Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яңа исем» иҗат лабораториясе Балтач авылында булып кайтты

Кичә «Яңа исем» иҗат лабораториясенә йөрүче яшьләр, проект остазлары, язучылар халык шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллин туып үскән Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылында булып кайтты.

Биредә халык шагыйре, ТРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллин үзенең туган нигезе, авыл мәктәбендә урнашкан музей-салоны һәм «Күгәрчен» чишмәсе белән таныштырды.

 «Яңа исем» әдәби мәктәбе «Татмедиа» АҖ, ТР Язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшрияты белән берлектә, ТР каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.   

Фото: //Гөлүсә Закирова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ