Логотип Магариф уку
Цитата:

Гырон Быдтон бәйрәменең кайда узачагы билгеле

Радмир Беляев Татарстанда Гырон Быдтон бәйрәме Менделеевск районында узачагын белдерде.

Республика Гырон Быдтон бәйрәме Менделеевск районында узачак. Бу хакта район башлыгы Радмир Беляев Яңабирде авылында гражданнар җыенында әйтте. «Менделеевск яңалыклары» шул хакта хәбәр итә.

Халык белән очрашуда хезмәт күрсәтүче оешмалар, хокук саклау органнары вәкилләре катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Елена Скворцова 2023 елда башкарылган эш турында хисап белән чыгыш ясады.

Радмир Беляев 2024 елга планнары белән уртаклашты, районның социаль-икътисади үсеше күрсәткечләре белән таныштырды.

Яңабирде авылында яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Алар терлек көтүе өчен урын бүлеп бирүгә, рейс автобусы хәрәкәтенә кагылды.

Җыен торак пункт активистларын бүләкләү белән тәмамланды. Тракторчы Николай Скворцов, волонтер Михаил Егоров, авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Нина Аксакова авыл һәм аның халкы файдасына сыйфатлы фидакяр хезмәтләре өчен башлыкның Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ