Логотип Магариф уку
Цитата:

«Идел-йорт – 2022» төбәкара театр коллективлары конкурсы спектакльләрен күрсәтү көннәре билгеләнде

В.И. Ленин исемендәге Мәдәният сараенда Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт – 2022» театр коллективлары конкурсының иң яхшы спектакльләре күрсәтеләчәк. Конкурсның 12 лауреаты спектакльләрне 7, 8, 9, 1...

В.И. Ленин исемендәге Мәдәният сараенда Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт – 2022» театр коллективлары конкурсының иң яхшы спектакльләре күрсәтеләчәк. Конкурсның 12 лауреаты спектакльләрне 7, 8, 9, 10, 16, 22 ноябрь 13:00 һәм 17:00 сәгатьтә тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә Татарстанның мәдәни ресурслар үзәге матбугат хезмәте.
Билетларны «Пушкин картасы» программасы буенча да алырга мөмкин.
Гран-прига лаек булган спектакльне күрсәтү һәм «Идел-йорт – 2022» XXII төбәкара театр коллективлары конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү 19 декабрьдә 18:30 сәгатьтә Г.Камал исемендәге театрында узачак.
Спектакльләрне Россиянең һәм республиканың атказанган мәдәният эшлеклеләре: Наталья Табачкова, Луара Шакирҗан, Луиза Шарова, Миләүшә Хәйруллина һәм Илназ Хәйбуллин бәяли.
Конкурс «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» программасын тормышка ашыру кысаларында уза һәм театр традицияләрен саклауга һәм милләтара багланышларны ныгытуга ярдәм итә. Конкурста катнашу өчен дөнья классик һәм заманча әдәбият пьесаларына нигезләнеп куелган спектакльләр тәкъдим ителә.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ