Илсур Хәертдинов: «Театрда тәрбияләнгән бала башка төрле була...»
Бүген Әлмәт Татар дәүләт драма театрында биш пар яшь артистлар гаиләсе эшли. Бу бит үзе – гадәти булмаган күренеш. Хәер, Әлмәт те-атрының үзенчәлекле сыйфатларына тамашачылар да, театр белгечләр...
Бүген Әлмәт Татар дәүләт драма театрында биш пар яшь артистлар гаиләсе эшли. Бу бит үзе – гадәти булмаган күренеш. Хәер, Әлмәт те-
атрының үзенчәлекле сыйфатларына тамашачылар да, театр белгечләре дә күнекте инде. Тик бу театр гына түгел шул... Гаилә – башка дөнья. Алар – яшь артист гаиләләренең иң тәүгеләре. Театрдагы ул «яңалык» нәкъ менә алардан башланып китә. Сүзем Әлмәт Татар дәүләт драма театрының яшь, талантлы артистлары Резедә һәм Илсур Хәертдиновлар турында.
Алар театрга 2011 елда киләләр. Дистә ел, бер карасаң, бик аз, икенче яктан карасаң, алай ук аз да түгел. Шулвакыт эчендә шактый гына рольләр тудырырга, күп төбәкләрдә гастрольләрдә булырга өлгергәннәр. Уллары Ризван 1 нче сыйныфта укый, кечкенә Хәят бакчага йөри. Шат елмайган йөзләр, эчкерсез көлү, бер-берләренә ихтирамлы, игътибарлы мөнәсәбәт. Сөйләшкәндә, бер-берсен бүлдерми генә тыңлый белү. Гел китапта язганча. Мин үзара мондый мөнәсәбәтне шактый гомер бергә яшәгән хәзрәт белән остабикә арасында гына күргән идем.
Безнең бүгенге сөйләшүебез гаилә һәм тәрбия турында. Гадәттә, артистларның күбесе балаларының әлеге һөнәрне сайлавына каршы чыга. Чыннан да, авыр хезмәт. Алай дисәң, нинди хезмәт җиңел икән?! Шулай да... Ә менә аларга әтиәниләре каршы килмәгән. Балаларының сәләтләре, теләкләре барлыгын аңлап, нәкъ менә шул хезмәттә үзләрен табасына ышанганнар. Ә бәлки үзләре артист булмагач, алар да башкалар кебек, «җырлый да бии, матур тормыш» дип каршы килмәгәндер.
Сер түгел, театр иң югары сәнгать төре булып саналса да, сәхнәдәге артистлар уенын карап соклансалар да, никтер җиңелрәк кәсеп итеп карыйлар. Язмышларын сәхнә белән бәйләгәннәрнең гаилә тормышы барып чыкмый дигән сүзләр дә еш яңгырый.
Бу кешенең үзеннән, тәрбиясеннән тора, диделәр алар миңа беравыздан. Килешәм.
Алар гаилә тормышында да матурлык эзләүдән, матурлык күрүдән туктамыйлар. Гел эзләнүдә. Әлмәт театрының тагын бер шундый үзенчәлекле ягы бар: аларга җитәкчелек үзләрен төрле яклап ачу, күрсәтү мөмкинлеге тудыра. Форсаттан файдаланып, Илсур балалар өчен театр студиясе ачып җибәрә, ә Резедә яңартылган музей – «арт-мохит»тә сәнгать сөючеләргә шигъри мизгелләр бүләк итә. Илсурда педагоглык, режиссёрлык сәләте булса, Резедә – шагыйрә. Һәм әлеге гаилә үзләре тапкан, үзләре ачкан матурлыкны балаларга, сәнгать сөючеләргә дә күрсәтә. Бу бит барысы да төп эш белән параллель алып барыла. Гомумән, Әлмәт театры артистлары роль юк дип, вакытны бушка уздырмыйлар.
Хәзерге көндә Илсур «Тылсым» балалар театр студиясен оештырып, шуны җитәкли.
– Илсур, дөньяны матурлык саклап кала, дигән гыйбарә яши. Син нинди теләк-максатлар белән алындың бу эшкә?
– Әлбәттә, монда йөргән балаларның бөтенесе дә киләчәктә артист һөнәрен сайлар дигән максат куелмады. Театр бит ул– тәрбия мәктәбе. Тукай да бит: «Театр яктылыкка, нурга илтә», – дигән.

– Үзе театрдан, сәхнәдән ерак торган ата-анага нинди киңәш бирер идегез. Гомумән, алар нәрсәгә өметләнеп китерә сезгә балаларын?
– Һәр баланың сәләте бар. Бу театр училищесы түгел, менә сез алып килдегез дә, мин аңардан артист ясыйм дигән әйбер юк. Театр студиясе балага үсеш бирә. Кайбер бала бер елга бер адым, ә кемдер 10 адым атлый. Барысына да игътибар бар. Бер бала начар сөйли икән, аның пластикасы яхшы булырга мөмкин. Кемнеңдер сөйләме әйбәт. Икенчеләрендә тел дә, пластика да юк, ә менә ритмны яхшы тоемлый. Без шулай һәр баланың мөмкинлеген ачарга тырышабыз. Студиягә 5 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар йөри. Бүген бездә 5 төркем эшли. Татар театры булса да, төрле милләт балалары килә. Әлбәттә, кайберәүләр татар телен камилләштерергә дип бирә баласын.
Эшебезнең нәтиҗәсен елына ике тапкыр күрсәтәбез. Декабрь аенда һәм җәйге каникулга таралыр алдыннан йомгаклап, спектакль куябыз. Сәләтле балалар булганда, 4 яшьлекләрне дә алабыз. Сүз дә юк, студиягә йөрүче 50 баланың барысы да артист булмый, бәлки, арада берсе шул юлны сайлар. Кем өчендер хоббига әйләнер. Берәүләр театрның тугры тамашачысы булыр. Сәхнә балага ачылырга, үзенә ышанырга мөмкинлек бирә.
Театрда тәрбияләнгән бала башка төрле була.
Без Татарстанның атказанган артисты Гөлнара апа Вәлиева белән дә хезмәттәшлек итәбез. Менә быелдан яшь артист Илүсә Нәбиуллина да әлеге студиядә дәресләр бирә.
Әйе, әле бит икең дә шул театрда. Өйдә гаилә, балалар. Гаилә мәшәкатьләре янәшәсендә ятлыйсы рольләр, тудырасы образлар. Шуны да әйтергә кирәк: уллары Ризван да инде сәхнә «тәмен» белә, спектакльләрдә катнаша. Әйткәнемчә, әлеге гаиләнең хуҗабикәсе артист Резедә Хәертдинова– талантлы шагыйрә дә. Һәм сер итеп кенә әйтәм, бөтен театр дөньясын шаулаткан «Җил артыннан» әсәре дә тамашачыга аның тәрҗемәсендә килеп иреште.

– Резедә, шигърияткә кайчан вакыт табасың?
– Аңа махсус вакыт кирәк түгел. Илһам килгәндә теркәп кенә куярга кирәк. Ул бит вакытка карап тормый. Менә әле вакыт бар дип кенә шигырь тумый, – дип, рәхәт итеп көлеп җибәрде ул.
Гомумән, һәр икесенә төпле фикер, сайлаган һөнәрләрен ихлас ярату, коллегаларына, остазларына хөрмәт хас.
– Әгәр дә балагыз артист һөнәрен сайлыйм дисә, сез моңа ни әйтерсез?
– Мин шат кына, – дип, Резедә Илсурга карап куйды.
– Әгәр дә аның сәләте бар икән, каршы килмим.
– Әйе, алдагысы Аллаһ кулында. Тормыш күрсәтер. Ә сез нинди юллар үтеп килдегез театрга?
Елмаеп куйды да Резедә сүз башлады:
– Хыялым җырчы булу иде. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, музыка училищесына барырга теләдем. Минем әти – бик көчле характерлы, ике сөйләргә урын калдырмый торган кеше. «Барасың икән – театр училищесына. Син аны тәмамлагач, артист булып та эшли аласың. Теләгең булса, җырчы булу өчен, алга таба да уку мөмкинлеге була», – диде. Мәдәният институтына караганда, театр училищесын дәрәҗәлерәк уку йорты итеп карый иде ул. Театр училищесының исеме, дәрәҗәсе, даны бар. Күп артистлар, шуны тәмамлап, зур үрләр яулаган. Училищега имтиханнар биреп йөргәндә, педагогия институтының Айдар Фәйзрахманов классына укырга керергә дә исәп бар иде. Илдар абый Хәйруллинда имтиханнар биргәндә, бер турны үткән идем инде. Шунда ул, җыр буенча китәсең килмиме, дип сорап куйды. Һәм мин канатланып, шулай параллель укырга җыенам, дип, шатланып сөйләп бирдем. Ул кистереп кенә: «Юк,– диде. – Ике җирдә дә укымыйсың. Монда керергә булгансың икән, монда укыйсың», –диде.
Сүзне Илсур дәвам итте:
– Ходай Тәгаләдән бирелгән сәләт булгандыр инде. Авылда бит, шәһәрнеке белән чагыштырганда, түгәрәкләр алай бик сайланырлык түгел. Бездә көрәш һәм миңа якын булганы – театр атналыгы иде. Бәйге башта мәктәптә уза, аннан яхшы чыгыш ясаучылар районга бара. 3 нче сыйныфта укыганда, миңа Г.Тукайның «Су анасы»нда карак малайны уйнарга бирделәр. Мин аны бик яхшы уйнаганмын, күрәсең, нык итеп кул чаптылар, мактадылар. Шуннан мин төрле чараларны алып бара, чыгышлар ясый башладым. Оеткысы шул
3 нче сыйныфта салынгандыр, дип уйлыйм.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ниндидер ир-ат эше кирәк бит инде. Гаиләдә сөйләшеп-киңәштек тә, Чаллыга техник көллияткә документларны бирергә булдым. Ләкин, Чаллыга барып, туганнарда сөйләшеп утырганда сәнгатькә якынрак икәнемне белгәнгә, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә барып карарга киңәш иттеләр. Минем инде Чаллыда бер генә имтихан бирәсе калган иде. Алабугада мине бишкуллап каршы алдылар. Чөнки егетләр юк. Егерме кыз арасында берүзем укып чыктым.
– Укып бетерүгә, һәркем, бигрәк тә сәнгать кешесе, Казанга ябышып калырга тырыша. Сез?
– Училище бетергән кайбер курслар өчен эшкә урнашу шактый катлаулы да булгалый, – диде Резедә. – Безгә исә бик уңайлы туры килде. Әлмәт театры безне махсус курс буларак җыйган иде. Театр директоры Фәридә Бәгыйсовна безнең һәр имтиханны карап барды, һәрберебезне исемләп белә иде. Без инде Әлмәт театры белән таныш идек. Илдар абый үзе чыгарган «Кызлар килде авылга» премьерасына безне автобус белән алып килде.
Үзебез дә килеп күргәч, бу театр бигрәк тә якынайды инде безгә. Тик шулай да... Мин дә буталып йөрүчеләр арасында булдым. Казан бит. Казан. Кариев театрына киттем. Бардым. Директоры Роберт абый, син драма театры артисты булгач, Илдар абыеңда да укыгач, бездә эшлисең килерме икән, дигәнрәк итеп: «Ярый, кил»,– диде. Аннан төркемдәге егетләр белән сөйләштек тә, әле бит Кариевта эшли башламадык, әйдәгез, Әлмәткә барып карыйк, дип монда килдек. Килдек тә калдык.
– Язмыштыр инде, мин дә бирегә Фәридә Бәгыйсовна чакыруы буенча килдем. Ә бәлки Резедә тартып китергәндер. Укып бетерүгә мине армиягә алдылар. Мин хезмәт итеп театрга килгәндә, алар училище тәмамлап, монда эшкә килгәннәр иде. Театрга гына түгел, ә минем бәхеткә килгән булып чыкты Резедә.
– Син каләм дә тибрәткәлисең, язу талантың да шактый мулдан. Гадәттә, андыйларны мәктәп укытучылары тел, әдәбият юнәлешенә яки журналистикага барырга кодалыйлар. Әллә сиңа бер дә әйтүче булмадымы, Резедә?
– Укырга кергәндә, нигә берәр яхшырак җиргә кертмисез, шул профессияме инде, диючеләр аз булмады. Укытучыларым да әйтте. Әлбәттә, алар һәркайсы үзенчә яхшылык теләп инде.
– Таныласы килү ул яхшы сыйфатмы? – дип сорыйм мин алардан.
– Ул кешенең табигатедер дип уйлыйбыз. Сәхнәгә бит нинди максат белән чыгасың, – дип, бер-берләренә карап елмаештылар.
Яшьлек, син чыннан да шулкадәр матур, шулкадәр самими, чиста икәнсең. Алар белән сөйләшми, бары тик яшьлеккә сокланып кына да утырырга мөмкин булыр иде. Мин аларның һәр икесен дә төрле рольләрдә, төрле образларда күргәнем бар. Аларның тудырган рольләре дә чын, табигый, ихлас – үзләре төсле.
Әлмәт Татар дәүләт драма театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Исмәгыйлева Фәридә Бәгыйс кызы:
– Театрыбызның һәр артисты минем өчен балаларым кебек якын. Олыраклар театрның нигезен тотып торучы төп баганалары дисәк, яшьләр үзләренең бетмәс-төкәнмәс хыяллары белән безне алга таба этәрүчеләр дияр идем.
Хәертдиновлар да театр тормышына әнә шулай ялкынланып, канатланып килеп керде. Дистә еллап кына эшләүләренә карамастан, уңыш-
лары санап бетергесез. Илсур шушы еллар эчендә 30 лап спектакльдә уйнарга, 38 Халыкара, Россия күләмендәге театр фестивалендә, шул исәптән 4 тапкыр «Алтын битлек» милли театр фестивалендә катнашырга өлгерде. 2013 елда республика күләмендәге «Тантана» театр премиясенә, 2015, 2022 елларда Әлмәт районы башлыгының «Елның иң яхшы актёры» премиясенә, 2021елда «Боспорские агоны» халыкара сәнгать фестивалендә «Иң яхшы ир-ат роле» өчен «Алтын Ника»га лаек булды.
Илсур хәзер драмаларда да, комедияләрдә дә, трагик рольләрне дә рәхәтләнеп һәм оста уйный. Аның ярдәмендә театр һичнинди шикләнүсез татар, рус һәм чит ил классикларының катлаулы әсәрләренә алына. Яңа персонажга тотынганчы, Илсур пьесаның тарихи контекстын, шушы илнең, халыкның гореф-гадәтләрен һәм менталитетын җентекләп өйрәнә. Шуңа да немец драматургы Бертольд Брехт пьесасы буенча куелган «Туй» спектаклендә актёрны чын немецтан аерып булмавы гаҗәп тә түгел. Аның бу спектакльдәге кияү образын заманында «гениаль актёр, яки актёрның гениаль роле» дип яздылар.
Илсур Мөхәммәтдин улы актив кеше булуы, театрда гына түгел, шәһәрнең, төбәкнең дә иҗтимагый тормышында катнашуы белән дә игътибарны үзенә җәлеп итә. Театр базасында үзенең шәхси инициативасы буенча «Тылсым» балалар театр студиясен ачып җибәрде.
Хәләл җефете Резедә Хәертдинова турында да сөйләми булдыра алмыйм. 2011 елда Казан театр училищесын тәмамлап, безгә килде. Кыска гына вакыт эчендә төрле жанрдагы бик күп рольләрне башкарырга өлгерде. Моңлы артист, шуңа ул – җырлы спектакльләрнең бизәге. Көчле характердагы драматик рольләрне тамашачының күңеленә үтәрлек итеп башкара, шул ук вакытта комедияләрне дә үз итә.
Резедәнең шигырь язу сәләтен дә билгеләп үтмичә булмый. Моннан тыш, төрле иҗади кичәләргә сценарийлар язу эше дә аның өстендә. Курсташлары аны «курсыбызның Туфаны» дип йөртә. Сәхнәдә Р.Хәертдинова тәрҗемәсендә яңгыраган «Җил артыннан» спектакле күп кенә дәрәҗәле фестивальләр лауреаты булды. Әле декабрь аенда гына театрның яңа арт-киңлегендә Резедәнең шигырьләреннән, ретро җырлардан, композиторларыбыз әсәрләреннән торган «Кораб түгел дөньям, көймә генә» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрдек.
Бу матур гаиләгә һәм театрыбызның барлык хезмәткәрләренә киләчәктә дә тормышларында һәм иҗади хезмәтләрендә яңадан-яңа уңышлар теләп калам. Яңа ел һәркемгә бары бәхет-шатлык һәм матур хәбәрләр генә алып килсен!

Рәфкать ШАҺИЕВ
Фотолар гаилә архивыннан
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Әти – гадел, әни мәрхәмәтле булсын
Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Динебездә гаиләгә зур игътибар бирелә. Аңлашыладыр: гаилә тулы булмаса, анда шатлык, тынычлык, бәхет, тәрбия тулы була алмый. Гаиләдә һәрбер кешенең үз урыны бар. Әни кеше,...

Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Динебездә гаиләгә зур игътибар бирелә. Аңлашыладыр: гаилә тулы булмаса, анда шатлык, тынычлык, бәхет, тәрбия тулы була алмый. Гаиләдә һәрбер кешенең үз урыны бар. Әни кеше, әти кеше, дәү әни, дәү әти, абый-апа, бертуганнар аерым урын били.
Гаиләдә кем иң зур хөрмәткә лаек, дип сорагач, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Әниегез!» – дип җавап биргән. Аннары кем дип кызыксынгач та: «Әниегез!» – дип җаваплаган. Өченче мәртәбә сорагач та, шул ук җавапны кабатлаган. Дүртенче тапкыр сорагач кына: «Әтиегез!» – дип белдергән. Моны инде, билгеле, әни кешенең хакы өч мәртәбә артык дип түгел, әни кеше өч тапкыр күбрәк хөрмәт ителергә тиеш дип аңларга кирәк. Әлбәттә, әти кешенең дә гаиләдә урыны зур. Һәрхәлдә, әни кешедән соң әти хакы бара. Ничек кенә теләсәк тә, бигрәк тә кечкенә чагында балалар әнисе янында күбрәк була. Тугыз ай йөрәге янында йөрткән, авырлык белән тапкан, имезгән... Баланы бакканда, тәрбияләгәндә, кайсы яктан гына карасак та, әни кешенең вазифасы, җаваплылыгы зуррак. Билгеле, бу сүзләрне әти кешене хөрмәт итмәсәң дә була, аның әһәмияте кечкенә икән дип аңларга ярамый. Әти кеше дә, бала тәрбияләгәндә, әһәмиятле урын били.
Статистика мәгълүматларына караганда, бездә әтисез генә бала табып үстерүче әниләр шактый нык арткан. Үзем өчен генә табам, бер баланы үзем дә аякка бастыра алам, дип фикер йөртүчеләрнең саны, ни кызганыч, һич тә кимүгә бармый. Бу – тамырдан хата фикер. Белгечләр раславынча, психик авырулар белән авырып хастаханәгә эләккән балаларның 80 проценты әтисез тәрбияләнүче кызлар, малайлар икән. Өйдән чыгып качкан яшүсмерләрнең 90 проценты әтисез гаиләдә үскәннәр. Үз-үзенә кул салу хастасына бирешүче балалар әни тәрбиясендә генә үсүчеләр арасында ике тапкыр күбрәк, диләр.
Гаиләдә әти булмаса, бала кимсенеп үсә яки ул вазифаны үтәүчене башка урыннан эзли башлый. Шуның өчен гаиләдә әни дә, әти дә булырга тиеш.
Әти – гадел, әни мәрхәмәтле булсын
Дини яктан караганда, әти кеше белән әни кешенең үзенчәлеге, төп сыйфаты нидән гыйбарәт дигәндә, әти – гадел, әни мәрхәмәтле булырга тиеш, диләр. Әти кеше дә рәхимле, шул ук вакытта гадел дә булса, гаиләдә аның абруе бермә-бер арта (ни кызганыч, кайбер хатын-кызларыбыз, моны аңламыйча, ирен санлап бетерми, шулай балалары алдында әти кешенең абруен төшерә). Хатыны ирен хөрмәт итсә, балалары да әтиләрен ихтирам итә. Шулай әти сүзе гаиләдә зур, саллы була. Иң әүвәл әти кеше, балаларына гаделлек белән карап, берсен башкаларыннан артыграк якламаска, кайсындыр ныграк яратса да, моны бүтәннәренә сиздермәскә, тигезлек сакларга тиеш. Югыйсә балалар арасында көнчелек, нәфрәт туарга мөмкин. Әти сүзе дигәннән. Кайвакытта балалар артык шукланып, йөгәнсезләнеп китә. Шундый чакта әни кеше, әтиегезгә әйтәм, дип кисәтергә тиеш. Куркыту йөзеннән түгел, әтиегез кырысрак, озак уйлап тормас, эләктерергә дә мөмкин, дип аңларга кирәк моны. Әти үрнәк булса, бала шуңа охшарга тырыша. Ниндидер кыен хәл килеп чыкса, әти яклар дип ышана.
Әнинең үзенә күрә мәхәббәте булса, әтинең дә үзенә күрә балаларына мәхәббәте, мәрхәмәте булсын. Әти кеше дорфа, таләпчән булып, мин хуҗа, мин җаваплы, дип кырыс кына йөрмичә, балалар белән уйнарга, аралашырга да тиеш. Аларның проблемаларын тыңлап, төпле үгет-нәсыйхәтен, киңәшен бирсен. Әйтик, Мөхәммәд пәйгамбәребез намаз укыганда, оныклары аның муенына менеп атланган, арттан килеп кочып алган, алдына килеп яткан. Ул сәҗдәдә булса да какмаган, сукмаган, комачаулап йөрмәгез әле, дип этеп-төртеп җибәрмәгән, тупаслык күрсәтмәгән. Бервакыт бер кеше Пәйгамбәребезнең оныкларын үпкәнен күрә дә: «Минем ун балам бар, аларның берсен дә үпкәнем, сөйгәнем булмады, алар белән уйнап утырырга да вакытым юк», – дип әйтә икән. «Аллаһы Тәгалә синең күңелеңә мәрхәмәтлек бирмәсә, мин нишли алам инде?!» – дип җавап кайтара моңа рәсүлебез. Мөхәммәд пәйгамбәр балалары, оныклары белән уйнаган, аралашкан, хәлләрен сораштырып торган. Балалары аңардан куркып тормаган, хөрмәт тә иткән, яраткан да.
Әти кешенең балаларга мәхәббәте, йомшаклыгы, җылы карашы булмаса, бала игътибар-назны башка җирдән эзли башлый. Әйтик, кемдер укытучысын, тренерын әтисе урынына күрә. Бер караганда, спортны үз итү начар түгел. Ләкин бит әле: урам тәрбиясе дигән нәрсә дә бар. Баланың, яман кешеләргә ияреп, җинаять юлына кереп китү ихтималы да юк түгел. Интернетта хәзер нинди генә секталар, ялган остазлар юк.
Иң хәерле сәдака
Әти кешенең тагын бер зур җаваплылыгы – гаиләнең матди ягын тәэмин итү, хатынының, балаларының өс-башын кайгырту, ризык алып кайту. Гаиләдә әти кеше булмаса, әни кешегә икеләтә күбрәк эшләргә туры килә. Ул эштә озаграк була икән, балаларга ана назы да азрак эләгә. Эштән арып-талып кайткач, тәрбиягә, балалар белән сөйләшергә вакыты, мөмкинлеге калмый. Шуңа күрә эшләп хәләл мал табу – ир кешенең мөһим вазифасы. Ир кеше эшләп гаиләсен тукландырып торса, өйдә тотрыклылык барлыкка килә. Хатын-кыз, кайдан ризык табыйм, дип баш ватмый. Вакыты башка кирәкле, мөһим эшләргә сарыф ителә.
Сер түгел, алимент түләүдән качып йөрүче байтак әтиләр бар. Дини булмаганлыктанмы, Алладан курыкмагангамы, бу дөньяда кача алдым дип уйлый ул. Тик теге бала әтисенә рәнҗеп, тумыштан нәфрәт белән үсә ләбаса. Ул да бит, Алла сакласын, үз балаларын шулай калдырып китәргә мөмкин. Яки бу ир кеше яшь вакытында герой булып, батыраеп, кукраеп йөри дә, аннары, өлкән яшькә җиткәч, кем белә, нинди хәлдә калыр? Олыгайдан көнендә яшендә кайтып балаларының ишеген шакырга, күрергә, аралашырга теләргә мөмкин ич. Шуңа күрә баланың Ходайдан бирелгән әманәт икәнен онытырга ярамый. Инде теге яки бу сәбәп белән гаилә таркала, никахлы, тату тормыш килеп чыкмый икән, бала гаепле түгел. Балаң синеке ич. Син аны кайгыртырга, хәләл ризык белән тәэмин итәргә бурычлы. Бала башкалар арасында кимсенеп үсмәсен өчен аралашып тору да мөһим. Ерактарак булса да, әтисе барлыгын бала белеп торсын, бик кирәк вакытта, бәйрәмнәрдә булса да аралаша алсын. Димәк, әти кеше рухи яктан да бала тәрбияләүдә катнашырга тиеш. Шуңа күрә кешенең үз гаиләсен карауга тоткан акчасы иң кирәкле, иң мөһим сәдака булып чыга. Гаиләсенә, балаларына нәрсәдер сатып алды икән, димәк, ул – иң хәерле сәдака. Шуңа да инде «Сәдаканы иң элек үзеңә бир» дигән гыйбарәне иң әүвәл үз гаиләңне кайгырт дип аңларга кирәк. Шундый кешеләр дә бар: җәмгыятьтә үзләрен юмарт, иганәче зат итеп күрсәтергә теләп, тегендә-монда акча тараталар. Шул ук вакытта, балалары мохтаҗлык кичерә торып, алиментларын түләмиләр. Гаиләңне тәэмин иткәч кенә, башкаларны кайгыртырга мөмкин, дип өйрәтә динебез.
Ни кызганыч, гарип бала туды дип, моның сәбәбен хатыныннан яки үзеннән күреп, яисә куркып калып, гел күз алдында тормасын дип тә, гаиләсен ташлап чыгып китүче ир-атлар да бар. Билгеле, бу – бик зур сынау. Беренчедән, онытмаска кирәк: баланы бирүче – Аллаһы Тәгалә. Сау-
сәламәт булса да, авыру булса да, Ходай бирде икән, без инде аны каршы алырга тиеш. Ризыкны бирүче – Аллаһы Тәгалә. Әти-әни сәбәпче булса, үстерүче дә – Ул. Баланың сәламәтлеген алды икән, Раббыбыз көтмәгән яктан бу гаиләнең ризыгын арттырырга, башка нәрсәләр бирергә мөмкин. Ышанырга кирәк: Ул ризыксыз, ярдәмсез калдырмый. Кайбер кеше авырудан, авырлыктан куркып качарга тели. Бу сынауны үтеп, Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәсе бар. Аннары Алла сакласын, авыру бала яныннан качтың да, бер-ике айдан үзеңнең тагын да кыенрак хәлдә калуың ихтимал. Балага караганда да мохтаҗрак хәлдә калуың бар. Бу бала бәлкем үсеп җитеп әтисен дә карар. Ул вакытта оят булмасмы?!
Мөхәммәд пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Һәрберегез – көтүче, һәрберегез үз көтүе өчен җаваплы», – диелгән. Әти кеше – гаиләсенең көтүчесе. Ул гаиләсе өчен Аллаһ каршында җаваплы. Хатыны, балалары, оныклары өчен ир кеше җаваплы. Иң куркынычы – баланың авыру булуы да түгел, Алла сакласын, имансыз иттереп тәрбияләү. Әгәр тәрбия бирмәсә, Аллаһның барлыгын өйрәтмәсә, бала динсез, имансыз булып үссә, бу – иң куркынычы. Шуңа күрә баланың иманлы, тәртипле булып үсүендә әти кешенең урыны, җаваплылыгы бик зур. Билгеле, тегенди, мондый булыгыз, дип сөйләп кенә утырмыйча, әти кеше үзе дә үрнәк булырга, яхшы гамәлләр, игелекләр кылырга тиеш.

Алмаз хәзрәт Мөслихов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар