«Изге сукмак»: Россиядә ислам дини туризмын үстерүче яңа проект
Россия мөселманнары Дини җыены ил күләмендә ислам дини туризмын үстерүгә юнәлтелгән «Изге сукмак» дип аталган проект концепциясен әзерләде. Әлеге башлангыч Россиянең 34 төбәгендә тематик маршрутлар булдыруны күздә тота. Бу хакта Дини җыен рәисе, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов хәбәр итте.
Проект ислам кануннарына нигезләнгән кунакчыллык таләпләрен истә тотып, яңа хаҗ һәм мәдәни танып белү маршрутларын үстерү концепциясен тәкъдим итә. Әлбир Крганов сүзләренчә, әлеге нигездә егермедән артык туристик юл эшләнергә мөмкин. Алар Россия ватандашларына да, чит ил кунакларына да, шул исәптән гарәп илләреннән килүчеләргә дә исәпләнгән.
Мөфти билгеләп үткәнчә, ислам дини туризмы Россия өчен чагыштырмача яңа юнәлеш саналса да, илнең күп кенә төбәкләрендә әһәмиятле мөселман изге урыннары һәм истәлекле ядкәрләр сакланган. Алар арасында Борынгы Болгар тарих-археология комплексы һәм Казандагы Кол Шәриф мәчете, Грозный шәһәрендәге «Чечня йөрәге» мәчете, Дәрбенттәге Җомга мәчете, шулай ук Дагстан Республикасындагы Курайшитлар бистәсе телгә алынды.
«Изге сукмак» проекты Россиянең бай ислам мирасына игътибарны арттыруга, төбәкләр арасындагы мәдәни бәйләнешләрне ныгытуга һәм дини туризм аша икътисади мөмкинлекләрне киңәйтүгә хезмәт итәр дип көтелә.





Комментарийлар