Яңартылган «Электрон мәгариф» системасында татарча материаллар булачак
Татарстан мәктәпләре 1 гыйнвардан яңартылган «Татарстан Республикасы электрон мәгариф» мәгълүмат системасына күчте.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин яңартылган «Электрон мәгариф» системасында татарча материаллар булачагын белдерде.
Илсур Һадиуллин сүзләре буенча, киләчәктә республика укытучылары эшләгән видеодәресләр, укыту буенча материаллар урнаштырылачак.
Пресс-конференциядә әйтелгәнчә, яңартылган «Татарстан Республикасы электрон мәгариф» мәгълүмат системасы алга таба укытучыларның эшен җиңеләйтәчәк. Дәрес планнарын, укучыларга кирәкле мәгълүматны әлеге платформадан гына эшләп булачак.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Казанда Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованы искә алдылар
15 гыйнварда Әлфия Авзалованың тууына 91 ел, 16 гыйнварда исә Илһам Шакировның вафатына бүген биш ел булды.

Кичә татар милләтенең мәшһүр җырчылары Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованы искә алдылар. Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы мәрхүм җырчыларны искә алу һәм каберләренә чәчәк салуны оештырды.
Исегезгә төшереп узабыз: 15 гыйнварда Әлфия Авзалованың тууына 91 ел, 16 гыйнварда исә Илһам Шакировның вафатына бүген биш ел булды. «Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары мәшһүрләребез турында кызыклы истәлекләр сөйләде. Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге мәчет дин әһелләре тарафыннан мәрхүмнәр рухына атап, Коръән аятьләре укып дога кылынды», – дип хәбәр итте филармониянең музей мөдире Алсу Хәкимова.
Искә алу чарасын Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов алып барды. Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров турында җылы хатирәләре белән уртаклашты.
Мөршидә Кыямова
Фото: Гөлия Имамова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар