Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа проект “Ура, авылга”!

15 июльдән Татарстанның 5 районында әнә шундый яңа форматтагы лагерьлар эшли башлаячак.

Саф татар телендә җырлы-биюле уеннар, милли йолалар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, күңелле экскурсияләр, кичен учак янында җырлашып утырулар... 15 июльдән Татарстанның 5 районында әнә шундый яңа форматтагы лагерьлар эшли башлаячак. 

“Ура, авылга” проекты авылда яшәүче һәм шәһәрдән авылга кунакка кайтучы 6-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр өчен ясалган. Биредә 5 көн дәвамында 500дән артык бала һәм яшүсмер катнашачак дип көтелә. 

Яңа проектны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән «Алдынгалар хәрәкәте» тормышка ашыра. Лагерльләр республикабызның Әлки, Апас, Арча, Балтач һәм Теләче районнарында оештырыла.

Әлки: 15–19 июль – Кече Әлки, 22–26 июль – Чуаш Кичүе, 29 июль – 2 август – Базарлы Матак 
Апас:15–19 июль – Борнаш, 22–26 июль – Бакырчы, 29 июль – 2 август – Каратун 
Арча: 22–26 июль – Кушлавыч, Урта Курса, Урта Бәрәзә 
Балтач: 15–19 июль – Балтач, Карадуган, Норма 
Теләче: 15–19 июль – Теләче, 22–26 июль – Алан, 29 июль – 2 август – Иске Җөри

– Бу идея ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов белән сөйләшүдән соң туды. Максатыбыз – җәйге яллар вакытында яшьләрне туган телебезгә җәлеп итү, гореф-гадәтләребез, милли йолаларыбыз, авыл тормышы белән таныштыру. Авылга кайткан баланың ялы кызыклы һәм мәгънәле үтәргә тиеш. Хәзер күбесе телефон дөньясына чумып, тирә-юньгә игътибар да бирми. Без аларның ялы күңелле һәм файдалы узсын өчен тырышачакбыз, – дип сөйләде ТР Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов журналистлар белән очрашуда. 

Көндезге лагерьларда ашау һәм йоклау каралмаган. Балалар көн дәвамында төрле остаханәләр, дәресләр узып, бер-берсе белән аралашып, күңел ачып, вакытны файдалы уздырачаклар. Авылга хас булган һөнәрләр, кәсепләр, җырлар-биюләр, кул эшләре белән танышып, татар телен камилләштерәчәкләр, авыл тарихы һәм тормышы белән якынрак танышачаклар. Моның өчен һәр авылда махсус шатерлар урнаштырыла. Алар белән көн дәвамында махсус өйрәтелгән әйдаманнар эшләячәк. Шулай ук һәр катнашучыга махсус мерч – заманча милли стильдәге киемнәр бирү дә каралган.

Лагерьга йөрү өчен махсус конкурс яки сайлау аша узасы юк. Оештыручылар сүзләренә караганда, биредә район һәм авыл җирлекләрендә әби-бабайлары яки башка туганнары, дуслары булган яисә инде шушында ук яшәүчеләр катнаша ала.

Бу проект уңышка ирешсә, башка милли телләр өчен дә (мари, чуаш, удмурт) шушындый лагерьлар оештырырга уйлыйбыз, дип ышандыра оештыручылар.

Фәния Лотфуллина

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ