Логотип Магариф уку
Цитата:

«Иртәгә йолдызлар» проекты барлык музыка мәктәпләрен колачлый

С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында яшь музыкантларның «Иртәгә йолдызлар» республика иҗат программасы финалистлары концерты узачак.

Бүген, 13 майда, С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында яшь музыкантларның "Иртәгә йолдызлар" республика иҗат программасы финалистлары концерты узачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә проект авторы, La Primavera программасы һәм оркестрының сәнгать җитәкчесе, дирижер Рөстәм Абязов сөйләде. 

"Мин бу проект белән бик горурланам, чөнки дөньяда аның аналоглары юк. Әлбәттә, оркестрлар вакыт-вакыт балалар, солистлар белән концертларда катнашырга чакыралар, әмма, кагыйдә буларак, бу я конкурс лауреатлары яки махсус музыка мәктәпләре укучылары. Ә без гадәти җидееллык музыка мәктәпләренә игътибар итәргә телибез. Нәкъ менә шуның белән аерылып торабыз да”, – дип сөйләде Абязов.

Бу сезонда сайлап алу турында республиканың төрле районнарыннан музыка мәктәпләреннән һәм балалар иҗат коллективларыннан меңгә якын талантлы балалар катнашкан. Финал концертында 3 нче Чаллы балалар музыка мәктәбенең «Кояш балалары» хоры, Нурлат балалар сәнгать мәктәбенең «Лазоревый цвет» вокаль ансамбле, шулай ук Татарстанның төрле районнарыннан 28 бала катнашачак.

«Иртәгә йолдызлар»да 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшь музыкантлар үзләрен сынап карый ала. Татарстан шартлы рәвештә зур шәһәрләр тирәсендәге 6 секторга бүленгән, анда район дәрәҗәсендәге тыңлаулар һәм концертлар уза. Һәр катнашучыны Рөстәм Абязов шәхсән үзе бәяләячәк.

 «Иртәгә йолдызлар " финалистлары концерты 18.30 да башлана һәм ике бүлектә уза.

Автор фотосы
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Казан Бөтенроссия китапханә форумы үтәчәк

19–24 майда Казанда «Күп полярлы дөньяда китапханә» Бөтенроссия китапханә конгрессы узачак.

ТР Мәдәният министрлыгында хәбәр итүләренчә, Бөтенроссия китапханә конгрессы «Мәдәният» илкүләм проекты буенча бирелгән гранты аша гамәлгә ашырыла. Чарага бөтен илдән 1,5 меңнән артык белгеч җыелачак. Биредә төрле төрдәге китапханәләр эшчәнлеге турында 700 гә якын катнашучының чыгышы тыңланачак.

Форум кунаклары «Комплектатор мәктәбе», «Каталогизатор мәктәбе», «Реставратор мәктәбе», «Китапханә блогеры мәктәбе» семинарларында катнашачак һәм «Китап укуны өйрәнәбез» күчмә лабораториясе белән дә танышачак. Бу чаралар катнашучыларга эш тәҗрибәсен арттырырга яңа мөмкинлекләр ачачак.

Чарага  Белоруссия, Һиндстан, Иран, Кытай, Куба, Сербия экспертлары чакырылган.  Шулай  ук Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан китапханәләренең яшь белгечләренең катнашуы да көтелә.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ