Яңа уку елына мәктәп каникулы графигы расланды
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы яңа уку елына чирекләр буенча белем алучылар өчен каникул графигын раслады.
Документ нигезендә, көзге каникул – 2026 елның 26 октябреннән 3 ноябренә кадәр, кышкы каникул– 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр, язгы каникул 2027 елның 27 мартыннан 4 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Җәйге яллар 2027 елның 27 маеннан 31 августына кадәр билгеләү тәкъдим ителә. Беренче сыйныф укучылары өчен 2027 елның 15–21 февралендә өстәмә каникул каралган.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар