Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь укытучыларга ярдәм чаралары арта

Казанда яшь укытучылар өчен ярдәм системасы эшли.

Казан мэриясе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, быел Казан мәктәпләренә һәм башка мәгариф учреждениеләренә 460 яшь укытучы килгән. Бу үткән ел белән чагыштырганда 81 кешегә күбрәк, һәм соңгы елларда иң югары күрсәткеч.

Казанда яшь укытучылар өчен ярдәм системасы эшли. 2025 елның сентябреннән эшкә урнашканнан соң өч ел дәвамында аларга ай саен 10 мең сум күләмендә өстәмә акча түләнә. Шулай ук, Казан мэрының укыту һәм һөнәри үсеш өчен гранты да каралган. Ел саен якынча 50 яшь мөгаллим 30 мең сум ала.

Моннан тыш, яшь укытучыларның торак арендасын компенсациялиләү дә каралган. Биредә айлык түләү 20 мең сумны тәшкил итә. Шулай ук 300 укытучы торак шартларын яхшырту өчен 1 миллион сумлык сертификатлар алачак.

«Безнең яңа укытучы» республика грантында җиңүчеләр дә өч уку елы дәвамында ай саен өстәмә 10 мең сум алачак. 

Фото: mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ