Гражданнар сугышы кайтавазын күңелегездә яңартасыгыз килсә...
Соңгы вакытта яшьләр өчен хәрби-патриотик рухтагы чаралар үткәрүгә игътибар артты. Әйтик, узган ял көннәрендә Мамадыш районы террториясендәге тарихи Кирмәнчек шәһәрлегендә «Чорлар сугышы» дигән тарихи...
Соңгы вакытта яшьләр өчен хәрби-патриотик рухтагы чаралар үткәрүгә игътибар артты. Әйтик, узган ял көннәрендә Мамадыш районы террториясендәге тарихи Кирмәнчек шәһәрлегендә «Чорлар сугышы» дигән тарихи фестиваль булып узган иде. Анда булганнар Борынгы Рим һәм Борынгы Русь тарихы, аларда булган сугышлар, ул чорларның хәрби көчләре реконструкцияләре белән танышу мөмкинлеге алды. Бу атнаның шимбәсендә, ягъни 19 август көнне, Югары Ослан районындагы Соколка тавында тагын бер үзгә хәрби-тарихи фестиваль кунакларны үзенә җыячак. «Җиңелү белмәс һәм легендар» дип аталган әлеге фестиваль гражданнар сугышы вакытында Казанны азат итү вакыйгаларын чагылдырачак.
Бүгенге буын Бөек Ватан сугышы кайтавазы белән кинофильмнар карап, фронтовиклар белән очрашулар, музей экспонатлары, гаилә альбомнарындагы фотолар аша беркадәр таныш. Әмма гражданнар сугышы вакыйгаларына кагылышлы мәгълүматлары шактый сай. Менә шушы бушлыкны тулыландыру, иң мөһиме, 1918 елның август-сентябрендә Казанны азат итү вакыйгаларын күңелләрдә яңарту максатын күздә тотып оештырылачак та ул. Аерым алганда, 1920 елда Татарстанда оешкан Казан удар сугышчан бригадасының данлыклы юлы чагылдырылачак. Татарстан сугышчыларыннан төзелгән әлеге бригада, Казанны азат итүдә катнашудан тыш, Каховка плацдармы өчен барган сугышларда һәм Перекопны штурмлауда да актив катнаша.
Югары Осланда үтәчәк фестивальдә Татарстан, Башкортстаннан тыш, Ульяновск, Киров, Самара өлкәләреннән хәрби-тарихи клублар үз реконструкцияләре белән катнашырга җыена. Анда 150 ләп катнашучы һәм 3 меңнән артык тамашачы булыр дип көтелә. Тамашачылар өчен интерактив мәйданчыклар, концерт программасы әзерләнә. Көндезге сәгать 1 дән атлы гаскәрләр, броневиклар һәм авиатехника катнашында реконстукторлы сугыш күрсәтеләчәк.
Шулай ук 16 августтан 18 август аралыгында әлеге фестиваль тарихында беренче тапкыр буларак, туган як тарихын өйрәнү максатыннан укыту-өйрәнү җыеннары уздырылачак.
Югары Осланда узачак әлеге хәрби-тарихи фестиваль программасына кагылышлы мәьәләләр хакында бүген спикерлар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Комментарийлар