«Газета», «газет», «гәзит», әллә «гәҗитә», «гәҗит»ме...
«Кайсы дөрес?» рубрикасында татар тел белеменең орфография, орфоэпия, морфология, синтаксис, стилистика һәм башка бүлекләренә караган катлаулы очракларга тел галимнәре ачыклык кертәчәк.
Сорау: Вакытлы матбугат битләрендә бер үк сүзне берничә төрле вариантта язалар. Мәсәлән, газет, гәҗит, гәзит; Русия, Рәсәй, Рәчәй һ.б. Аларның кайсын әдәби норма итеп алырга, һәм, гомумән, вариатив язылыш чикләрен ничек билгеләргә?
Сорауга филология фәннәре кандидаты, профессор Равия Самат кызы АБДУЛЛИНА җавап бирә:
— Гади сөйләм йогынтысында бер сүзнең әллә ничә төрле яңгырашы-әйтелеше барлыкка килү очраклары аларның кайсын әдәби норма итеп алу мәсьәләсен кыенлаштыра. Рус-европа алынмаларын «русча» әйтү-язу белән татар теленең гади сөйләмендәгечә әйтү-язу арасында стилистик-экспрессив аермалар күзәтелә. Әлеге үзенчәлек хәзерге татар әдәби телендә генә түгел, милли әдәби телебез формалашып үсеп барган чорда ук сиземләнә. Бу турыда киӊрәк тукталуны кирәк саныйбыз, чөнки алынмаларның әдәби әйтелеше һәм язылышы мәсьәләләре сөйләм культурасы һәм лексикография (сүзлекләр төзү) мәсьәләләре белән барып тоташа.
Рус һәм Европа телләреннән татар әдәби стиле аша кергән сүзләрне язу өчен кабул ителгән орфографик кагыйдә барыбызга да мәгълүм: Октябрь революциясенә кадәр кабул ителгәннәре татар сөйләм телендә элек үзләштерелгәнчә кулланылырга, Совет власте елларында язма стиль аша кабул ителгәннәре рус телендәгечә әйтелешен һәм язылышын саклап кулланылырга тиеш. Барыбыз да белә торган шушы бер орфографик кагыйдә булуга карамастан, хәзерге татар телендә бу төр алынма сүзләр мәсьәләсендә үзгәртеп кору чорында бәхәс барлыкка килде. Рус-европа сүзләрен “татарчалаштырып” әйтү милләткә тугрылыкныӊ бер билгесенә әйләнеп килә башлады. Мәсәлән, татар теленеӊ орфографик сүзлегенә больница, коттедж (ТТОС, 1983, 34, 98 , 101 б.) дип теркәлгән сүзләр бүлнис (ТЯ, 1998, 18/8, 4 б.; ТЯ, 1999, 10/1, 7 б.), кәтиж (ШЧ, 1998, 21/11, 2 б.) рәвешендә “милли бизәк” өчен урын ала бардылар. Октябрь революциясенә кадәр кабул ителгән алынма сүзләр генә түгел, хәтта язма стиль аша кабул ителгән кайбер неологизм (өр-яңа) сүзнең дә гади сөйләм йогынтысында язылышы үзгәрү очрагын компютер (Мгт, 2002, 21/9, 5 б.), кампитр (МҖ,1999, 1/1, 23 б.) мисалларында күрергә мөмкин.
Зур вакыйгаларга бай Татар иленең татар теле һәрвакыт “эзләнүләр” чорын кичергән. Бу - тел өлкәсендәге эзләнүләре генә түгел, татарның рус-европа алынмаларына эстетик мөнәсәбәте үзгәрү дә. Үзгәртеп кору чоры башында кайбер газеталар рус-европа алынмаларын өлкән яшьтәге кешеләрнең гади сөйләм үрнәгенчә язу белән мавыгып алдылар. Мәсәлән, Чаллыда чыга торган “Хәерле иртә” газетасыннан кайбер мисаллар: ышкаф, кәчтүм, бумбы, кояш бәтәрәе (ХИ, 1996/8, 4 б.), тумбычка (ХИ, 1996/11, 4 б.), эрбәлүтсе (ХИ, 1996/3, 2 б.), вәринҗә, писүк (ХИ, 1998, 30/10, 4 б.), сантиметыр (ХИ, 1996/10), хырам (ХИ, 1998, 16/10), ноябер (ХИ, 1998/11, 2 б.), апрел (ХИ, 1998, 24/4, 1 б.), райун, закун (ХИ, 1998, 24/4, 1 б.). Болар — персонаж сөйләменнән генә түгел, автор сөйләменнән, газет-мәкалә башларыннан алынган мисаллар.
“Стильләрнең үсеше һәм нормалашып җитүе — милли әдәби телнең закончалыклы күренешләреннән берсе,”— дип яза В.Х.Хаков (Хаков, 1993, 89 б.). Ләкин мондый язылыш халыкчан нормалар булып үсеп китү дәрәҗәсен алмаган, чөнки татар теленеӊ сүзлекләренә октябрь, шкаф, костюм, бомба, батарея, тумбочка, революция , варение, песок, сантиметр, храм, ноябрь, июль, июнь, велосипед, шофер, терапевт, апрель, район, закон дип теркәлеп килгән бу сүзләрнеӊ югарыда әйтелгәнчә язылышы системасыз һәм анда-санда очрый торган мисаллар гына.
Мәгълүм ки, рус-европа алынмалары арасында элек-электән “татарчалашкан” сүзләр дә бар. Хәзерге чорда рус-европа алынмаларын “халыкчанлаштырып-татарчалаштырып” әйтү-язу кирәк, дигән фикерләр торган саен ныграк яңгырый башлады, газета - газет - гәҗит - гәзит, гармонь — гармун кебек сүзләр генә түгел, башка алынма сүзләрнеӊ дә вариантлары артты:
сирень (ТТОС, 1983, 178 б.) // Ак сирин, күк сирин (ТЯ, 1998, 24/11, 3 б.);
фәлсәфәче (ТЯ, 1998,26/11,3 б.) // философларча (ТЯ, 1998, 10/12, 3б.);
тәрилкә // тәлинкә (ТЯ, 1998, 26/11, 4 б.);
немец (З, 1998, 26/6, 4 б.; М, 1996/1-2, 192 б.) // нимес (М, 1996/1-2, 177 б.);
резина (ТРС, 1988, 247 б.) // резин(а) (ТРУУС, 1992, 122 б.) // резин (РТС, 1985, 539 б.);
варенье (ТРУУС, 1992, 61 б.) // вәринҗә (ТТАС, 1т., 231 б.);
самовар (ТТАС, 2т., 627 б.; ТТОС, 1983, 172 б.); // самавыр (ТРУУС, 1992, 229 б.; ТРС, 1998, 256 б.);
конфета // кәнфит (ТРС,1998, 146, 188 б.) // конфет (ТТОС, 1983, 99 б.);
карават // кровать (ТТОС, 1983, 81, 103, 138, 170 б.).
Хәзерге татар әдәби телендә, аеруча аның публицистикасында, шунысы игътибарга лаек: хәтта автор сөйләмендә орфографик чуарлыклар күбәйде. Петербург — таш кала.. Питырбурхтан килгән кунак… Петербухтан килеп тә, Казанны күрә алмагач... Петербур каласы олуг кала… Оренбург диюгә, татар зыялысының хәтеренә мәшһүр “Вакыт” газетасы киләдер. Ырынбурдан мамык шәл алдым... Орынбур җирләренә барып чыккан. Ырымбур утлары тоташ яктылык булып күкне яктыртып күренгәч, сул якта мәшһүр Каргалы авылы калды. Рамбур... Аринбур — Каргалы...
Үзгәртеп кору чорында көндәлек матбугаты битләрендәге географик атамалар күзгә күренеп үзгәрде:
Сурия (З, 1998, 27/11, 4 б.) // Сүрия (ШЧ, 1998, 20/10, 3 б.);
Финляндия (М, 1996/1-2, 222 б.) // Финләндия (И, 1997/1, 33 б.);
Европа (ХИ, 1998, 30/1, 1 б.) // Аурупа (МҖ,1998, 8/5, 3 б.; ХИ, 1998, 6/2, 1 б.);
Грузия (ХИ, 1998, 27/2, 2 б.) // Гөрҗестан (З, 1999, 9/7, 3 б.);
Ирак (ХИ, 1999, N1, 3 б.) // Гыйрак (З, 1998, 27/11, 3 б.; ХИ, 1998, 13/2, 2 б.);
Россия (Мгт, 2002, 21/9, 3 б.) // Рәсәй (З, 1998, 15/5, 1 б.) // Русия (МҖ,1998, 2/10, 10 б.);
Пакистан (МҖ, 1998, 27/11, 4 б.) // Пакьстан (З, 1999, 22 окт., 3 б.) // Пакъстан (З, 1998, 5 июнь,3 б.) // Пакыстан (РТС, 1985, 727 б.; ВТ 1998, 4/7);
Палестина // Фалыстын (РТС, 1985, 727 б.) // Фәләстыйн (З, 1998, 23/10, 1 б.) // Фәләстин (МҖ, 2003, 5/9);
Тува (ТРУУС, 1992, 413 б.) // Тыва (МҖ,1998, 5/6, 14 б.);
Чеченстан (З, 1998, 27/11, 3 б.) // Чичән (МҖ,1998, 22/5, 16 б.) // Чечня (ТЯ, 1998, 25/8, 2 б.; МҖ,1998, 28/8, 6 б.);
Әзәрбәйҗан (З, 1998, 15/5, 1 б.) // Азербайҗан (ШЧ, 1999, 24/9) // Азәрбайҗан (ТЯ, 1998, 17/11, 3 б.) // азәрбайҗанлы (ШЧ, 1998, 16-22/10, 4 б.) һ.б.
Моңарчы рус орфоэпиясе үрнәгендә әйтелә торган географик атамаларның төрле әйтелеш вариантлары яңгыраш алды: Америка // Әмрикә // Әмерикә //Әмерик; Германия // Ярман иле // Алмания һ.б.
Рус теле сөйләм культурасының теоретик нигезләрен өйрәнгән Л.И.Скворцов болай яза: ”В норме языковой отмечается исторически обусловленная “общеупотребительность” языковых средств, а также правила их отбора и использования, признаваемые обществом “наиболее пригодными” в конкретный исторический период” (Скворцов, 1980, 33 б.). Норма төшенчәсе — катып калган күренеш кенә түгел. Беренчедән, аны тел үсешенең конкрет чорына мөнәсәбәттә ачыкларга, икенчедән, норманы билгеләгәндә, “гомум кабул ителү” кагыйдәсеннән якын килергә кирәк була. Шуннан чыгып, норма үзе императив (тиешле саналган) һәм диспозитив (вариантлар хасил итүче) төрләргә бүленә (Шунда ук, 35 б.).
Норма төшенчәсен билгеләү теге яки бу иҗтимагый шартларда таләп ителгән стиль үзенчәлегенә барып тоташа икән, бәлки, хәзерге чорның югары стилен, шул исәптән орфографияне язма сөйләмгә түгел, ә гади халыкның сөйләм стиленә — “халыкчанлашкан” сүзләргә нигезләнергә тиештер?
Чыннан да, хәзерге иҗтимагый шартлар таләп иткән стиль үзенчәлегеме соӊ “халыкчанлашкан” бу алынма сүзләр?
Үзгәртеп кору чорындагы сүзлекләрдә кайбер географик атамалар ике вариантта бирелә башлады. 1992 елда чыккан “Татарча-русча уку-укыту сүзлеге” һәм 2001 елда чыккан “Русско-татарский словарь”да да аерманы күрергә мөмкин:
1992 2001
Алма-Ата Алматы
Азов диңгезе Азов диңгезе; тарих. Азак диңгезе
Грузия Грузия; тарих. Гөрҗестан
Кытай Кытай; тарих. Чин
Россия Россия, Русия һ.б.
Милли колорит бирү максатыннан, географик атамаларның кушымчаларына да үзгәреш кертү турында тәкъдимнәр ясалды. Латиница чорында ук инде -ск га тәмамланган шәһәр исемнәренә -и өстәү тәкъдим ителгән иде. Матбугат битләрендә Менделеевск // Менделеевски, Ульяновск // Ульяновски кебек вариантлар кулланылды. Үзгәртеп кору чорында -ск элементының үзен бөтенләй төшереп калдыру матбугат битләрендә күзәтелә башлады. Ульяновски өлкәсе (МҖ, 1999, 21/5, 1б.) // Казан - Ульян трассасы (МҖ,1997, 17/11, 3 б.) һ.б.
ХХ гасыр гарәп-фарсы һәм рус-европа алынмаларының, шулай ук интернациональ сүзләрнең орфоэпик һәм орфографик үзгәрешләренә бай булды. Тарихка күз салсак, ХХ гасыр башларында ук бу җәһәттән “эзләнүләр” булган. Мәсәлән, Ф.Әмирхан иҗатында алынма сүзләр татар теленең гади сөйләмендәгечә генә түгел, рус телендәгечә язылган вариантларда аралашып баралар: 1) духтыр, якзамин, Русия, эскәмия; 2) губерна, космография, фуражка, тужурка, студент, форма, пароход, пристань, карточка һ.б. (Ф. Әмирхан, 1 т., 1984, 127, 121 б.). Г.Тукай да, татар теленең гади сөйләмендәгечә язу белән бергә, рус-европа алынмаларын русча әйтелеш нигезендә язудан файдаланган. Мәсәлән, 5 томыннан кайбер җөмләләр: Матбагаларны вә газеталарны ябып бетерсәләр... (“Сәгыйть Рәмиевкә”), Халык кызып, (…) афишаларны җыртып... Квартир гомумән күңелле... (“Мәкаләи махсуса”).
Шул рәвешчә, татар матбугаты акрын-акрынлап рус-европа алынмаларын рус телендә әйтелгәнчә-язылганча язарга омтыла барган. Татар матбугаты битләрендә бер үк алынма сүзнең әллә ничә төрле язылышы моӊа дәлил:
палисә, палисиски! Палисиски! (Г. Камал, 1995, 223 б.);
пулитсәдән (З. Бигиев, 1991, 101 б.);
политсә (З. Бигиев, 1991, 96 б.) һ.б.
Бу яктан К.Нәҗминең “Кояшлы яңгыр” повесте кызыклы. Революция дулкыннарының татар тормышына килеп кереп, зур үзгәрешләр барлыкка китерүен сурәтләгән бу әсәр берничә тапкыр нәшер ителгән. Бу китаплардан рус-европа алынмаларыныӊ орфографиясе үзгәрешен дә күзәтергә була. Мәсәлән, 1932 елда нәшер ителгәнендә Расколкалар килдурга кереп, ике солдатны ранный ясады (144 б.) булса, 1934 елда нәшер ителгәнендә килдурга сүзен калидорга дип үзгәрткән, 1941 елда нәшер ителгәнендә расколкалар сүзе осколкылар булып үзгәргән, 1946 елда чыккан китапта ранный ясады сүзтезмәсендәге кушымча ранний ясады булып үзгәргән; 1932 елда басылган китабында: Шул арада Гирман кавалерлары килеп, безне плен алдылар (277 б.), 1941 елда басылган китабында Гирман кавалерлары дигәне Герман кавалериясе белән алыштырылган; 1932 елда басылган китабында: сельсовет прсидәтеле (147 б.), 1941 елда басылган китабында: ярлылар комитетының председателе дип язылган; 1932 елда басылган китабында: Германски әрме ( 277 б.), 1953 елда басылган китабында: Германский армия. Мондый мисаллар бик күп: рилсе (1932), рельса (1936), рельс (1941); кәрҗине (1932), кәрзине (1934), кәрҗине (1936), кәрзине (1946) һ.б.
Мәгълүм ки, рус-европа алынмаларын ХХ гасыр урталарында “халыкчанлаштырып-татарчалаштырып” әйтү халыкның русча белмәве, түбән культура билгесе булып бәяләнде. М. Мәһдиевнең “Без - кырык беренче ел балалары” әсәрендә рус әдәбияты укытучысы болай ди: - Мин үзем Мәскәү татары. Поездларда йөргәндә сезнең як халкының рус сүзләрен сытып сөйләшүләренә минем йөрәгем әрни. “Брач баренье белән чәй эчә”, дип сөйләгәннәрен ишеткәндә, мин бөгелеп төшәм, оялуымнан кая керергә белмим...
Хәзерге чор - татарларның рус телен бик яхшы үзләштергән чоры. Шуңа күрә хәзерге чорның яшь һәм урта буын татарлары инде әтрәт, пашпурт, вулыс, эслидуател дип сөйләшмиләр. Югары стильгә хас рус-европа алынмалары рус орфографиясе үрнәгендә язылалар һәм рус орфоэпиясе үрнәгендә әйтеп йөртеләләр. Бу кагыйдә 1954 елда ук кертелгән. Анда болай диелә: “Рус теленнән яки рус теле аркылы башка телләрдән сөйләү теле аша кергән (башлыча, Октябрь революциясенә кадәр кергән) сүзләр, фонетик һәм грамматик яктан ничек үзгәртелеп кабул ителгән булсалар, шулай язылырга тиеш. Мәсәлән, эскәтер (скатерть), эшләпә (эшләпә), сумала (смола) һ.б. Ә инде язма әдәби тел аша кергән (башлыча, Октябрьдән соң кергән) сүзләр, бигрәк тә иҗтимагый-политик, фәнни-техник терминнар, үзләренең тамыр өлешләрендә рус орфографиясендәгечә язылалар (аффикслары татар грамматикасының җаена туры китерелеп үзгәртелергә дә мөмкин). Мәсәлән, экономик (экономический), реактив (реактивный)”. 1954 елда “Совет мәктәбе”ндә басылып чыккан бу орфография кагыйдәсе (Курбатов, 1999, 124 б.) хәзер дә үз көчен югалтмаган. Гади сөйләм яңгырашы исә җөмләне “халыкчан” итүнеӊ бер бизәге буларак катнаша: Әгәр иңличчә укып кына түрә буып булса, иңлизләр арасында көтүче булмасые. Сүзлекләргә инглиз дип язылып теркәлеп килә торган сүз иңлиз булып, стилистик максаттан (персонаж сөйләмендә татар теленең гади сөйләмен чагылдыру өчен) файдаланылган. Справка дип теркәлеп килә торган сүзне спрафкы дип язу да шул максаттан: Зәйнетдин абзый спрафкы бирми йөдәтте (А.Хәлим. “Өч аяклы ат”).
Рус-Европа алынмаларының ХХ гасыр урталарына хәтле гади сөйләмчә әйтелүе ниндидер шәхси сәбәпләр аркасында (укыйсы килмәү, ялкаулык һ.б.) белем алмый калган кешеләр сөйләмендә яки өлкән буын сөйләмендә генә күзәтелгәнлектән, язучылар персонаж сөйләмендә гади сөйләм яңгырашын шул персонажның белем дәрәҗәсен, дөньяга карашын сурәтләү өчен файдаланалар. Мәсәлән, идән юучы хатын мәктәп мөдиренә болай зарлана: - Бу завычыңны тыясыңмы, юкмы, Сабир абый, билләһи, иртәгә үк РОНОга барам жалу белән, билләхи... (М. Мәһдиев. “Фронтовиклар”).
Рус-европа алынмаларының киң кулланылышта булганнарын өлкән буын гади сөйләменчә әйтү башын юләргә салып сөйләшкән персонажларны сурәтләү өчен дә файдаланыла: Елсин бер сызгырды да, әллә каян памушниклары килеп чыкты. Керимел ишегалды тулды (Т. Миңнуллин. “Минһаҗ маҗаралары” // И 2000/4, 68 б.). Пыркарур дуракаваләйт итә (Т. Миңнуллин. “Минһаҗ маҗаралары”.
Шуның белән бергә, соңгы елларда “халыкчан кыланып сөйләү” модасы - кайбер киң таралган рус-европа алынмаларын кыскарту модасы да күзәтелә башлады. Бу хәл яшь буын сөйләмендә күзәтелә һәм мондый сүзләр жаргон буларак файдаланыла : председатель - перси, мотоцикл - матай, велосипед - сәпит, самогон - сәмәй, “Запорожец” - зәпәрәй, милиционер - мильтун, фонограмма - фанир һ.б. Аларны танырлык та түгел: алар бик нык кыскарганнар, бозылганнар-үзгәргәннәр. Телнең башка сүзләренә, хәтта кеше исемнәренә охшатып, “татарча” үзгәртелгән рус-европа алынмалары, тыңлаучыны елмайту максатында, махсус (юри) кулланыла: телевизор - тилебәдәр, “Бодрость” шампуне - Бәдриямал: Шушы Бәдриямал белән чәчеме юа башлагач... Тилебәдәр нәрсә әйтер бит әле... һ.б. Мондый язылыш та үзгәртеп кору чорында язучының үз сөйләменә милли бизәк кертү өчен кулланылган махсус стилистик чара гына булып кабул ителә. Әйтелеше гади сөйләм йогынтысы белән үзгәргән рус-европа алынмаларыннан эчке модаль-экспрессив мөнәсәбәт бөркелеп тора. Әлеге экспрессив-стилистик төсмерне телнең стилистик катламнарын, һәр стильгә хас тел үзенчәлекләрен белгән кеше тоемламыйча кала алмый. Мәсәлән, Ф.Җамалетдинова иҗатыннан: Артист булып булмый җиңел генә... - Һөнәр турында сөйләгәндә, рус орфоэпиясе үрнәгендәге артист сүзе файдаланылган. Гомер буе әртисләнә кеше... - Тормышта да, чарасыз, уйнарга туры килү турында сөйләгәндә, үзгәртелгән әртис сүзе файдаланылган. Автор сөйләменә килеп кергән мондый алынманы язучы куштырнаклар эченә алып язарга да мөмкин. Бу аның мәгънәсен киңәйтеп җибәрә ала: Сәхнәдә, бигрәк тә “сәвит” сәхнәсендә әсәр “куйдырту”га чын драматургиянең катнашы аз, яисә бөтенләй катнашы булмавын ничек кенәләр аңлатырга? (А.Хәлим. “Гомеремнең ун көне”) Язучы шул ук китапта икенче бер урында инде Совет сүзен русча язылышта кулланган, хәтта аны баш хәрефтән язган. Америка сүзе дә монда ике төрле язылган, һәм анда да авторның мөнәсәбәте сизелә: Кайда ди җир читендәге “Амырик”та безгә китап чыгару?! Моның өчен бит минем үземә эш йөртергә кирәк. Китап чыгарган хәлдә дә укучысы кирәк, дип бик дөрес әйтәләр бит. Америка сиңа бер-берсен таптап, үзе өчен генә булса да китап чыгарган графоманнар иле - Советлар түгел.
Хәзерге чорда - татар мәктәпләрендә үк рус телен яхшы үзләштереп, татар халкының рус телен белү дәрәҗәсе ХХ гасыр башы белән чагыштырганда бик күпкә югары булган бу чорда - рус-европа алынмаларына татар теленең гади сөйләм “бизәкләрен” кертү аларны ясалма рәвештә “татарчалаштыру” булып кабул ителә, шуӊа күрә аларны стилистик максаттан гына файдаланалар.
Әйе, сүзнең кайсы вариантны сайлавы язучының рус-европа телләреннән алынган сүзләргә мөнәсәбәтенә, текстның стиленә һәм язучының стилистик максатларына да бәйләнгән.
Көндәлек матбугаты битләрендә рус-европа алынмаларына гына түгел, рус сүзенең үзенә дә үзгәреш керде: гади сөйләм йогынтысында аны урыс дип тә язу таралыш алды: русча (ТЯ, 1998, 5/12, 7 б.) // урысча (ШЧ, 1998, 25/8, 4 б.). Хәтта, бер үк газетаның бер үк санында ук бу сүзнең ике төрле язылышына тап буласың: Рус телендә укырга мәҗбүрләр (Мгт, 2002, 21/9, 3 б.). Ул нигездә урыслашкан татар балаларына ана телен өйрәтү өчен генә (Мгт, 2002, 21/9, 5 б.).
Шунысы игътибарга лаек: Ф.Әмирханнар заманында ук инде рус һәм урыс сүзләре арасында экспрессив-стилистик аерма күргәннәр. Автор сөйләмендә рус сүзен, персонаж сөйләмендә урыс сүзен файдалануы шуңа дәлил: Сатулашучы рус икенче мужик янына китә (...)
- Туташ, монда бер урыс малае килгән! (Ф.Әмирхан,. 1 т., 1984, 357, 363 б.).
Димәк, Ф. Әмирханнар заманында ук рус варианты әдәби норма булырга йөз тоткан.
Хәзерге татар матбугаты битләрендә күзәтелә торган газета // газет // гәзит // гәҗитә // гәҗит вариантларының кайсы әдәби норма булырлык соң?
Гәзитә // газитә вариантлары Тукайлар заманынында шактый таралыш алган (Г.Тукай. 4 т., 1985, 68 б.; Г.Исхакый. Зиндан. 1991, 31 б.). (Бу сүзнең ә гә тәмамланып язылуы шул чордагы мөәннәс шәкелендә булган гарәп-фарсы алынмаларының активлыгыннан, бу сүзнең азагын шуларга охшатып тәмамлаудан да барлыкка килгән булырга тиеш. Аныӊ әле гәҗитә варианты да күзәтелә: Бу гәҗитә Мәскәүгә җитә). Г.Исхакый әсәрләрендә дә ике төрле язылышның стиль аермасын китереп чыгарганлыгы күзәтелә. Мәсәлән, автор сөйләмендә - гәзитә, түбән катлам персонаж сөйләмендә - гәҗит: Тагы, бәхетсезлеккә каршы, гәзитә дә шуны яза башлады. Халык арасында тагы: “Гәҗитче ни яза? Бик мактыймы инде ысулы җәдитне?” - сүзләре ишетелә башлады (Г.Исхакый. 1 т., 1998, 171 б.).
Халкыбызның тел казанышын тирән үзләштергән, һәр сүзнең генә түгел, һәр авазның мәгънә көчен ифрат нечкә аңлаган күренекле язучыбыз М.Мәһдиев хәзерге матбугатта тел талымсызлыгын тәнкыйть итеп, болай дип язып чыккан иде: “Россия”не - әйдә, үзебезчә, милли булсын дип, тычканнар оялаган он бурасы исе килеп торган “Рәсәй”гә үзгәртәләр (ә бит заманында бик матур һәм зәвекъле “Русия” исеме булган... “Газета”ны, нигәдер, киреләнгәндәй, барак исе аңкып торган “гәҗит”кә төзәтәләр, “гәзит” тә түгел, ичмасам!” (ТЯ, 1992, 25/7, 4 б.)
Шул рәвешчә, язучылар, журналистлар әлеге сүзнең вариантлары арасында экспрессив-стилистик аерма күрәләр. И.Салаховның “Күкчәтау татарлары”ннан мисал:
- Каян? Газеталардан. Анда барысын да бәйнә-бәйнә язып торалар.
- Гәҗит алдырмыйм бит мин, Миңлебай абзый (М, 1996//1-2, 227, 228 б.).
Автор сөйләмендә һәм укымышлы персонаж сөйләмендә газета сүзе файдаланылган, ә газеталарны укып бармый торган түбән белемле персонаж сөйләмендә гәҗит сүзе кулланылган:
“Әйбәт гайбәт” телевизион тапшыруында: “Безнең гәҗит” - әйбәт газета!” - дип реклама ясады И. Фәйзрахманов.
Димәк, хәзерге татар әдәби телендә газета вариантына кануни өстенлек бирелә. Шуңа күрә бу сүз хәзерге орфографик сүзлекләргә: газета (ТТОС, 1983, 45 б.) яки газет, газетча, газетачы, газетачылык (ТТОС, 2002, 73 б.) дип теркәлеп килә.
Әйе, сүзнең кайсы орфоэпик вариантын сайлау язучының рус-европа телләреннән алынган сүзләргә мөнәсәбәтенә, текстның стиленә һәм язучының стилистик максатларына да бәйләнгән. Әгәр рус-европа алынмаларыныӊ орфографиясен татар теленең җанлы сөйләменә, гади сөйләмгә нигезлибез икән, ул чакта: “Кайсы чор кешесенең гади сөйләмен нигез итеп алырга?”, “Ничә яшьлек кеше сөйләмен орфоэпик норма итеп алырга?”, “Белеме ни дәрәҗәдә булган кешенең сөйләме орфоэпик өлге була ала?” , “Кайсы язуыбызда чагылыш тапкан орфоэпия үрнәк була ала?” кебек сораулар алга килеп баса. Чөнки орфоэпиягә тел күренешләре генә түгел, экстралингвистик күренешләр (иҗтимагый үзгәрешләр, сәясәт, нинди хәрефләрдән файдаланып язуыбыз (графика), орфография һәм сөйләүченең белем дәрәҗәсе, яшь үзенчәлеге һ.б. да) йогынты ясый.
Әгәр орфографияне татар теленең җанлы сөйләменә, гади сөйләмгә нигезлибез икән, ул чакта бер алынма сүзнең әллә ничә төрле варианты тагын да арта. Хәзерге матбугат битләрендә Россия сүзенең язылышы шикелле: Русия, Рәсәй, Рәчәй... Аларның кайсы орфографик норма булырлык? - Аны сайлау үзе зур проблема. Әгәр татар теленең фонетик төзелешен, җанлы сөйләмне орфографиягә нигез итеп алабыз икән, ул чакта Россия сүзенең язылышы Эрәсәй яки Ырусыя була, чөнки татар теленең үз сүзләре [р] авазына башланмый бит. Менә сиӊа тагын ике вариант.
Әдәби әйтелеш һәм язылыш нормаларын билгеләгәндә, орфоэпиясе һәм орфографиясе наданнарча бозылган сөйләмне күз алдында тота алмыйбыз. Мисал өчен, “Хәерле иртә” газетасында (1996/6, 2 б.) “Мондагы язганнар белән килешергә дә, килешмәскә дә була...” дигән исем астында басылган мәкалә гыйбрәтле. Газета ул мәкаләне “документларның стилистикасы сакланды” дигән искәрмә белән биргән. Мәкаләдә алынма сүзләрнеӊ язылышы сүзлекләргә теркәлгәнчә түгел: пункыт, нитраль, дикабер, бухалтер, протакул, организатция, предсидәтел , иниститут, портакул, үз кумытына, мурокта, фисмитор, дикабр, наябр, булгахтер, компликос, морокка, овтомабил һ.б. Бер үк сүзнеӊ төрлечә язылуы да күзгә ташлана. Мәсәлән, комиссия сүзе: рев комися, рефкомисия члиннәре, комесиясе. Ни “халыкчан” яңгыраштагы “Хәерле иртә” газетасы да “документларның стилистикасы сакланды” дигән искәрмә биргән икән, монда газетаның әлеге мәкаләдә күтәрелгән мәсьәләне киң җәмәгатьчелек алдына куюы белән бергә, мәкаләнең язылыш үзенчәлегенә үзенең тискәре мөнәсәбәтен белдерүе дә күренә.
Рус-Европа алынмаларының хәзерге телдәге әйтелешен-язылышын “вертикаль” стильләргә бүлеп өйрәнү кирәк. Орфоэпик-орфографик норма итеп алырга “таяну ноктасы” булырлык тел үзенчәлеген сайларга кирәк булып чыга. Ә бу хәл, үзеннән-үзе орфоэпик “урта стиль”, “югары стиль” һәм “түбән стиль” дигән төрләргә бүлүне һәм югары стиль итеп “китапча”, ягъни хәзерге тел белемендә орфографик принцип таләп иткән вариантны алу ихтыяҗын китереп чыгара. Стильләр, аеруча өч стиль, орфоэпиядә мөһим роль уйныйлар. Әйтелеш үзенчәлегеннән чыгып, теге яки бу стильләр аерыла. Һәм киресенчә: сөйләмдә авазларның әйтелеше конкрет стильгә карап сайлана.
В.Х.Хаков: “Вакытлар үтү белән әдәби телнең халык сөйләменә нигезләнүе бара-бара югары стильнең югала баруына китерә” (Хаков, 1993, 90 б.), дигән нәтиҗәгә килгән. ХХ гасыр башында әдәби телебезнеӊ сүз байлыгы татар теленеӊ гади сөйләменә нигезләнә баруын өйрәнүдән чыгып әйткән ул аны. Хәзерге чорның югары стиле милли, халыкчан стиль, ләкин шул ук вакытта халыкның галим һәм язучылары, шагыйрь һәм публицистлары тарафыннан эшкәртелгән тел.
Ләкин һәрбер чорның үз өч стиле бар. Әгәр Ломоносовлардан килгән “түбән стиль - халык стиле” (бу турыда: Хаков, 1972, 112 б.; Хаков, 1993, 92 б.) дигән фикерне искә төшерсәк, ул чакта “түбән стиль” дигәннән гади сөйләм стилен күз алдында тотарга кирәк булып чыга. Югары стильгә килеп кергән түбән стильгә хас берәмлекне Ш. Балли “арго” дип атаган: “Подобно тому как рабочая блуза шокирует среди фраков и вечерних платьев, арготизм кажется неуместным в разговоре людей из “хорошего общества”; он производит очень неприятное впечатление” (Балли, 1961, 28 б.).
Рус-европа алынмаларының югары стиле, ягъни әдәби стиль әйтелеше-язылышы үрнәге дип, “китапча” язылыш-әйтелеш эталонын, ягъни рус әдәби теленнән русча язылыш-яңгыраш үрнәге белән кабул ителгән сүзләрне алырга туры килә.
1) Югары стиль язылышы: жалоба, градус, комсомол, колхоз, төрмә, сентябрь, таблица, тонна, тормоз, торт, литр, метр, лампочка, снаряд, апрель, солдат, немец, телеграмма, рождество, котлет, совет, бильярд, фельдшер, шофер, скрипка .
2) Гади халык стилендәге язылыш: жалу, гырадыс, камсамул, калхуз, өтөрмә, синтәбер, таблитсы, тунны, турмыс, турт, литыр, митыр, лампычкы, эснәрәт, април, салдат, нимес, тилигырам, рыштуа, кәтлит, сәүит, биллиарт, филшер, шуфир, эскерипкә.
Мисаллардан күренгәнчә, рус-Европа алынмалары вертикаль яктан ике стильгә ачык рәвештә бүленә ала.
Хәзерге татар телендә рус-Европа алынмаларының орфографиясе һәм орфоэпиясе мәсьәләсендә фәнни хезмәтләр һәм иң соңгы академик грамматика бер генә кагыйдә тәкъдим итә: “График принцип хәзерге чорда барлык телләр өчен дә диярлек хас, ләкин татар орфографиясендә ул аеруча күзгә ташлана. Чөнки бездә рус теле аша кергән сүзләрнең байтагы, бигрәк тә терминнар, үзләренең тамыр һәм нигез өлешләрендә рус орфографиясендәгечә бирелә: революция, комитет, профсоюз, геометрия, физика һ.б.” (ТГ, 1 т. 1998, 109 б.). “Рус теленнән яки аның аша башка телләрдән кергән сүзләр әйтелешләре ягыннан төп ике төргә бүленәләр: 1) сөйләү теле аша (башлыча, Октябрь революциясенә кадәр) кергән сүзләр; 2) язма тел аша (башлыча, Октябрь революциясеннән соң) кергән сүзләр. Беренче төр сүзләр фонетик-морфологик яктан татар әдәби теленә ничек үзләштерелеп кабул ителгән булсалар, шулай әйтеләләр. Икенче төр сүзләр үзләренең тамыр һәм нигез өлешләрендә рус әдәби әйтелешендәгечә әйтеләләр” (Шунда ук, 148 б.). Шуңа күрә рус орфоэпиясендәгечә кабул ителгән сүзләрнеӊ дөрес әйтелешен белү өчен, рус теленең үзен яхшы белергә кирәк, дигән фикер әйтелә академик грамматикада (Шунда ук, 149 б.).
Үзгәртеп кору чорында татар әдәби телендәге Европа алынмаларына Европа телләре орфоэпиясенең йогынтысы сиземләнә башлады. Бу хәл аеруча “Азатлык” радиотапшыруларыннан башланып китте. Мәсәлән, кайбер алынмалардагы [г] тартыгын рус орфоэпиясе үрнәгендә түгел, [һ] тартыгы белән алыштыру: Стокһольм, Копенһаген, Бельһия (1999, 16/2); Праһа (1999, 4/3; (1999, 18/2) һ.б. Газеталарда да Генрих Гейне, Гельмут, Гитлер, Голливуд, Гельмгольц кебек сүзләрне Һенрих Һейне, Һельмут (З, 1998, 13/11, 3 б.), МҖ,1998, 10/7, 24 б.), Һитлер (МҖ, 1998, 9/10, 17 б.), Һолливуд чибәрләре (МҖ, 1999, 3/9, 15 б.), Бөек физик Һелмһольц (ШЧ ,1999, 12/3, 7 б.) дип язу күзгә ташлана башлады.
Монда да стилистик максат белән файдаланылган әйтелешне һәм язылышны орфоэпик һәм орфографик норма белән бутау ярамый.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, хәзерге татар әдәби телендә рус-европа алынмаларының югары стиль нормасы төгәл билгеләнгән.
Рус-европа алынмаларыныӊ әдәби әйтелеш һәм язылыш нормасы төгәл билгеләнгәнгә күрә, кайбер лексикографлар бәхәсле мәсьәләләрдән түбәндәгечә «качалар»: орфографик кагыйдәләре эшләнеп җитмәгән гарәп-фарсы алынмаларына, онытылган үз сүзләребезгә караганда, рус-европа алынмаларына өстенлек биреп, соӊгыларын сүзлекләргә бик яратып теркиләр, шуӊа күрәдер, татар теле сүзлекләре рус-европа алынмалары белән шыплап тутырылган. Бу яктан Ф.Ә.Ганиевнеӊ орфографик сүзлеге генә аерылып тора: эшләнеп җитмәгән татар орфографиясе өчен сүзлек төзүчеләрне генә гаепләп котылырга ярата торган кайберәүләрнеӊ үзен тарткалау-йолкуларыннан «курыкмыйча», гарәп-фарсы алынмаларына, онытылган сүзләребезгә ул сүзлектә киӊ урын биргән (Татар теленең орфография сүзлеге. Төзүчеләр: Ф.Ә.Ганиев, С.И.Исламетдинова; редакторы Ф.Ә.Ганиев. Казан: Раннур нәшрияты, 2002).
Ләкин шунысы бар: рус-европа алынмаларын нормада билгеләнгәнчә әйтү-язу белән аларны татар теленең гади сөйләмендәгечә әйтү-язу арасында экспрессив-стилистик аерма булганга күрә, сүзлекләр моны искә алырга, вариантка тиешле искәрмәне биреп китәргә бурычлылар.
Әдәбият.
Абдуллина Р.С. Алфавитка бәйле орфография һәм орфоэпия мәсьәләләре. Монография. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2006.
Абдуллина Р.С. Хәзерге татар теленеӊ орфографиясе һәм орфоэпиясе. Югары һәм махсус уку йортлары студентлары өчен уку әсбабы. - Казан: Мәгариф, 2006.
Абдуллина Р.С. Сөйләм культурасы. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.
Балли Ш. Французская стилистика. - М.: Иностранная литература, 1961.
Курбатов Х.Р. Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1960.
Курбатов Х.Р. Орфоэпия. Орфография // Татар грамматикасы. 1 том. Мәскәү: Инсан, Казань: Фикер, 1998, 104 - 112, 134 - 152 б.
Курбатов Х.Р. Татар әдәби теленең алфавит һәм орфография тарихы. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1999.
Скворцов Л.И. Теоретические основы культуры речи. - М.: Наука, 1980.
Шартлы кыскартылмалар
ТГ, 1998 - Татар грамматикасы. Өч томда. 1 т. Мәскәү: “Инсан”, Казан: “Фикер”, 1998.
РТС, 2001 - Ганиев Ф.А., Гаффарова Ф.Ф. Русско-татарский словарь. Под редакцией профессора Ф.А.Ганиева. Издание второе, исправленное и дополненное. - Казань: Татар. кн. изд-во, 2001.
ТРУУС, 1992 - Татарча-русча уку-укыту сүзлеге. - Мәскәү: “Рус теле”, 1992.
ТТОС, 1983 - Татар теленең орфографик сүзлеге. Төзүчеләр: А.Х.Нуриева, Ф.С.Фасеев, М.И.Мәхмүтов; редакторлар: М.З.Зәкиев, Г.А.Ахунов, Н.К.Габитов, В.К.Зыятдинов, Х.К.Курбатов, В.Х.Хаков. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1983.
ТТОС, 2002 - Татар теленең орфография сүзлеге. Төзүчеләр: Ф.Ә.Ганиев, С.И.Исламетдинова; редакторы Ф.Ә.Ганиев. Казан: Раннур нәшрияты, 2002.
ТТОС, 2010 - Татар теленең орфография сүзлеге. Төзүчеләр: Ф.Ә.Ганиев, С.И.Исламетдинова; редакторы Ф.Ә.Ганиев. - Казан: Раннур нәшрияты, 2002.
Газеталар: ВТ - “Ватаным Татарстан”, З - “Заман”, Мгт - “Мәгърифәт”, МҖ - “Мәдәни җомга”, ТЯ - “Татарстан яшьләре”, ШЧ - “Шәһри Чаллы”, Н - “Нур”, ХИ - “Хәерле иртә” газетасы.
Журналлар: Арг - “Аргамак”, И - “Идел”, КУ - “Казан утлары”, Мг - “Мәгариф”, М - “Мирас”, СМ — “Совет мәктәбе”, СТ - “Советская тюркология”, ФМ - “Фән һәм мәктәп” журналы.
Комментарийлар