Логотип Магариф уку
Цитата:

Җиде туй гөрләп узды

Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында бу атнада 7 туй гөрләде

Ул «Байтирәк» мәгърифәти проекты кысаларында төрле халыкларның туйларына багышланган бәйрәм чарасы буларак оештырылды. Аны  берничә  ел элек шәһәр мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм  республикабызда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрә башлаган иде.

Бәйрәмдә тамашачыларны татар, рус, чуаш, удмурт, мари, мордва, башкортларның туй йолалары белән төрле районнардан һәм күрше республикалардан килгән фольклор коллективлары таныштырды.

Бу проектның фәнни җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә: «Кияү белән кәләш матур нәсел дәвамчылары ул. Алар әти-әниләре һәм әби-бабайларыннан күчкән гореф-гадәтләрне сакларга, аны балаларына тапшырырга тиеш. Тормыш итү шуннан гыйбарәт тә инде». 

Бәйрәм кунаклары төрле остаханәләр эше белән катнашты. Алар арасында: татарларның туй яулыкларын чигү, балчыктан парлы күгәрчен фигуралары эшләү, чуаш орнаменты белән савыт-саба, татар керәшеннәре, дмурт һәм мордва хатын-кызларының күкрәк бизәге, мари саклагычлары ясау, агачка уеп бизәк төшерү, ир-ат билбавын үрү, башкорт яулыгы чигү буенча мастер-класслар булды.

Чарада татар милли ризыгын пешерүдә катнашкан Төркиянең Казандагы баш консулы Угур Йылмаз: «Мин монда төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, традицияләрен, милли костюмнарын күрдем, аларның җырларын ишеттем. Бу һәр халыкның байлыгы, ул һичшиксез, сакланырга тиеш», – диде, бәйрәм тәэсирләре белән уртаклашып.   

Әлеге чараның тематик мәйданчыкларында төрле халык мәдәниятләре, гореф-гадәтләре, никах күренешләре тасвирланды. Борынгы заманда һәр йоланың үз мәгънәсе булган: әнисе кызын олы тормышка ничек озата, кияү кәләш өенә ничек керә, кәләшне ничек каршы алалар, туган-тумачалар үзләрен ничек тота – гаиләнең бәхетле киләчәге шушы йолаларны дөрес үтәүдән тора дип саналган. 

Бу көнне «Риваять» төрки-татар этно-төркеме, «Красная горка» ансамбле, «Кильдюшевские бабушки» фольклор ансамбле, «Бәрмәнчек» керәшен фольклор ансамбле, «Уяв» чуваш халык фольклор ансамбле, «Мурсескем» марий халык фольклор ансамбле, «Азвесям» удмурт эксперименталь триосы һәм башка иҗат коллективлары чыгыш ясады. Туй йолаларына багышланган бу чара кияүләр һәм кәләшләрнең күмәк парады белән тәмамланды.

«Байтирәк»нең «Балачак йолалары»на багышланган икенче чарасы шушы ук мәйданчыкта  7 август кичендә  узачак.
 

Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ