Логотип Магариф уку
Цитата:

Гүзәл Сәгыйтова: "Төп максат - сәнгать аша телне өйрәнү"

Ике ел эчендә Казанда популярлык казанган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа сезонына быел 15 июньдә старт бирелә. Ул атнаның һәр пәнҗешәмбесендә Камал театры янында узачак. Бу хакта «Татар-информ»...

Ике ел эчендә Казанда популярлык казанган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа сезонына быел 15 июньдә старт бирелә. Ул атнаның һәр пәнҗешәмбесендә Камал театры янында узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
"Без моңарчы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын шәһәрнең төрле паркларында һәм скверларында үткәрә идек. Быел аңа яңалык керттек. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» җәйнең һәр пәнҗешәмбесендә 18:00 сәгатьтә бер генә ноктада – Камал театры янында узачак", – дип сөйләде ул.
Аның сүзләренчә, чаралар татар телендә барачак.
"Бу очрашуларны татарча алып бару шарт булып тора. Төп максат – сәнгать аша телне өйрәнү. Бәлки әле бирегә килгән татар яшьләре биредә очрашып, танышып гаилә корып та җибәрерләр", – дигән өметләре белән дә уртаклашты ул.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» турында актуаль яңалыклар белән проектның «ВКонтакте» төркемендә танышып барырга мөмкин.

Фәния Лотфуллина


Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ