Июнь аенда озын яллар һәм кыска эш атнасы көтелә
Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә бу айда россиялеләрне көткән кыска эш атнасы һәм озын яллар хакында искәрттеләр. Үзгәрешләр 12 июнь – Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле. Бу хакта ТАСС агент...
Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә бу айда россиялеләрне көткән кыска эш атнасы һәм озын яллар хакында искәрттеләр. Үзгәрешләр 12 июнь – Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле. Бу хакта ТАСС агентлыгы ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Ял көннәре шимбәдән дүшәмбегә (11–13 июнь) кадәр дәвам итәчәк. Ә алдагы эш атнасы дүрт көнлек булачак.
«Быел 12 июнь якшәмбегә туры килә, шунлыктан ял көннәре шимбәдән дүшәмбегә (11–13 июнь) кадәр дәвам итәчәк», – дип ачыклык керттеләр Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә.
Комментарийлар