Логотип Магариф уку
Цитата:

Иннополис ясалма интеллект буенча Бөтенроссия чемпионатын кабул итәчәк

26 октябрьдән 25 ноябрьгә кадәр «Цифрлы алгарыш. Сезон: ясалма интеллект» дип аталган өченче Бөтенроссия чемпионаты үтәчәк. Ул – «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе....


26 октябрьдән 25 ноябрьгә кадәр «Цифрлы алгарыш. Сезон: ясалма интеллект» дип аталган өченче Бөтенроссия чемпионаты үтәчәк. Ул – «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 




Бөтен Россиядән җыелган катнашучылар ай дәвамында онлайн шөгыльләнәчәк. Ясалма интеллект методлары белән чишелә торган биремнәрне «Иннополис Университеты», Шереметьево халыкара аэропорты һәм «Россия Почтасы» тәкъдим итә.
Приз фонды – 3 млн сум. Катнашучылар агрокультураларны классификацияләячәк, почта элемтәсе югалтуларын фаразлаячак һәм аэропортның маршрут инфраструктурасын яхшыртачак. Чемпионат Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярдәмендә уза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ