая, режим үзгәрә. Озак кына вакыт ир белән җенси мөнәсәбәткә керергә ярамау да гаилә мөнәсәбәтләрендә өстәмә кытыршылык тудыра. Хатынның йокысы туймау, ирнең йокысы бүленү, аңа бала аркасында иреге кысылган кебек тоелу арада киеренкелек китереп чыгара. Ә ир-атларга мондый үзгәрешләрне кабул итүе авыррак. Хатын-кыз ана булырга иртәрәк, бала карында булган чагыннан ук әзерләнә башлый. Ә ир-ат бала тууга ук әти булу хисен тоя алмый. Ул үзенең әти икәнен беркадәр вакыттан соң гына төшенә башлый. Бер таныш ир-ат сөйләде: улым ике яшькә җитеп, миңа «әти» дип әйткәч кенә, мин әти икәнлегемне аңладым. Ә моңа кадәр әти кеше үзен булышучы ролендә генә хис иткән. Бу – күп очракта игътибар җитмәүдән. Ирләргә игътибар кимесә, әмма җаваплылык артса, алар бу үзгәрешне авыр кичерә һәм уңай хисләрне читтән эзли башлый. Һәркем төрлечә үткәрә депрессияне.
Психологик яктан җитлеккән кеше депрессиягә әзрәк бирелә. Ул яшькә карамый. Бәлки гореф-гадәтләр белән бәйледер. Мин Гарәп Әмирлекләрендә сәяхәттә булганда, анда әти кешеләрнең, бер айлык балаларын күтәреп, сәүдә үзәкләрендә йөрүләрен күзәттем. Исем китте. Хатыннары кием сайлап йөри, ә әтиләр бала белән мәшгуль. Бала белән ата күбрәк вакыт үткәрә, аның һәр кыйланышына игътибар бирә. Мондый күренешләр анда даими, – дип билгеләп үтте психолог. Моңа өстәп, минем үземә дә Төркиядә дә нәкъ шундый ук хәл күзәтелүен әйтеп үтәргә туры килде.
Наилә Бәширова кемнәрне депрессия «ярата», шуларны искәртергә кирәк тапты. Җәмәгать эшен яратучы, актив яшәү рәвеше алып баручы, халык арасында исеме билгеле хатын-кызларга изоляциядә утыру икеләтә авыр. Шуңа андыйлар бик җиңел депрессиягә бирелергә мөмкин. Бала тапканчыга кадәр ачык социаль тормыш белән яшәгән булса, андый хатын-кызга бала белән икәүдән-икәү генә калу бик авыр булачак. Шуңа күрә булса кирәк, андыйлар бер бала белән чикләнә. Ә менә йорт, тынычлык яратучы хатын-кызларга декрет ялында утыру җиңелрәк.
Анадагы депрессия балага ничек тәэсир иткәнен дә сораштырдык белгечтән. Ана кеше бала тәрбияләгәндә күңел төшенкелегенә бирелсә, билгеле, бу сабыйга тискәре йогынты ясаячак. Хәтта яшүсмер яшькә җиткәч тә аңарда әнисенең халәте кабатланырга мөмкин икән. Мондый үсмер балачактан психологик яктан авыр бала булып формалаша, үзен гел гаепле кеше кебек хис итә. Әни арыган кыяфәттә йөри, димәк, мин гаепле дип уйлый ул. 6 яшькә кадәр бала формалаша. Бала тугач та мәхәббәт, яхшы кәеф тойса, җылы сүзләр, бишек җырлары ишетсә, ул башка төрле формалашачак. Анага үз хәлен контрольгә алу мөһим. Әйтик, арыгансың икән, өйдәгеләрдән йорт эшләрендә ярдәм итүләрен сорарга кирәк. Әгәр сиңа игътибар җитмәгәнен сизәсең икән, сине тыңлауларын үтенергә мөмкин. Әгәр сиңа ял итәргә, массажга барырга кирәк икән, аны тормышка ашырырга кирәк.
Бар кешегә дә җайлап-көйләп торучы ир эләкми бит. Яныңда: «Тынычлан, бар да яхшы булыр, уза ул», – диюче акыллы ирең булса, бик рәхәт тә. Әгәр булмаса, ничек гаиләне саклап калырга?
– Бер хатын бала тапканнан соң депрессиягә бирелеп, ире белән аерылу дәрәҗәсенә җиткәч, миңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, – дип, бер гаилә тарихына тукталды Наилә Маннуровна. – Ул миңа баладан куркуы, ире белән аерылырга теләве турында сөйләде. Баланы хәтта бала караучыга калдыра башлавын да яшермәде. Каенанасының гаиләгә кысылуын да әйтеп узды. Бу рәвешле бертуктаусыз башкаларны гаепләп тору проблеманы катлауландыра гына. Бер-беребездән дошман эзләргә кирәкми. Туган хәлне үсешкә күпер дип кабул итәргә кирәк. Шулай ук, мин гаепле, дигән сүзләр дә мәсьәләне хәл итми. Үзеңнең адвокатың була белергә кирәк. Без аның белән өч-дүрт тапкыр очрашып, гаиләдә туган хәлне анализлаганнан соң, бу хатын тынычланып калды, иреннән дә аерылмады. Аннан соң ул икенче бала алып кайтты. Шуннан соң, чит илгә китеп, матур яши башладылар. Ул хатынның холкында матур үзгәрешләр, үсеш барлыкка килү аның үз-үзенә булыша башлавы белән бәйле булды. Сиңа ирең тарафыннан игътибар җитми икән сорарга, аңлашырга кирәк. Һава җитми икән, урамга чык, үзеңдә физик арыганлык тоясың икән, массажга бар. Ә ирегезгә: «Бу вакытлыча гына. Ул хәлне түземлелек белән үткәрергә кирәк, аннан бар да җайланачак», – дип аңлатсагыз, теләгегезгә ирешерсез.
Психологик климатны саклау мөһим бу вакытта. Эмоциональ, физик яктан арган-талган хатын иреннән ярдәм сорый белергә тиеш. Күп хатын-кыз моны эшләми. Үзем дә эшли алам, дип бар йөкне үз җилкәсенә өя. Бигрәк тә татар хатын-кызлары ярдәм сорый белми. Ир-ат үзе белеп, ярдәм итәр, дигән ялгыш уй белән яшәргә күнеккәнбез. Ниндидер ярдәм сорауга караганда, гаепләү җиңелрәк сыман килеп чыга. Мондый юлга басмас өчен, үз өстеңдә даими эшләргә кирәк. Менә тагын бер мәсьәләгә тукталыйк. Кайбер әниләр бала алып кайталар да озак вакыт ана ролендә генә калалар. Аңлашыла, әни кеше өч яшькә кадәр бала белән генә шөгыльләнергә тиеш. Әмма аннан соң, ир үз хатыны йөзендә хуҗабикә һәм ананы гына күрмәсен өчен, бу рольдән чыгарга кирәк. Ир-ат өчен әни кешенең хатын-кыз булып калуы бик мөһим, ди белгеч.
Тагын бер кызыклы темага кагылып үтте безнең әңгәмәдәшебез. Хәзерге заманда бала ярдәмендә ирләр белән идарә итүчеләр күбәеп бара икән. «Кайбер хатын-кызга әни булу күп кенә максатларына ирешергә ярдәм итә. Чөнки мин әни бит дигән сүз аркылы хатын-кыз үз таләпләрен куя, капризларын үтәттерә. Аннан соң, мин күп кенә шундый хатын-кызларны беләм: бала тапканнан соң, алар үзләрен бик тә бик кирәкле итеп хис итәләр. Андыйлар сабый бүләк иткәннән соң, ире аның алдында гел бурычлы булырга тиеш санап, әллә нинди таләпләр куярга яраталар, – дип сөйләде Наилә Маннуровна.
Ул ассызыклап үткәнчә, депрессия кичергәндә үз-үзеңә булышу өчен, нәрсә җитмәгәнлеген аңларга кирәк. Без минем хәлем начар дияргә яратабыз. Ләкин бу очракта хатын-кыз, үзенең нәрсәгә дефицит кичергәнен белеп, шуннан котылу чарасын күрергә тиеш. Буй-сының ошамый икән, спорт белән шөгыльләнергә, аралашу җитми икән, дуслар белән очрашырга, күлмәккә мохтаҗлык бар икән, кибеткә барырга кирәк. Проблеманы тапсаң, 50 процент хәл ителгән дигән сүз. Үзеңне гаепле итеп хис итү дә депрессиягә этәрергә мөмкин. Әйтик, бала авырта икән, үзем гаепле, йокламый икән, мин гаепле, дип үзеңә гаеп ташлау дөрес түгел. Бу хис – психиканы җимерә торган хис. Мин үзем дә бу хисне кичердем. Балага суларга да ирек бирми идем. Ул хәлдән клиник авыруга әйләнергә дә ерак калмый. Бу сәламәт күренеш түгел. Мин моның сәбәпләрен дә аңлый идем. Минем ике әбием дә ятим үскәннәр. Шуңа аларга хас булган балалар өчен артык курку, борчылу күренеше миңа да бирелгән.
Депрессияне бэби-блюздан ничек аерырга? Бу сорауга психолог: «Беренче бала тапканнан соң, бала булмаган булса, тормышым башкача булыр иде, яңадан кайтарсаң иде шул вакытларны, ничек рәхәт булыр иде, дип әйтүчеләр дә сирәк түгел. Хәзерге вакыттагы авырлыкларны кабул итәргә теләмәгән хатын-кызларда бу аеруча сизелә. Андыйларга вакыт һәм берәр олырак, тәҗрибәлерәк хатын-кызның ярдәме генә булыша ала. Бала тапканнан соң, яңа дөньяны, үзеңдәге үзгәрешләрне катлауландырмаска, ә плюска алмаштырырга кирәк. Минем гаиләм бар, бу бала минем нәселемнең дәвамы, аның аркылы гаиләгә күпме шатлык киләчәк бит, дип позитив уйлаудан башларга кирәк, иң беренче чиратта», – дип җавап бирде.
Ярдәм дигәннән, әгәр гаиләдә ярдәм итәрлек ирең, туганың булмаса, әби-бабалар: «Балаларыгызны үзегез карагыз»,– дип тукып торса, андыйларга нишләргә соң?
–Тормышта барыбер кешелекле кешеләр табыла, җае чыга, – ди Наилә Маннуровна. – Инде бер дә ярдәм итүче таба алмасаң, бушлай психологик ярдәм үзәгенә шалтыратырга була. Кешегә кеше кирәк. Хәтта иң зирәк иптәш хатын да ярдәм итә алмаска мөмкин. Иң яхшысы – белгечкә мөрәҗәгать итү. Бала тапканнан соң, аң тарая, акыл сүнә. Шунлыктан ир белән хатын ахырын уйлап-нитеп тормый гына аерылышырга да мөмкин. Күп гаиләләрдә ул проблеманы уртага салып хәл итә белмәүдән килеп чыга бит. Кызулык идарә итә кешеләр белән. Көчле якларыңны аңлап, шуны үстереп торырга киңәш итәр идем, – диде белгеч әңгәмә ахырында.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар