«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә старт бирелде
Бәйге татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматургларны барлау, аларны берләштерү һәм иҗатларын активлаштыру максатыннан оештырыла.
Бу елны XXV тапкыр уздырылучы «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә старт бирелде.
Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, «Идел» яшьләр үзәге.
Бәйге өч этапта узачак:
I этап – 2025 елның 6 февраленнән 30 сентябренә кадәр әдәби әсәрләрне кабул итү.
II этап – 2025 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү.
III этап – 2025 елның ноябрь көннәрендә йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә жюри тарафыннан әсәрләре уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен иҗади мәктәп оештыру.
Бәйгегә килгән эшләрне шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглардан торган мәртәбәле жюри бәяли. Алар бәяләренә нигезләнеп, III нче этапка катнашучылар чакырыла. Биредә алар өчен жюри тарафыннан остаханәләр, алдагы елларда «Иделем акчарлагы» бәйгесендә Гран-при алган яшьләр, каләм ияләре һәм татар телендә чыгучы матбугат чаралары вәкилләре белән очрашулар, әңгәмәләр оештырылачак. Әлеге турда катнашкан иҗатчыларның әсәрләре «Иделем акчарлагы» дип исемләнгән ел саен чыгып килүче җыентыкка керәчәк.
Бәйге түбәндәге категория катнашучылар арасында үткәрелә:
- 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге авторлар;
- 19 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авторлар.
Бәйге номинацияләре:
- поэзия;
- проза;
- драма.
Ватанны Саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, әлеге темаларга багышлап язылган поэзия, проза яки драма номинацияләрендә иң яхшы әсәр авторына бер махсус бүләк тапшырылачак.
Бәйгенең беренче этабына әдәби әсәрләр idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресы буенча 2025 елның 30 сентябренә 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Бәйгенең нигезләмәсе һәм гариза формасы әлеге сылтамада: https://disk.yandex.lt/d/cQMjY203ndu-FA
Фото: «Идел» яшьләр үзәге матбугат хезмәте
Комментарийлар