Логотип Магариф уку
Цитата:

Җиде исем алыштырган көллият

Быел Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте үзенең оешуына 75 еллыгын билгеләп уза. Ул 1947 елда, СССР Министрлар Советының махсус Карары нигезендә, ТАССР Хезмәт резервлары министрлыгы...

Быел Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте үзенең оешуына 75 еллыгын билгеләп уза. Ул 1947 елда, СССР Министрлар Советының махсус Карары нигезендә, ТАССР Хезмәт резервлары министрлыгының индустриаль техникумы буларак оештырыла.
Уку йорты сугыштан соңгы иске, җимерек йортлар, калалар урынында күпкатлы яңа йортлар, яңа шәһәрләр кору һәм аларга хезмәт күрсәтү өчен яшьләрдән эшкә өйрәтүче осталар әзерләргә тиеш була. Берничә тапкыр исемен алыштыруга карамастан, кыйбласын беркайчан үзгәртми, бары тик вакытлар узу сәбәпле, искергән, кул көче сораган һөнәрләр урынына икътисад һәм бухгалтер исәбе, социаль хезмәт, йорт һәм коммуналь хуҗалык сервисы кебек заман таләп иткән бүлекләр, электрон җиһазлар белән эш итү соралган эчке санитар-техник җайланмаларны монтажлау һәм эксплуатацияләү, биналарда тиешле дымлылык һәм һава составын тәэмин итү, җилләтү, архитектура кебек яңа белгечлекләр генә өстәлә тора. Инде шактый «өлкән» яшьтә булуына карамастан, уку йорты хәзер дә яңалыкка омтылып яши, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы базарын заман рухын нечкә тоемлый белгән, яңа фикерле белгечләр белән тулыландыруын дәвам итә.

Көллият кемне әзерли?
Әлеге көллияткә барыр алдыннан, ата-аналарны иң борчыган сорауларны барларга керештем. Мондый һөнәри белем бирүче уку йортларында хәзер кемнәр укый? Бу сорау заманча уку йортларына урта мәктәпләрдән әзерлекләре йомшак булган 9 нчы сыйныф укучылары килә икән, дигән имеш-мимешләрдән килеп туган иде. Мондый сүзләрнең таралуы да яңа гасырда барлыкка килгән көллиятләрнең «ноно-
абруена» сукмый калмагандыр. Ник дисәң дә, совет чорында техникумнарның дәрәҗәсе зурдан иде. Замана технологиясен биш бармагы кебек белгән әзерлек-
ле белгечләр, электрон җиһазлар белән коралланган техник базалар бармы анда? Уку тәмамлангач, яңа һөнәр алган белгечләрне нинди перспектива көтә? Менә шундый сораулар эчендә кайнап, директор кабинетын ачып кердем.
–Безнең көллиятнең үткәненә борылып карасаң, Совет иленең төзелеш индустриясе тарихын күз алдына китерергә мөмкин, – дип башлады үзенең әңгәмәсен төзү тармагындагы урта һөнәри белем бирү йортларының директорлар советы рәисе, Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте директоры Җәмил Бакаев. – Оешуының беренче елларында ук, төзү осталары әзерләүче уку йорты буларак, техникум һөнәр, тимер юл училищеларына һәм ФЗӨ мәктәп-
ләренә «Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча производство мастерлары һәм һөнәри белемле эшчеләр «коярга» керешә. Шушы 75 ел эчендә якынча 18 меңнән артык белгеч әзерләп чыгаргандыр безнең уку йорты. Вакытлар узып, исеме җиде тапкыр үзгәрсә дә, асылы бер үк кала. Аның исемен намуслы, тырыш хезмәтләре белән Россия Федерациясенең атказанган хезмәткә өйрәтү осталары Виктор Иванович Пивсаев, Любовь Александровна Федотова, Тамара Михайловна Валишина кебек хезмәт ветераннары сак-лап калды. Бүген урта һөнәри белем бирүгә дәүләт тә, җәмәгатьчелек тә зур игътибар бирә. Сүз дә юк, мондый адымга беренче чиратта илне эшче кадрлар һәм урта буын җитәкчеләре белән тәэмин итү зарурлыгы да этәрә. Хәзер барлык яшьләр дә югары белем алам дип ашкынып тормый. Үзегез дә сизәсездер, югары белем модадан чыгып бара, чөнки вуз тәмамлаган белгечләрнең күпчелеге яхшы хезмәт хакы алып кинәнә алмый, эштән кыскартылучылар да шулар. Бәлки, бу күренеш социалистик система таралгач, югары белемле белгечләрнең илгә кирәксезгә әйләнүенә бәйледер. Урта һөнәри белем алган яшьләр, киресенчә, ун ел эчендә фатирлы да, машиналы да була, тормышын да җай гына алып бара. Төзү тармагына караган белгечләр турында әйткән дә юк, тикмәгә генә 9 нчы сыйныфны тәмамлаган яшьләр мәктәптән соң безгә укырга керергә атлыгып тормыйлар инде. Теләүчеләр күп булганга, аларны укырга да конкурс шартларында кабул итәбез.

Хезмәт базарында кирәклеләр
Үзем сораштырулардан шуны аңладым: мондагы көллияткә укырга килүче үсмерләр арасында 9 нчылар гына түгел, хәтта 11 нче сыйныфны тәмамлаганнар да байтак икән. Килүләренең төп сәбәбе: алар үзләре сайлаган һөнәргә ихтыяҗ һәрвакыт булачагына нык ышаналар һәм киләчәкләре өчен борчылмыйлар. Фикеремне Җәмил Гаделҗан улына да җиткерәм.
– Әйе шул, хәзер мәктәпне тәмамлаучылар да, аларның әти-әниләре дә көллият һәм техникумнарга килүдән курыкмыйлар, – дип ялгап китте сүземне Җәмил Гаделҗан улы Бакаев. – Беләсезме нигә? Чөнки урта һөнәри белем йортларының материал-техник базалары бай һәм укытучыларның белем бирү дәрәҗәсе бик нык үсте. Бу үз чиратында балаларда да, өлкәннәрдә дә безгә ышаныч уятты, һәм без бу ышанычны акладык. Чыгарылыш курс студентлары хезмәт базарында үзләрен көндәшлеккә сәләтле итеп күрсәтте, һәм бу аларга эш табуны күпкә җиңеләйтте. Безнең көллиятне тәмамлаучыларның 80 проценты эшкә үз белгечлекләре буенча урнаша. Татарстанда моңа ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ресурс үзәкләре төзү программасы тормышка ашырылу нәтиҗәсендә ирешелде. Уку йортлары бер дигән итеп яңартылды, һәм алар уку, эш җиһазлары белән тулысынча тәэмин ителде. Әле моннан берничә ел элек бу хакта уйларга да мөмкин түгел иде. Ә хәзер техникумнар һәм көллиятләрнең күбесе, нигездә, заманча белем бирү үзәкләренә әйләнде. Әмма ныклы материал база булдыру эшнең яртысы гына, моннан тыш, техникумнарны әзерлекле һөнәри педагогик кадр-
лар белән тәэмин итәргә кирәк бит әле. Ә хәзергә безнекедәй уку йортларында торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш буенча махсус фәннәрдән укытучылар кытлыгы сизелә, чөнки аларны беркайда да әзерләмиләр. Ә мин аның чыгу юлын беләм. Озакка сузмыйча, архитектура-төзелеш вузларында һөнәри белем бирүче урта уку йортлары өчен махсус фәннәр буенча аерым төркемнәр оештырырга кирәк. Шуның өчен КДАТУ ректоры Рәшит Корбангали улы Низамов белән көллияттә үзләрен таныткан яшьләрне әлеге вузда укытып, кабат үзебезгә укытучы итеп кайтаруны оештырдык. Башкача беркем дә безнең өчен белгечләр әзерләп бирмәячәк.
Җәмил Гаделҗан улы Бакаев көллияткә директор булып 2012 елда билгеләнә. Ул вакытта уку йортында студентлар саны 700 гә якын була. Аларның 5–6 ел эчендә 1100 дән артып китүенә тагын нәрсә сәбәп булган соң – бу хакта да озак кына гәпләшеп утырдык.
– Бу соравыгызга: «Балалар безгә ишелеп килә икән, димәк, без дөрес эшлибез», – дип, бер генә җөмлә белән дә җавап бирә алыр идем. Әмма, әйдәгез, тәфсилләп сөйләшик әле. 2013 елда уку йортының исеме Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте дип үзгәртелде. Аңлашыла ки, җитәкчелек безгә төзелештән тыш, коммуналь хуҗалыкка белгечләр әзерләүне бурыч итеп куйды. Ә мондый мөһим мәсьәләләрне бары тик партнёрлар белән генә хәл итәргә мөмкин.
Депутат үрнәк күрсәтмәсә
Соңгы елларда көллият дүрт яңа белгечлек үзләштерде. Бу – әзерлек-
ле кадрлар һәм ныклы материал база таләп итә торган бик тә катлау-
лы процесс. Дәүләт тәкъдим иткән «йорт һәм коммуналь хуҗалык сервисы» дигән белгечлекне безнең студентлар коммуналь хуҗалыкның шәһәрдә хезмәт куючы идарәче компанияләре ярдәмендә генә уңышлы үзләштерде. Биредә югары әзерлекле һөнәрманнар әзерләргә мөмкинлек ачкан Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалык җитәкчесе, Казан шәһәр думасы депутаты Олег Викторович Калимовка зур рәхмәт әйтәсе килә. Ул башта безнең студентларга күнекмәләрне үзләренең карамагындагы йортларда сынап карарга мөмкинлек бирде, аннары үзләрен сәләтле итеп күрсәткән студентларны үз карамагындагы йортларга хезмәт күрсәтергә эшкә алды. Икенче яңа белгечлек «Сантехник корылмаларны җилләтү һәм һава йөрешен тәэмин итүче приборларны монтажлау һәм эксплуатацияләү»дән гыйбарәт иде. Ул –бүген төзелеш өлкәсенең дә, торак-коммуналь хуҗалыгының да бик тә кирәкле һәм йомшак урыны. Чөнки күпфатирлы биек йортларны әлеге приборлардан башка күз алдына китерү кыен. Ул юнәлеш буенча да дәресләрне үзебезнең көллиятне тәмамлаган элекке студентлар алып бара. Алар бер үк вакытта архитектура-төзелеш университетында читтән торып югары белем алалар.
Архитектураны галимнәр төзелешнең җаны дип атый. Безнең көллият – урта һөнәри белем югарылыгында «архитектура» белгечлегенә укытырга лицензия алган беренче уку йорты. Казан кебек борынгы, чал калада шунсыз мөмкин дә түгелдер. Иске, тарихи йортлардагы шәһәребезгә генә хас архитектура бизәкләрен әкренләп булса да, яңа йорт фасадларына күчереп өлгерәсе килә. Шәһәребездә мондый вузның булуы да безнең бәхеттән дияргә кирәк, чөнки студентларыбызның көллият тәмамлаганнан соң да белемнәрен Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында дәвам итә алу мөмкинлеге бар. Узган ел ТР Мәгариф министрлыгы безгә «күпфатирлы йортларга хезмәт күрсәтү һәм идарә итү» профиле буенча белгечләр әзерләргә дәүләт заказы тапшырган иде. Без әлеге белгечлекне лицензияләдек, менә икенче ел инде аның буенча да студентлар кабул итәбез.
Аркадашлар булып
Кыска гына вакыт эчендә дүрт яңа белгечлек үзләштерү гади генә мәсьәлә түгел, уку йорты коллективы тарафыннан ул зур хезмәт һәм күп көч куюны таләп итә. «Хәрәкәттә – бәрәкәт», – ди халкыбыз. Эшләргә, иренмәскә, алга барырга кирәк. Моңа безнең бөтен мөмкинлекләребез бар.
Безгә кайвакыт белгечләр әзерләүдә торгынлык булмасын өчен, үзегезгә ярашлы шундый партнёрлар белән хезмәттәшлек итегез, диючеләр бар.
Алтын сүзләр, шулай диючеләргә рәхмәт кенә әйтәбез. Әйе, уку йорты эш бирүче белән кулга-кул тотынып, аркадашлар булып эшләгәндә генә яхшы нәтиҗә бирә. Менә шундый мисал китерим әле. Без республикада торак-коммуналь хуҗалыгына белгечләр әзерләүче бердәнбер уку йорты һәм бу базарга беренче тапкыр 2013 елда аяк бастык. Укуны яңа белгечлек яки һөнәр буенча тиешле дәрәҗәгә кую өчен вакыт кирәк. Шул ук вакытта эш бирүченең дә шушындый җаваплы хезмәттә тиңдәш буларак катнашуының әһәмиятен аңлавы мөһим. Бүген безнең Казан буенча партнёрларыбыз – «Мәскәү районының идарәче компаниясе» һәм «Уңайлы йорт» идарәче компаниясе». Без алар белән бергә эшлибез. Шулай да, дөресен әйтим, барысы да ал да гөл дип әйтә алмыйм, чатаклык-
лар да килеп чыккалый. Безнең укучылар аларда хезмәт күнекмәсе уза, аннары эшкә урнаша. Уртак тырышуларыбыз киләчәктә үзенең яхшы нәтиҗәсен бирер дип ышанам. Төзүчеләргә килгәндә исә, ул юнәлештә укучыларыбыз күп еллар буе «Ак таш» ААҖ, «Төзелеш сервисын ремонтлау» ААҖ, «Азино-1» торак милекчеләре ширкәте һәм башка оешмалар базасында студентларны укыту һәм күнекмәләр ныгытуның яңа алымнарын һәм формаларын үзләштерә. Казан архитектура-төзелеш университеты белән хезмәттәшлек турында килешү укытуның заманча алымнарын һәм формаларын кулланып оештырырга һәм алып барырга, өйрәнүләр базасын үзара файдалы итеп оештырырга, укытуны укытучы кадрлар белән көчәйтергә мөмкинлек бирә.
WorldSkillsның терәге
Хәзерге вакытта мәктәп укучылары да, махсус урта белем йорты студентлары да WorldSkills хәрәкәтендә актив катнаша. Димәк, яшь эшчеләр хәрәкәтенә канат җәяргә мөмкинлек бар. Бу хәрәкәт махсус урта белем системасының үсешенә дә уңай йогынты ясый дигән сүз түгелме соң? Моннан 20 еллар элек, шәһәр һөнәр училищелары һәм эре заводлар бөтенләй диярлек ябылганнан соң, Татарстанда эшчеләр хакында авыз ачып сөйләрлек рәт калмады, дип уйлыйлар иде. Әмма Халык-
ара WorldSkills хәрәкәтенең 2019 елда Казанда оештырган дөнья чемпио-
натында Татарстанның яшь эшчеләре беренче урынны яулагач, өлкәннәр яшь буынга өмет белән карап куйды.
Көллиятнең бу хәрәкәттәге уңышлары турында сорагач, Җәмил Гаделҗан улының күз карашлары яктырып китте.
– Гомумән, теләсә кайсы ярыш үсешкә ярдәм итә, – диде ул. – WorldSkills хәрәкәтендә 2012 елдан бирле катнашабыз инде. Безнең көллиятнең эшче һөнәрләре буенча төрле елларда Россия, Европа һәм дөнья чемпионы калганы булды. Әле менә 2021 елның декабрь аенда гына шушы хәрәкәтнең Татарстандагы бүлеге төзү профилендәге махсус урта белем йортлары арасында бәйге уздырды, һәм анда көллиятебезнең җыелма командасы беренче урынны яулады. Ярышта катнашучыларның берсе дә медальсез калмады. Шуның өстенә, әлеге халык-
ара хәрәкәттә актив катнашкан өчен, безнең уку йорты суперзаманча эш кораллары һәм җиһазлар белән ныгытылды.
Көллиятнең уңышлары куандыра. Әмма иң мөһиме ярышлар түгел, бәлки яшьләргә шул бәйгеләрдә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирүдә. Алар анда үз көчләренә ышаныч табалар. Табигый ки, алар үзләренең осталык-
ларын әлегә янәшәләрендә профессиональ оста-эксперт булганда гына күрсәтә ала. Әмма осталык ул әнә шундый бәйгеләр аша килә. Көллияттә исеме бөтен Татарстанга билгеле шундый осталарның берсе – Булат Галиуллин. Булат – Апас районы егете, кайчандыр шушы көллиятне бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Аннары без аны үзебезнең уку йортында калдыру җаен таптык. Читтән торып Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлады. Хәзер көллияттә махсус дәресләр алып бара, студентларның осталыгын арттыруда аның өлеше гаять зур. Булатның фидакярлеге безнең көллиятнең җыелма командасын республика көллиятләре арасында беренче урынны үз кулында тотарга мөмкинлек бирә. Бу егетнең куллары, чыннан да, алтын. Ул – балта остасы да, кирәксә, станокта бер дигән йорт җиһазлары да ясап куя, кирәксә, гәрәбәдәй сары нарат бүрәнәләрдән күз явын алырдай йорт та сала. Булат Нияз улына без күз өстендәге каш сыман итеп, кадерләп карыйбыз. Ул WorldSkills буенча Татарстан җыелма командасын Россия чемпионатына, ә Россия җыелма командасын дөнья чемпио-
натына әзерләшә. WorldSkills үзе дә бәйге имтиханнарын демонстрация-
ләүләр аша безнең уку процессында катнаша дигән сүз бит. Әнә шулай итеп ул безгә сыналган, ышанычлы, көндәшлеккә сәләтле белгечләр әзерләргә ярдәм итә. Шушы хезмәттә кайнап, студентларга туган телебездә белем бирергә дә онытмыйбыз. Беренче курста татар теле, икенчедә татар әдәбияты фән буларак укытыла, өченче курста исә ул һөнәри төшенчәләр кулланып үзләштерелә. Студентлар, нинди милләттән булуларына карамастан, һөнәри яктан ике телне үзләштерә, республика буенча уздырылган туган тел олимпиадаларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашалар. Бу җаваплы хезмәтне филология фәннәре кандидаты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Усман кызы Алиева җитәкли.
Шушы араларда гына уку йортының спорт комплексында Татарстан көллиятләре беренчелегенә татарча көрәш буенча ярышлар уздырылган. Бәйгегә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры, Казан шәһәренең көрәш федерациясе вице-президенты Фаил Габделбәр улы Әхмәдиев җитәкчелек иткән. Әлеге көрәшләрдә Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте егетләренең беренче урынны алулары йөрәккә май булып ятты. Җәмил әфәнде әйтмешли, көллияттә узган барлык төр бәйгеләр укырга, һөнәр үзләштерер-
гә көч, ышаныч бирә, үсәргә ярдәм итә, көндәшләр арасында сынатмас-
ка өйрәтә.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ