Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин: «Сез агымга каршы барырга сәләтле яшьләр»

Бүген, 1 июльдә, КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында татар теле һәм татар әдәбиятыннан бердәм республика имтиханын уңышлы тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның остазлары – укытучылар белән очрашу булды.

Аларны Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин  ТР Дәүләт Советы рәисе вазифасын башкаручы Марат Әхмәтов исеменнән сәламләде. «Марат Готыф улы сезгә булган ихтирамын, ышанычын җиткерергә кушты», – диде.

       «Татар теле – һәр баланың күңелендә нур уятучы зур бер көчтер. Сез, татар теленнән имтихан тапшырып, әти-әниләрегезне уңышларыгыз белән сөендерә алдыгыз. Имтихан нәтиҗәләре – ел дәверендә башкарган хезмәтегезнең җимеше. Сез – безнең горурлыгыбыз, киләчәгебез, өметебез. Сез – бер агымнан агып баручылар түгел. Сез – үз кыйблагызны сайлап, агымга каршы барырлык, агымны туктатып торырга сәләтле яшьләр», – дип  сөйләде Илсур  Гәрәй улы.

       Соңгы өч елда татар теле һәм татар әдәбиятыннан имтихан сайлаучылар арткан. 2024 елда 7 кеше тапшырса, узган ел 32 бала татар теленнән имтихан биргән. Быел аларның саны 79 га җиткән, шул исәптән өч бала татар әдәбиятыннан белемен тикшергән. 2025/2026 уку елында «туган (татар) тел» фәненнән бердәм республика имтиханын 79 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Шулар арасыннан Мөслимнән Йолдыз Хәсәнова  ике имтихан: татар теле һәм татар әдәбиятыннан уңышлы биргән.

       Бу фәннәрдән имтиханны Азнакай (1), Актаныш (2), Арча (1), Әтнә (1), Балтач (1), Бөгелмә (1), Казан (58), Кайбыч (1), Кукмара (3), Мөслим (1), Чаллы (5), Түбән Кама (1), Яңа Чишмә (1), Нурлат (1), Балык Бистәсе (1) районнары һәм шәһәрләре мәктәпләрендә белем алган укучылар тапшырган. Аларның кайберләре  очрашу вакытында министр алдында фикерләре белән дә уртаклаштылар.

       Соңыннан укучыларны һәм аларның остазларын  бүләкләү тантанасы узды. Кунакларны институт һәм югары белем алу шартлары белән таныштырдылар, «Белем» музее белән хозурланырга  чакырдылар. Шунысын да әйтик: быел татар теленнән  имтихан тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары арасында үзен  хәзердән КФУ студенты итеп хис итүчеләр дә бар.      Әлеге чарада  ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов,  КФУның  Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры  Рәдиф Җамалетдинов катнашты.

 Альберт САБИР

Автор фотолары

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ