Логотип Магариф уку
Цитата:

Ләбиб Лерон изге сәфәрдән кайтты

Хаҗиларыбыз хаҗ сәфәреннән кайта башлады. Хаҗиларыбыз арасында каләмдәшебез, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон да бар. Аңардан, хаҗ кылу кыен булмадымы,  ничек кичердегез, нинди тә...

Хаҗиларыбыз хаҗ сәфәреннән кайта башлады. Хаҗиларыбыз арасында каләмдәшебез, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон да бар. Аңардан, хаҗ кылу кыен булмадымы,  ничек кичердегез, нинди тәэсирләр белән кайттыгыз, дип сораштык.
Хаҗ кылырга уйлап, дистә елдан артык кыбырсып йөргән ул. Хаҗ кылып кайтканнар, имамнар белән дә бу хакта озаклап гәпләшеп утырганы булган. «Ныклы карарга килүем 2020–2021 елларда булды. Тик ул вакытта коронавирус афәте юлыбызга киртә салды. Менә быел, беренче мөмкинлек ачылуга тәвәккәлдем», – дип башлады ул сүзен. Табигый, хаҗ кылырга ниятләгән кеше әүвәл сәламәтлеген кайгыртуга керешә. Берничә ай элек сырхауханәгә кереп йөрәген тикшертеп чыга, сукыр эчәгесенә операция кичерә. Мондый зур, җаваплы сәфәрләргә җыенганда, һәммәбезне, чирләп китеп, кешегә йөк булмагаем, дигән уй да кисәтеп тора бит әле.

  • – Шөкер, Ходай Тәгалә көч бирде, авыртып торган аяклар берни сиздермәде. Менә хәзер бераз аксаклап йөрим, – дип сөйли Ләбиб. Аллаһы Тәгалә насыйп иткәч, изге җирләрдә хаҗ кылып, исән-имин кайтып җиткән каләмдәшебез. Әле дә хәтерлим: хаҗдан кайткач, мин үзем өч ай йөткереп йөргән, хәтта үпкәм ялкынсынып, бер атна хастаханәдә ятып чыккан идем. Шөкер, хәзер хаҗ кылу өчен бик уңай вакыт. Бездә җәй уртасы. Согуд Гарәбстанында һәрвакыт эссе. Бу елларда рәхәт: җәйдән җәйгә барасың. 2008 елда без хаҗдан кайтканда  2 гыйнвар иде. Табигый, организм мондый кискен үзгәрешне ансат кына кичерә алмый. Хәер, Мәккәдә Әл-Хәрам мәчетенә барганда, барча хаҗиларны зур сынау көтә: 1,5 км.лы һәм 700 метрлы ике тоннельдән җәяүләп чыгасы бар. Хаҗ кылучылар тынчу һавада миңгерәп бармасын дип, анда даими һава өрдереп торалар. Мондый шартларда салкын тидермәү мөмкин түгел диярлек. Җылырак киенсәң – тирлисең, юка киенсәң – туңдыра (ишетүемчә, хаҗга Согудия короле кунагы буларак килгәннәргә генә мондый сынау кагылмый. Әле җитмәсә, дөньяның төрле тарафларыннан килгән мөселманнарның әллә нинди вируслар ияртеп килүе ихтимал. Шөкер, Ләбиб ютәлләми, салкын тидермәгән, ахры.

  • Изге җирләрдә, Пәйгамбәребез йөргән сукмаклардан йөрү миңа зур энергия, көч бирде. Әгәр тагын барасыңмы, мөмкинлек бар, дисәләр, бер айдан да юлга чыгар идем. Бәлкем әле киләсе елда да җае чыгар. Бирсен  Ходай! – ди хаҗиебыз. Әлбәттә, көче, мөмкинлеге булган һәр мөселман бу изге туфракларны күреп, хаҗ кылып, Пәйгамбәребез, сәхабәләребез аяк баскан төшләрдә сәҗдә кылып кайтырга тиеш. Журналист, шагыйрь кешенең тәэсирләре күп булгандыр инде, дим.

  • Көндәлек алып бардым. Күргән-кичергәннәрне, юлда ишеткәннәрне – барысын анда түкми-чәчми теркәп барырга тырыштым. Әле укырсыз, язып чыгармын. Бер сәгатьтә генә сөйләп бетерә торган гамәл түгел бу, – дип, ансат кына сүзен түгәрәкләде каләмдәшебез.


Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ