Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Кырлай мәктәбенә – 70 ел

Мәктәптә уку еллары – һәркем күңелендә кабатланмас матур хисләр, тирән истәлекләр калдыра торган иң гүзәл чор. Еллар үткән саен, күңелне канатландырып, кабат-кабат искә төшә торган гаҗәеп истәлекләре белән матур ул.

23 декабрьдә Арча районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбенә 70 ел тулуны билгеләп үттек. Мәктәбебез тарихы яраткан язучыбыз Әхмәт Фәйзи белән нык бәйләнгән. Татарстан хөкүмәте, партия өлкә комитеты каршында Яңа Кырлай авылында урта мәктәп төзү кирәклеге турында нәкъ менә ул күтәреп чыга да инде. Авылдашларыбыз СССР Югары Советы депутаты, колхоз рәисе Фәсәхәт апа Сафина, Яңа Кырлай башлангыч мәктәп мөдире Мансур абый Зарипов та – мәктәп салдыру эшенә җиң сызганып тотынган кешеләр. Мансур Зариф улы Зарипов СССР Югары Советы депутаты Сафина Фәсәхәт апаның депутат таныклыгы белән Мәскәүгә – СССР мәгариф министрлыгына хат яза, урта мәктәп салдыру өчен рөхсәт ала. Ләкин мәктәпнең аякка басуын аңа күрергә насыйп булмый. Ул 28 яшендә вафат була. 1950 – 1953 елларда ике катлы агач мәктәп төзелеше барган. 1953 елда Г.Тукай исемендәге урта мәктәп бинасында уку башлана. 8 нче класска шул ук елны 130 бала кабул ителә. Яңа Кырлай урта мәктәбенә Бирәзәбаш, Чиканас, Иске Иябаш, Яңа Иябаш, Әзәк, Симетбаш, Ашытбаш, Пионер, Алмалы, Кышкар, Өтнә авылларыннан да балалар йөреп укыган. Әлеге мәктәптә 500 дән артык бала белем алган еллар билгеле.
70 ел дәвамында белем учагы булган мәктәбебез бүгенге көндә дә районның алдынгы мәктәпләреннән санала. Уку йортында барлыгы 23 югары белемле укытучы (шуларның 12се – югары, 11е – беренче категорияле) укыта, барлыгы 116 бала белем ала. Узган ел мәктәп ашханәсенә капиталь ремонт ясалды, өч класс кабинеты “Үсеш ноктасы” проекты буенча ремонтланып, яңа укыту җиһазлары белән баетылды. Мәктәбебез 2021 елда Туган телләр елы уңаеннан «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәгариф оешмаларына ярдәм итү» грантын отып, күп кенә җиһазлар, татар халык киемнәре, Г.Тукай геройлары киемнәрен алды. 2023 елда профсоюз линиясе буенча “Иң яхшы коллектив килешү” республика конкурсында җиңүче булды.


Кунакларны матур чыгышлары белән Г.Тукай геройлары каршы алды. Тантаналы өлеш башланганчы, бәйрәмгә килүчеләр төрле елларда төшкән истәлекле фотосурәтләр, мәктәп тарихы, укытучыларның һәм укучыларның иҗади эшләре белән таныштылар. 


Менә бәйрәмнең тантаналы өлеше дә башланып китте. Директор Зөлфия Хәйруллина, һәркемне олы юбилей белән котлап, үзенең тирән рәхмәт хисләрен җиткерде. Кичәгә районыбызның хөрмәтле кешеләре, бик күп кунаклар чакырылган иде. Арча районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Шамил кызы Вафина,  Арча районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәммәдияров белем йортыбызның районда гына түгел, республикада да, үзенең дәрәҗәсен югалтмыйча, бик күркәм эшләре белән сокландыруы турында сөйләделәр һәм бүгенге көндә үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручы укытучыларны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының күкрәк билгеләре һәм Мактау грамоталары, Арча районы башлыгының һәм Мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. 


Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Гаяз улы Сәфәров та – мәктәбебез укучысы. Бәйрәм кичендә ул да күңелендә сакланган кадерле истәлекләре белән уртаклашты. Авыл җирлеге эшчәнлегендә актив катнашкан укытучыларга бүләкләрен тапшырды.


Мәктәбебезнең 70 еллык юбилее уңаеннан хөрмәтле ветеран мөгаллимнәрне әлеге якты, матур залда күрүдән күзләргә сагыну катнаш шатлык яшьләре тула. Еллар дәвамында намус белән хезмәттәшлек итеп, үз вакытында лаеклы ялга киткән ветераннарыбызны хөрмәтләп, сәхнә түренә дәшү, аларны бүләкләү аеруча күңелле булды. Алар һәрвакыт зур уңышларга этәреп, акыллы киңәшләрен биреп торалар.


Истәлекле кичәдә төрле елларда мәктәбебездә эшләгән, тик инде бүгенге көндә арабызда булмаган директорлар, укытучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Авыр туфраклары җиңел, караңгы гүрләре якты, урыннары оҗмахта булсын.


Мәктәбебезнең элекке укучылары арасында үзләренең тормышларын сәхнә белән бәйләүчеләр күп. Бүгенге бәйрәмдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,  “Сорнай” фольклор ансамбле җитәкчесе Ринат Гарәфи улы Гыйләҗев, композитор, музыкант, җырчы Татарстанның атказанган артисты Вәис Вәдүт улы Бәйрәмов катнаштылар. Алар татар халкының көй-моңнарын якташларына бүләк иттеләр.


Кунакларны укучыларыбыз тарафыннан уйналган театраль тамашалар таң калдырды. “Күңелле сәхнә” түгәрәгенә йөрүчеләребез быел “Сәйяр” республикакүләм театр фестивале лауреатлары булдылар. Чыннан да, укучыларыбыз укуда да сынатмыйлар, төрле конкурслар, олимпиадалар җиңүчеләре дә алар. 


Кичә матур җырлар, күңелле, дәртле биюләр белән дәвам иткән арада мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучыларның кабатланмас фикерләрен ишетү, җанга уелып кала торган матур теләкләрен тыңлау бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Өлкән буын белән яшь буын арасында сузылган күперләрнең нык булуын, буыннар бәйләнеше өзелмәүне тойдык.


Мәктәпнең 70 еллык бәйрәм кичәсенә килгән һәркем күңелләренә шифа, җаннарына рухи азык алып киткәндер. Тарихи истәлекләргә, күренекле шәхесләргә бай булган мәктәпнең даны онытылмасын, аның тагын олуг юбилейларын каршыларга насыйп булсын иде, дигән теләктә калам.


Миләүшә ЗАРИПОВА, 
Арча районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ