Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь пар «Россия» күргәзмәсеннән гаилә учагын алып кайтты

Зыятдиновлар гаиләсе Казанга кайтты – ир белән хатын Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форумында гаиләләрен рәсмиләштерде. Алар «Россия йөрәге» гаилә учагыннан кабызылган символик лампаданы алып кайтты. Нәкъ менә бу учак илдә башланып киткән Гаилә елы символы булачак.

«Без «Россия» күргәзмә-форумында беренче тапкыр гына булмадык. Аны карарга киңәш итәбез. Анда кызыклы әйберләр күп, сез үз илегез белән горурланачаксыз. Без Идел буе федераль округы өчен гаилә учагын алып кайтырга нәкъ менә безне сайлаулары белән бик горурланабыз. Бу мөмкинлек турында белгәч тә, без хәтта икеләнмәдек һәм шунда ук анда эләгергә тырышып карарга булдык», – дип сөйләде Сөмбел Зыятдинова.

Мәскәүдә учак кабызу тантанасында Россиянең төрле төбәкләреннән гаиләләр катнашты. Яшьләр, зур кызыл йөрәкле символик лампаданы алып, Татарстанга кайтырга чыккан.

«Казанга учак белән очу гомерлеккә истә калачак. Безне утырту алдыннан өч тапкыр тикшерделәр, бөтен җирдә документларны сорадылар. Ләкин учакны сүндермичә алып кайта алдык. Мин аны юл буе кулда тоттым. Аны башкача алып барырга ярамый, диделәр», – дип аңлатты Самат Зыятдинов.

Яшь пар шулай ук киләчәккә планнары белән уртаклашты. «Без икебез дә күп балалы гаиләләрдә үстек, алардан үрнәк алачакбыз», – дип көлемсерәп куйды алар.

Зыятдиновларны халык биюләре һәм җырлары белән тулы бер тамаша белән каршы алдылар. Яшьләргә аэропорт дикторы бәхет теләде.

Яшь пар гаилә утын бүген өйләнешәчәк парга тапшыру өчен аэропорттан туры «Казан» гаилә үзәгенә барды. Киләчәктә лампада да шунда урнашачак, һәм гаиләләрен теркәүчеләр аннан гаилә учагын кабыза алачак, дип өстәде Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина.

Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның 22 ноябрендә имзалаган карар нигезендә 2024 ел Россиядә Гаилә елы булачак. Кичә ул «Туганнар-Яратканнар» форумында булды һәм «Ел гаиләсе» һәм «Бу безнең гаилә» бөтенроссия гаилә конкурсларында катнашучылар һәм җиңүчеләр белән очрашты.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ