«Ислам картасы» кулланышка керәчәк
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Т-Банкның ислам банкингында әлеге юнәлеш буенча җитәкчесе Әсхәт Гыйниятов белән эшлекле очрашу үткәрде. Анда сүз Т-Банкының «Ислам картасы»н куллану хакында сүз барды.
Бу продукт Россия өчен зур әһәмияткә ия. Мөфти белән әңгәмә барышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә әлеге продуктны шәригать кануннары буенча аккредитация үткәрү һәм эшләтеп җибәрү белән бәйле мөһим мәсьәләләр дә каралды.
Т-Банкның «Ислам дебет картасы» берничә өстенлеккә ия: анда яшерен комиссияләр һәм хезмәт күрсәтү өчен штрафлар юк, ислам кануннары буенча тыелган өлкәләрдә сатып алуларга чикләүләр билгеләнгән. Картаны Россиянең бөтен территориясендә рәсмиләштерергә мөмкин. Банкоматлар һәм мобиль кушымталар татар телендә дә хезмәт күрсәтәчәк. Продукт быелның өченче кварталында кулланылышка тапшырылырга тиеш.
Очрашуда Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев, мөфтиятнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков катнашты, – дип хәбәр итте ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Альберт САБИР
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Югары Әлки авылында «Мәтрүшкә бәйрәме» үткән
Әлки районы Югары Әлки авылында эшләүче «Тургай» фольклор ансамбле «Мәтрүшкә бәйрәме» уздырды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Алсу Закирова яза.
«Мин ел саен урман буенда, агачлыклар янында үскән хуш исле мәтрүшкәне җыярга яратам. Быел мәтрүшкә күпләп үскән бер аланлыкка тап булгач, клубыбыз мәдәният йортына йөрүче җырчыларым белән шул матур урынга барып, мәтрүшкә бәйрәме үткәрергә дигән фикер туды. Ансамбль оешкач, милли киемнәр тектергән идек, шуларны кидек. Гармунчыбыз да булды. Биектауда яшәүче сеңлемнең улы Самат җәйге ялда авылга кайтты. Ул баянчылар түгәрәгенә йөри, башлангыч дәрәҗәдә булса да берничә татар көен уйный да белә», – дип сөйләде мәдәният йорты мөдире Фәния Миңһаҗева.
Шулай итеп, әлеге мәдәният йорты хезмәткәрләре рәхәтләнеп ял итеп кайта. Пешереп алып барылган милли ризыклар: итле бәлеш, башка камыр ризыклары белән табын коралар, мәтрүшкә салынган тәмле чәй кайнаталар. Табын артында, күмәкләшеп, борынгы милли җырларыбызны башкаралар. Кыш айларында хуш исе белән ямьле җәйне искә алырга ярдәм итүче һәм тәнгә сихәт бирүче мәтрүшкәсен исә өйгә җыеп алып кайталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар