Илмир Ямалов: «Зур планнар куеп алга атлыйбыз»
Музыкант, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илмир Ямаловка «Мәгарифтәге казанышлар өчен» дигән дәүләт бүләге тапшырылды.
«Әнием гомере буе тәрбияче-педагог булды, хезмәттә генә түгел, тормыш үрнәгендә дә... Шуңа күрә мәгариф өлкәсендә хезмәт кую, ул безнең тамырлардан килә дисәк тә була. Рәхмәт, әнием!», – дип уртаклаша Илмир үзенең социаль челтәрләрендә.
«Рәхмәт җитәкчеләребезгә, шәхсән: Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улына, Казан шәһәренең Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәп директоры Мансуров Роберт Мияссар улына», – ди бүләкләнүче.
Фото шәхси архивтан





Комментарийлар