Логотип Магариф уку
Цитата:

Гыйнвардан эшләмәүче россиялеләрнең пенсияләре 4,8 процентка артачак

2023 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 4,8 процентка индексацияләнә. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков хәбәр итте.Парламент с...

2023 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 4,8 процентка индексацияләнә. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков хәбәр итте.
Парламент сәгатендә министр искә төшергәнчә, 2022 елда пенсияләрне арадаш индексацияләү уздырылган. Шулай итеп, июньдә Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча алар 10 процентка арткан. «Интерфакс» шул хакта хәбәр итә. 
«Хәзер гамәлдәге законнарда каралган ике этаплы индексация нәтиҗәләре буенча, 2022 елның 1 гыйнварына караганда пенсияләрнең тулаем күләме 15,3 процентка артачак», – диде Котяков.
tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ