Яшьләр авиациягә тартыла
Мәскәү өлкәсендәге Раменский көллиятендә «Очу аппаратының бортындагы техник радиоэлектрон комплексын җитештерү һәм аңа хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча югары технологияләр чемпионатының йомгаклау этабы узды.
Бу бәйге авиация тармагында эшләячәк белгечләрнең һөнәри осталыкларын чарлаучы мәйданчык булды. Анда Россиянең 10 төбәгеннән килгән яшьләр катнашты. Якташыбыз, Лаеш техник-икътисад техникумы студенты Матвей Пузырев ярышта икенче урынны яулады.
Шунысын да әйтик: әлеге чара «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Фото лицей архивыннан





Комментарийлар